Яхшы сүз – җан азыгы

“Бердәмлек” газетасының 25 январьда чыккан 4нче санында хәбәрче Эльмира Шәвә­лиеваның  “Кавказ Олимп булмасын иде” исемле язмасын укыгач, үзем Сочига барып кайткандай булдым. Без бит хәләл җефетем белән унике еллар чамасы һәр көзне Сочиның Лазаревское бистәсендәге “Чемитоквадже” санаториенда ял итәбез. Октябрьдә анда бигрәк тә рәхәт: диңгездә, бассейнда коенабыз, җәяү күп йөреп, диңгез һавасын сулыйбыз.  Ә Эльмира ханым ял иткән арада Сочиның тирә-якларын да йөреп чыккан, Олимпиада алдыннан бөтен объектларны тикшереп, барысын да үз күзлегеннән күреп, нинди матур язма язган. Журналистның тынгысыз җаны ялда да тик тора алмый икән.

Мин соңгарып булса да Эльмира Шәвәлиеваның өлкә губернаторы премиясенә ия булуы, ә баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллинның Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы игълан иткән “Губернаның алтын каләме” конкурсларының “Милләт” но­минациясендә җиңеп чыгуы белән чын күңелемнән котлыйм.

“Самара татарлары “каймагы” җыелышында минем үземә дә өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүров премия биргән иде. Яхшы сүз — җан азыгы бит ул, һәркемгә дә канат куя, тагын да яхшырак эшлисе, бөтен көчеңне халкыңа бирәсе килә башлый. Мин көтмәгән шушы премия, әйтелгән яхшы сүзләр өчен өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка рәхмәтләремне бел­дерәм.

Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1720

Один комментарий

  1. шакуров премия биреп кытырткан сине съездны поддержать итэргэ. шулай дип сэйлэп йэрде главный противник съезда