В Дни татарской молодежи в Казани пройдет флешмоб в национальных костюмах / Татар яшьләре көннәре брендка әйләнде

press

XXIV Дни татарской молодежи пройдут с 22 по 28 июня. В Республику Татарстан съедутся молодые люди в возрасте от 18 до 30 лет, принимающие активное участие в общественной, культурной жизни татарского народа своего региона.

Мероприятие соберет 150 участников из 35 регионов России. В этом году приедет и делегация из Эстонии. Самое большое количество участников ожидается из Москвы и Московской области – 19 человек.

Сегодня на пресс-конференции в Республиканском агентстве по печати и массовым коммуникациям рассказали о предстоящем мероприятии руководитель аппарата Федеральной национально-культурной автономии татар Миляуша Шарапова и директор Молодежного центра «Идель» Ляйсан Сафина.

Миляуша Шарапова напомнила, что с 1990 года Дни татарской молодежи объединяют молодых людей из различных регионов Российской Федерации, стран ближнего и дальнего зарубежья. «Вот уже на протяжении 24 лет ежегодно не иссякает поток желающих посетить данное мероприятие», – отметила Миляуша Шарапова и подчеркнула, что именно благодаря Дням татарской молодежи в РТ функционирует множество молодежных организаций. Кроме того, форум способствует созданию новых пар – за 24 года создано около 30 семей.

Целями проведения ДТМ являются культурно-национальная консолидация татарской молодежи, проживающей в различных регионах и странах, расширение деловых и культурных связей, информационный обмен в области молодежной политики, науки, культуры и образования, решение проблем, которые стоят перед татарскими молодежными организациями в регионах.

В этом году фестиваль для делегатов запомнится 15-летием Молодежного центра «Идель», который будет отмечаться 22 июня.

Говоря о программе фестиваля, Ляйсан Сафина подчеркнула, что участников ждут насыщенные дни. В рамках мероприятия пройдут занятия по изучению родного языка, истории и культуры народа, уроки по вокалу, актерскому мастерству, хореографии и журналистике. Делегаты проведут различные встречи с руководителями государственных органов власти, представителями общественных организаций и СМИ. Пройдут мастер-классы, семинары-тренинги и круглые столы. Кроме того, делегаты смогут поделиться опытом, выступая в качестве организаторов круглых столов.

Также ожидается большое количество конкурсов, среди которых «Татар кызы», «Татар егете», «Сладкая парочка». Для гостей будут организованы экскурсии.

Отличительной особенностью форума в этом году станет организация и проведение флешмоба в ярких национальных костюмах, который пройдет на площади напротив театра Г.Камала. Участники акции будут исполнять татарские национальные песни и пляски.

Учитывая, что проведение фестиваля придется на Рамазан, организаторы заверили журналистов, что для всех участников мероприятия будут созданы условия для соблюдения мусульманских обрядов.

В следующем году организаторы готовятся к юбилейному, 25-му, фестивалю. Планируется, что на XXV Дни татарской молодежи будут приглашены и те, кто был делегатом фестиваля в первые годы его существования.

tatar-inform.ru

* * *

24 ел дәвамында үткәрелеп килә торган Татар яшьләре көннәре 30 парны гаиләле иткән. Аннан кала, әлеге чараның башка куандырырлык нәтиҗәләр дә җитәрлек.

Татар яшьләре көннәрен оештыру идеясе белән 1990 елда Рим Гыйлфанов һәм Резеда Сафиуллина чыга. Чараның төп максаты булып чит төбәкләрдәге яшь ватандашларыбызны җыю тора. Нәкъ менә әлеге чара нигезендә яшьләр оешмалары барлыкка килә, махсус лагерьлар оештырыла, төрле өлкәләрдә гомер итүче яшьләр бер-берсе белән гаилә кора башлый. Мәсәлән, былтыргы Татар яшьләре көннәре нәтиҗәсендә кавышкан Башкортостан кызы һәм Самар егете бүген инде сабыйлары тууын көтә.

Быел XXIV Татар яшьләре көннәре өчен үзенчәлекле ел: чараның төп оештыручыларының берсе — “Идел” яшьләр үзәге үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә. 22-28 июнь көннәрендә узачак чарада 18-30 яшьлек 150 делегат катнашачак. Алар Россиянең 35 төбәгеннән киләчәк, шулай ук Эстониядән дә бер кунак булачак. Иң күп санлы катнашучылар – Мәскәү өлкәсеннән. Аннан 19 делегат киләчәк.

