Имамнарга лаеклы эш хакы булдыра алмыйча, нәтиҗәле тәрбия хакында җитди сөйләшү алып барып булмаячак!

DSC_0967Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 нче елның 12-14 июнендә Казанда    “Милли  тормыш һәм дин”  дип аталган  V Бөтенроссия дин  әһелләре форумы узды.   Делегатлар  дин өлкәсендә мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алу  өчен җыелган иде. Самар өлкәсеннән дә чарада 35 кеше катнашып кайтты. Көн тәртибендә каралган сораулар, кузгалтылган проблемалар хакында форумда катнашкан делегатлар белән әңгәмә кордык.

Самар өлкә Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН:

- Бүген имамнарыбызга Аллаһы Тәгалә һәм халык тарафыннан динне, милләтне саклау бурычы йөкләнгән. Җәмгыятебездәге тәртипсезлеккә каршы көрәшү, халкыбызга рухи тәрбия бирү һәм аңарда матур сыйфатлар булдыру – безнең изге бурычыбыз. Хәзер илебездә Ислам диненә зур иреклекләр бирелде. Аны саклау һәм үстерү өчен күп нәрсәләр эшләнә. Ләкин алдыбызда торган эшләр дә бик күп әле. Изге ниятләребезне тормышка ашыру өчен төрле юллар, мөмкинлекләр бар. Бары тик бергәләп киңәшү, берләшү кирәк.  «Милли тормыш һәм дин» исемле форумның эшчәнлеге нәкъ менә шул темага нигезләнгән иде.

Беренче көнне без  Казанның “Сөләйман” мәчете  каршында оештырылган укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштык.   Күп кенә инвалидларга гыйлем бирүдә зур көч сарыф иткән  гыйбадәт кылу корылмасыннан хәйран калдым минСөләйман мәчетендә иҗтимагый һәм хәйрия эшләре актив алып барыла, чукрак-телсез балалар өчен махсус дәресләр үткәрелә.

DSC_0967

Форумның пленар утырышы ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Г.Камал исемендәге Дәүләт  академия театры бинасында  узды. Рөстәм Нургалиевич татар-мөселман халкына хезмәт итү, аның мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалау эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем дин әһелләренә Рәхмәт хатларын тапшырды, күңелгә ятышлы теләкләрен җиткерде. Президент кулыннан бүләкләнүчеләр арасында  безнең өлкәбездән баш казый Вагыйз хәзрәт Яруллин да булды.  Бу - самарлылар өчен зур горурлык һәм дәрәҗә, әлбәттә!

53012 (1)

53041

Төп доклад ясаучылар арасында күренекле дин әһелләре, дәүләт һәм фән эшлеклеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре,  татар зыялылары иделәр. Биредә миңа да сүз бирелде. Мәчетләребездә татар телен сакларга тиешлегебезгә басым ясадым мин үз чыгышымда. Гаиләләр проблемасын да кузгаттым. Кызганыч, бүген күпләр никах мәсьәләсенә җиңел һәм җавапсыз карыйлар бит.

муфтии 100

53028 (1)

Мәһер (никах вакытында кияүнең кәләшкә булган бүләге) бирү — ир-атның булачак хатынына хөрмәт күрсәтү рәвеше. Безгә бергәләп аның бәясен билгеләргә кирәктер, ул бик арзан булырга тиеш түгел, күләмле хакны тәшкил иткән очракта гына ир-ат үз гаиләсенең киләчәге өчен тулы җаваплылык сизәчәк.

Мәчетләрдә никахларны теркәп бару өчен махсус журналлар булдыру да кирәк, дип уйлыйм мин.

Кызганыч, татар милләтенә, Ислам диненә зыян китерүче күренешләр хәзер торган саен киңрәк җәелеш алалар. Моңа катнаш никахлар да этәргеч бирә. Мондый гаиләләрдәге балалар тулысынча рус мохитында тәрбияләнәләр. Киләчәктә алар үзләренең татарлыгын танымыйлар һәм урыслашалар.

Мәчет һәм мәктәп бер юнәлештә эш алып барганда гына тәрбия мәсьәләләре нәтиҗәле булачак, дип фикер йөртәм. Әмма татарлар күмәк яшәгән авылларның күбесендә укытучылар мәчеттән читләшеп яшиләр. Имамнарның мәктәпкә килүен, аларның укучылар белән аралашуын, балаларга үгет-нәсыйхәт бирүен дә кирәксенмиләр. Мәктәпләрдәге тәрбия эшендә имамнар да актив катнашсын иде. Бу җаваплы эшне бергәләп, киңәшләшеп алып барырга кирәк, дигән фикерем яңгырады чыгышымда.

Шөкер, Татарстан диния нәзарәте һәм Россия ислам институтының уңай тәҗрибәсен кулланып, Россия төбәкләрендәге мәдрәсәләрдә бердәм мөселман мәгариф системасын төзергә кирәк, дигән тәкъдимем Форум нәтиҗәләре буенча төзелгән резолюциядә урын тапты.

Безнең хәнәфи мәзһәбендәге ислам — саф дин. Аның җирле шартларга яраклашкан мең елдан артык тарихы бар. Кызганычка, бүген динебезнең үзенә төрле куркынычлар яный. Экстремистлар кабәхәтлеге дә аңа күләгә булып төшә. Болардан аны саклау һәм яклау кирәк.  Менә шул турыда да зур сөйләшүләр, киңәшүләр булды.

V җыенының пленар утырышындагы тәкъдимнәрнең ел дәвамында үтәлешен контрольдә тотучы координацион шура да булдырылды. Аның рәисе итеп Русия ислам университеты җитәкчесе Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Шура әгъзалары исемлегенә минем фамилиям дә кертелде.

