Мисырны — Татарстанда, Татарстанны — Мисырда популярлаштыралар

e587d116d38e0c0f75d64b78364eeb35_MХургада белән Казан арасында туганлык элемтәләре урнаштырырга ниятлиләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мисыр Гарәп республикасының Россиядәге илчесе Мөхәммәд Әл-Бәдри ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүдә зур потенциал бар дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Татарстан һәм Мисыр туризм, сәүдә һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек итәчәк. Иң зур кызыксыну, билгеле, туризм юнәлешендә. Республикабыз халкын Мисырга ял итәргә җибәреп кенә калмыйча, анда яшәүчеләрне Татарстанда кунак итү турында да сүз бара. Мисырның кайбер туристик компанияләре үз хезмәткәрләрен Россиянең төрле шәһәрләренә җибәрә башлаган инде. Якындагы вакытта туристик шәһәрләр исемлегенә Казанны да кертергә ниятлиләр.

Узган елны Мисырда Татарстаннан 140 меңгә якын кеше ял иткән. Популярлыгы буенча бу юнәлеш безнең республикабызда Төркиядән соң икенче урында. Мисыр Гарәп республикасының Россиядәге илчесе Мөхәммәд Әл-Бәдри, быел үз илләренә тагын да күбрәк туристлар җәлеп итеп булачагына ышана.

- Мисырда бүген стабиль вәзгыять урнашты. Туристлар бернидән дә курыкмыйча, тыныч күңел белән илебезгә ял итәргә килә ала. Алар белән бернинди бәла-казалар булмаячак, — дип белдерде Мөхәммәд Әл-Бәдри.

Быел Мисыр Россиядән 1 миллион туристны кабул иткән инде. Татарстаннан биредә 73 мең кеше ял иткән. Әмма Мисырның туристик потенциалы күпкә зуррак. Шуңа да бу санны арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып барылачак. Республикабызда Мисырны популярлаштыру эшчәнлеге башланып та китте — Казанда “Мисыр көне” промо-акциясе үткәрелде. Экскурсияләр үткәрү автобусы Кремль, Иске татар бистәсе, «Кольцо” сәүдә үзәге янында туктап, башкалабыз халкы алдында Мисырдан килгән милли фольклор ансамбле чыгыш ясады һәм төрле бәйгеләр уздырылды.

Республикабыз үзенә Мисыр туристларын нәрсә белән җәлеп итәргә җыена соң? Мөхәммәд Әл-Бәдри сүзләренчә, Татарстанда бик күп уникаль компонентлар бар. Шәһәр архитектурасы искиткеч, көнбатыш мохите сизелә — Казан Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында күпер булып тора. Шулай ук татар ашлары да зур кызыксыну уята, дип саный вәкаләтле вәкил. Татарстан табигате исә аерым билгеләп үтелде. Мисырдагы чүлдән соң, яшеллеккә күмелгән республикабыз туристларның игътибарын җәлеп итәчәк, диләр.

intertat.ru

Просмотров: 1179

Комментирование запрещено