Җәйге укулар балаларга дини белем һәм әхлакый тәрбия бирә / В Самаре организованы курсы (лагерь) для детей по обучению основам Ислама

1-DSC_1173Җәйгә чыгып, мәктәпләрдә укулар тәмамлануга шәһәрдә ата-аналар пошаманга төшә: балаларны кая илтәргә, аларга нинди шөгыль табарга?  Шуңа күрә дә һәр елны җәй айларында Самар Җәмигъ мәчетендә мәктәп балалары өчен дини укулар оештырыла. Ял вакытында балаларны җыеп, аларны төркемнәргә бүлеп, Ислам дине нигезләрен укыту — бик саваплы  һәм күркәм гамәл, билгеле. Ата-аналарның да күңеле тыныч, чөнки сабыйлары тәрбия астында, аннан алар дини укуларда — бик файдалы юлда.

Самарның «Нур» мәдрәсәсе быел да шәһәребезнең мөселман балаларын үзенә магниттай тартты, бирегә йөзләп мәктәп укучылары җыелды. Кызлар  һәм малайлар өчен башлангыч һәм укуларын дәвам итүче икешәр төркем оештырылган.

Укыту өчен кирәкле уку әсбаплары Диния нәзарәте тарафыннан тәэмин ителгән. Дәресләр өч катлы зур мәдрәсә бинасының якты классларында үткәрелә. Җәмигъ мәчете каршында дини дәресләрне алып баручы остабикәләр янында чырык-чырык килеп кыз-балалар, мәдрәсә укытучылары һәм практика үтүче шәкертләр янында ир-балалар бөтерелә. Укытучыларның исәпләре — ислам дине нигезләрен балалар күңеленә сеңдерү, аларны гыйбадәт тәртипләренә өйрәтү, билгеле. Алар укучыларга динебезнең төп белемнәрен — гарәп язуы, Коръән уку фәне — тәҗвид, иман шартлары, госел, тәһарәт, намаз хөкемнәре,  әхлак кебек дәресләрне укытып киләләр.

1-DSC_11731-DSC_1176

Балалар арасында 7 яшьлек кечкенәләр дә, 16 яшьлек яшүсмерләр дә бар. Бу очракта һәркайсына кызыклы итеп дәресләрне уздыру үзе бер осталык тәлап итә. Аннан урамда кояшлы көн, уйныйсы килә, ә син мәчеттә дәрес ятлап утыр инде… Шаян яшь буынга 45әр минутлы өч дәресне утырырга кыенрак туры киләдер шул. Шуңа да мөгаллимнәр укуны уен формасында уздырырга, аңа кызыксыну уятырга, биредә дустанә мохит тудырырга тырышалар.

Шулай итеп, балалар иртәнге унынчы яртыдан, бик бирелеп, Коръән хәрефләрен танырга өйрәнәләр, «Ислам дине нигезләре» дигән серле дөньяга кереп китеп, төшке аш вакыты килеп җиткәнен дә сизми калалар. Тукланып алгач, тәһарәтләнеп, өйлә намазын укып, өйләренә таралышалар.

-  Җәйге рухи мәктәпнең төп максаты — балаларны Ислам дине нигезләре белән таныштырып, аларга әхлакый тәрбия бирү. Мондый мәктәп хәзерге заманда бик кирәк, әлбәттә. Балаларга дин нигезләрен өйрәтмичә  әхлакый тәрбия бирү мөмкин түгел. Шуңа да бала күңеленең ак кәгазь булуын онытмыйча, аңа иман орлыклары салабыз. Без өйрәткәннәр, мәчет рухы һәм мохиты өйләрендә дә дәвам итсен, теләктәшлек тапсын иде! — дип сөйләде мәдрәсә ректоры Али хәзрәт Сөләйманов.

Әйе, әлеге укулар балалар өчен «эзсез» узмас. Ислам дәресләрендә алган «иман орлыклары» берүк уңышлы җирлеккә генә төшсен иде. Бүгенге укучылар Аллаһыны танучылар булырга тиеш. Иң олы максат та шул:  дин кардәшләребезнең санын арттыру, сафларны яшәртү. Ә мондый тырыш, мәгънәле, белемле яшьләребез барында динебез сакланып калыр, дигән зур өмет бар.

Римма НУРЕТДИНОВА.

* * *

Учреждение среднего профессионального  религиозного образования — медресе «Нур» («Свет») города Самара организовало курсы (лагерь) для детей школьного возраста с 7 до 16 лет по обучению основам Ислама и чтению Корана.

Обучение проходят с 2 по 20 июня 2014 года по программе, утверждённой РДУМ Самарской области. Предметами изучения традиционно являются чтение Корана — таджвид, столпы Ислама, намаз, хадис, нравственное воспитание.

Количество обучающихся – сто человек. Они разделены на четыре группы. 

samtatnews.ru

Просмотров: 2006

Комментирование запрещено