Көтеп алынган Гали авылы Сабан туе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 026

Күңелләрне назлап тальян гармун моңы агыла. Бу шулай Гали авылының оста гармунчысы Дәрҗеман абый Салихов үзенең тальянында уйный. Сәхнәдә Гали авылының яшь җырчысы Ислам Кәлимуллин, туган авылы турында җырлап, халыкны Сабан туе мәйданына чакыра.

Менә, ниһаять, авылның хөрмәтле имамы Мәҗит хәзрәт Маннанов, сәхнәгә менеп, изге догалар укып, хәер-фатихасын биргәч, яшьләр төркемнәре белән мәйданны әйләнеп чыгып, Сабан туен башлап җибәрәләр.

Сәхнәдән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев авылдашларын, килгән кунакларны ихлас күңелдән Сабан туе белән котлый, күңелле ял тели.

Әлеге чарада авылдашлары өчен бик зур, мәртәбәле эшләр башкарган шәхесләрне олылап, күп рәхмәт сүзләре дә әйтелде. 38 ел гомерен халыкка хезмәт иткән полиция хезмәткәре Хәмит Асылгәрәевне — лаеклы ялга китүе, 40 ел буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, шуның 20 елын мәктәп директоры булып эшләгән Мохтар Алтынбаевны туган көне белән тәбрикләделәр.

Акчалы, бай кешеләр гомер-гомергә булганнар. Ә менә үзенең халкы өчен тырышлык күрсәтүчеләр, киләчәкне кайгыртучылар бармак белән генә санарлык. Шундыйларның берсе — Гали авылында туып-үсеп, бүген Казанда яшәүче Дания ханым Тулова авыл мәктәбен ремонтлауда ярдәм иткәне өчен Самара өлкә мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт һәм котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәктәп балалары һәм авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны һәм Башкортостан Республикасының Туймазы районыннан килгән “Асылъяр” фольклор һәм “Ялкын” бию ансамбльләре чыгышларын халык алкышларга күмеп карады.

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 018

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 020

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 022

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 030

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 026

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 016

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 037

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 041

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 045

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 048

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 052

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 058

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 062

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 067

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 071

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 086

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 094

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 099

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 118

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 124

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 126

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 134

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 138

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 140

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 146

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 150

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 154

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 157

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 159

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 166

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 169

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 170

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 176

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 177

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 182

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 184

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 186

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 195

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 216

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 217

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 220

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 223

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 228

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 251

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 264

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 316

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 328

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 336

Бәйрәм уен-көлке, тамаша белән дәвам итте. Похвистнево шәһәреннән килгән Рузил Кәримов, 45 секунд эчендә шома баганага менеп, җыелган халыкны җитезлеге белән хәйран калдырды. Гер күтәрүдә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылыннан Тимур Абрамов җиңеп чыкты.

Мәйданга халыкны елдан-ел күбрәк жыя баручы атлар чабышыннан башка Сабан туен күз алдына китереп тә булмый. Ике тәгәрмәчле арбаларга җигелгән атлар бәйгесендә беренче урынны Татарстанның Алексеевски районыннан Парус кушаматлы атта Тимур Морзаханов, икенче урынны Талисманда шул ук район егете Александр Астафьев алды. Әлеге бәйгедә өченче урынга лаек булган Гали авылыннан Ягъфәр Латыйпов чабышларда да катнашып, Альбина кушаматлы атта беренчелекне яулады. Оренбург өлкәсе Богырыслан районы Благодаровка авылыннан Наталья Щербинина Крошкада — икенче, Гали авылыннан Таһир Латыйпов үзенең Малинасында өченче урынга чыктылар.

Мәйданда милли көрәш бәйгесе башлангач, барсы да билләренә сөлге салып көрәшкән көрәшчеләрне дулкынланып күзәтергә тотынды. Һәм менә, ниһаять, батырлар билгеле булды. Гали авылыннан Рафаил Сафиуллин беренче урынны алды. Ә Сабантуйның абсолют батыры булып Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылыннан Тимур Абрамов игълан ителде.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2197

Комментирование запрещено