14 нче июньдә без, форум делегатлары,  ТР Спасс   районы Болгар шәһәрендә  узган  “Изге Болгар җыены”нда катнаштык.  Биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев кебек шәхесләрнең безнең белән бергәләп намаз укулары куандырды һәм көчле хисләр уятты.

Бу көнне Самардан  80гә якын милләттәшләребезне әлеге күләмле чарага  махсус ике автобус алып килде. Сәяхәтчеләргә юлда  Габделәхәт хәзрәт Мингачев һәм Ильяс хәзрәт Гыйрфанов эчтәлекле вәгазьләр сөйләп барганнар. Юл мәшәкатьләрен елдагыча Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәчете үз өсләренә алдылар. Гомумән, җыенга өлкәбездән үз җайлары белән баручылар да байтак иде.

Икенче елга да Самардан Болгарга махсус автобуслар булдырырбыз һәм шәһәрчекнең картасы төшкән, чараның программасы кертелгән буклетлар әзерләп, җыенга баручыларга тапшырырбыз, иншалла.

Әгәр дә мондый җыелышлар һәр елны үткәрелсә, милләтебез һәм динебез үсеш юлында булачак, дигән ышаныч бар. Күркәм чараны оештыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

* * *

DSC_0020

Самар өлкәсе «Сәлам» газетасының баш мөхәррире Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ:

- Яңалык буларак, быелгы форумның эшендә беренче тапкыр Кырым Республикасы делегациясе дә катнашты. Төп доклад ясаучылар арасында Фәүзия Бәйрамованың, Җәлил хәзрәт Фазлыевның,  “Мәдәни җомга” газеты мөхәррире Зиннур Мансуровның, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең эчтәлекле чыгышларын аерым билгеләп үтәр идем мин.

Югары дәрәҗәдәге җыелышта без халыкка җиткерер өчен шулкадәр күп мәгълүмат тупладык, үзара аралашулар шулай ук безнең фикерләү офыгын тагын да киңәйтте, әмма, миңа калса, әлегә үзебезне борчыган барлык сорауларга да җаваплар табып бетерә алмадык.

Минемчә, күп проблемалар бер нәрсә белән бәйле — имамнарга эш хакы түләү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Дин әһелләренең эше – авыр һәм Аллаһы Тәгалә, халык каршындагы җаваплы хезмәт икәнен истә тотып, аларга түләнәчәк эш хакының да тиешле дәрәҗәдә булуы кирәк. Әлегә форумдагы чыгышларда бу хакта әйтелми калды шул…

Кызганыч ки, гасырлар буена кимсетелеп килгән Ислам диненә карата әле дә негатив караш яшәп килә. Җәмгыятьне тәрбияләү, халыкны дингә тарту эшенә иң укымышлы һәм сәләтле яшьләр алынырга тиеш. Ә мәдрәсәләргә бүген кем килсә дә, шулар кабул ителә. Конкурслар уздыру, сайлап алу мөмкинлекләре бөтенләй юк. Анда укучы шәкертләрнең дә күбесе — Урта Азиядән яисә Кавказдан килүчеләр. Авылларыбызда карт, сай белемле имамнар динне алып баралар. Аларны алмаштырырга әзер торган яшьләр бик аз. Моның сәбәбе – шул ук эш хакының юклыгында һәм имам вазифасының дәрәҗәсе түбән булуда бит!..

Проблемаларыбызның барысы да бер-берсенә бәйләнгәннәр.  Имамнарга лаеклы эш хакы булдыра алмыйча, нәтиҗәле тәрбия хакында җитди сөйләшү алып барып булмаячак, билгеле. Форум һәр елны шундый оешкан төстә, җанлы итеп уздырылып килсә, проблемаларыбыз да әкренләп хәл ителер әле, дип өметләнеп калыйк.

Әңгәмәдәш — Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ тәкъдим иткән һәм «БИЗНЕС Online» сайтыннан алынган фотосурәтләр.

Бу темага:

«Болгарда халкыбызның рухы саклана» / День принятия ислама: «Надо идти туда, куда все идут!» (ВИДЕО)

Татарские муллы собрались в народ / “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында резолюция кабул ителде

Делегация Самарской области в составе 35 человек примет участие в V Всероссийском форуме татарских религиозных деятелей

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара

 

 

 

.

Просмотров: 2532

3 комментариев

  1. Имамнарга уз халкыбыз зарплата туляргя тырышырга киряк. Хокемят туляся, хокемят эшчесе була инде мулла. Узебезнен татар байларыбыз бер Фонд оещтырып шул фондтан яш имамнарга ярдям кылсалар иде алар чын имам вазыйфаларын утярляр иде. А хазерге имамнар алар мулла да, строитель да, завхозлар да, гайлялярен туйдырыр очень коммерсант та булып карыйлар, барсын да эшлиляр. А хозмят хакы лаеклы булса иде дин эщлярен геня эшлярляр иде, файдалары куберяк булыр иде шул.

  2. Я отношусь к этому положительно. Надеюсь, им усмотрят достойную зарплату, так как у каждого из них есть семьи, которые надо кормить. В Писании говорится, что каждый труд должен вознаграждаться. Я не думаю, что от этого будет кому-то плохо. Государство и так навязывает им свое мнение. И вряд ли имамы могут им отказать.

  3. И кто им должен платить зарплату? Если государство начнет выплачивать зарплату имам-хатибам, есть риск, что оно сможет оказывать давление на них. Об этом можно судить, опираясь на опыт Русской православной церкви синодального периода. Когда Петр Первый отменил патриаршество, и церковь стала одним из государственных институтов, государство начало диктовать ей условия. Любые назначения, даже архиерейские, были продиктованы светской властью. Поэтому имам-хатибам надо выбирать: или получаете зарплату, или остаетесь свободными.