Бер атна дәвамында яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк. Алар арасында әле язылган гына проектлар да, инде тормышка ашырыла торганнары да бар. Мәсәлән, Свердлау яшьләренең – “Хатын-кыз булу”, сарытаулыларның “Татарча диктант” проектлары. ТЯКдә катнашучылар шулай ук Болгар, Казан буенча сәяхәт кылачак (чараның үткәрелү урыны – Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсе). Тагын бер “фишка” – Г.Камал исемендәге театр каршында флэшмоб оештыру. Бу – яшьләрнең үз теләге. Быел 5 еллыкларын билгеләп үтүче торган ике иҗтимагый оешманы да тәбрикләячәкләр. Аның берсе “Бердәмлек” яшьләр клубы (Мәскәү өлкәсе) булса, икенчесе – “Заман” оешмасы (Омск өлкәсе). Ә менә киләсе елга оештыручылар Татар яшьләре көннәренең башлангычында торган кешеләрне җыярга тели.

Татар яшьләре көннәрендә мәҗбүриләп катнаштыру юк. “Бүген Татар яшьләре көннәре – ул инде аерым бренд. Анда эләгү – читтә яшәүче һәр татарның бик зур теләге. Бу чарага ихтыяҗ зур. Бер ел эчендә җыелып килгән идеяләрне тормышка ашыру, проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен бер мәйдан ул”, – диде “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Программага килгәндә, ТЯКдә татар теле, тарих, журналистика, вокал, хореография дәресләре каралган. Укытырга Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин һәм башка белгечләр киләчәк. Төрле бәйгеләрне исә чарада катнашучылар үзләре үткәрә. “Татар кызы”, “Татар егете”, “Моңлы сандугач”, “Танцпол йолдызы”, “Ширбәтле пар” дигәннәре аеруча яратып кабул ителә икән.

Катнашучыларның теләк-тәкъдимнәре буенча, программа Рамазан ае башлануны истә тотып та төзелгән. 27 июньдә яшьләрне “Ярдәм” мәчетенә алып барачаклар.

Узган еллардагы кебек үк, быел да ТЯКдә татар яшьләре лидеры билгеләнәчәк. Былтыргы җиңүче — Удмуртия егете Ринат Фәйзуллин, быел күчмә кубокны башка кешегә тапшырачак. Шунысы кызык, 7 ел дәвамында лидерлар буларак бары тик егетләр генә сайланган. Быел әлеге тенденция үзгәрерме икән, дип уйлана оештыручылар.

Татар яшьләре көннәреннән соң чит төбәкләрдә Татар яшьләре җыеннары уздырыла. Күпчелек төбәкләрдә “Татар егете”, “Татар кызы” дигән конкурс, татар дискотекалары, татар лагерьлары оештырыла. Киләчәктә татар ди-джейлары мәктәбен булдыру да каралган.

Әйтергә кирәк, элек чара “Бөтендөнья татар яшьләре көннәре” дип аталган. Хәзерге вакытта “бөтендөнья” сүзе инде кулланылмый. Журналистларны бу мәсьәлә дә борчый булып чыкты.

- 1990нчы еллар башында милли хәрәкәт бик көчле иде. Еллар узгач, ул сүлпәнәя башлады. Монда финанс ягы да бар. Фин, төрек татар яшьләре белән элемтәгә чыкканда, аларның иң беренче соравы — юл чыгымнарын каплый алу-алмау турында. “Идел” яшьләр үзәгенең мондый мөмкинчелеге юк. Без чит илдәге яшьләр белән элемтәдә торабыз. Мөмкинчелек булганда, аларны монда да чакырабыз, ләкин аларны Татар яшьләре көннәренә китертү мөмкинлеге юк, – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.

“24 ел дәвамында оештырыла торган әлеге чарада катнашучылар арасында татар телендә сөйләшүчеләр артканмы?” дигән сорауга Ләйсән Сафина җавап бирде.

- Татар телендә аралашучылар саны 100 процент артты дип әйтә алмыйбыз, чөнки чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстанда да нинди вәзгыять булганын беләсез. Бары тик татар телендә аралашкан яшьләрне сайлап алган еллар да булды. Шуннан соң бер нәтиҗәгә килдек — татар телен яхшы белгән бөтен кеше, кызганыч, иҗтимагый оешмаларда эшләми. Һәм татар телен яхшы белүче әле яхшы оештыручы дигән сүз түгел. Без катнашучыларда татар теленә кызыксыну уятырга тырышабыз. Алар үз телен, тарих-мәдәниятен белергә тиеш, дигән фикердә торабыз. Шуңа күрә безнең программа 50гә 50 итеп, татар һәм рус телләрендә төзелә. Әйе, бу барыбызның да төп проблемасы. Чит төбәктәге татар яшьләренең яртысы гына татар телендә аралаша. Бу мәсьәлә гаиләдән дә тора, – диде Ләйсән Сафина.

Просмотров: 1555

Комментирование запрещено