Җәйге укуларда тупланган белемнәр тикшерелде / В Самаре состоялась исламская викторина для детей (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1252Бүген Самарның Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре буенча бишенче өлкә балалар олимпиадасы булып узды. Аның максаты — җәйге дини укулардан соң балаларның белемнәрен тикшерү иде.

Әлеге викторина Региональ  Диния нәзарәте, Самарның Җәмигъ мәчете һәм «Нур» мәдрәсәсе тарафыннан үткәрелде. Биредә Самар шәһәреннән һәм Камышлы районыннан өч атналык  җәйге дини укуларны тәмамлаган балалар  җыелдылар. Алар бәйгедә яшьләре буенча ике төркемгә бүленеп катнаштылар. Балаларның белемнәрен дин белгечләре  бәяләделәр.

1-DSC_1228

1-DSC_1229

Чара Коръән-Кәрим сүрәләре, оештыручыларның үгет-нәсыйхәтләре белән башланып китте. Конкурсантларны укуларының тәмамлануы белән тәбрикләргә өлкәбезнең мөфтие Талиб хәзрәт Яруллин да килгән иде.  Ул үзенең чыгышында балаларга һәм аларның ата-аналарына рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә дә бергәләп Аллаһы Тәгаләнең юлында йөрергә өндәде.

1-DSC_1232

1-DSC_1244

1-DSC_12451-DSC_1247

1-DSC_1241

Инде соңрак балалар өчен сынаулар да башланды: һәммәсе бер-бер артлы билетлар алып, аларны укып, Ислам диненә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.

1-DSC_12521-DSC_12621-DSC_1267

1-DSC_1271

1-DSC_1274

1-DSC_1277

1-DSC_1279

1-DSC_1283

1-DSC_1286

1-DSC_1289

1-DSC_1290

1-DSC_1291

Һәм менә, ниһаять, бәйгегә нәтиҗәләр ясау вакыты да килеп җитте. Җиңүчеләр планшетларга һәм башка кыйммәтле призларга лаек булдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Аннан соң барысы да тәмле ризыклар белән тулган табын янына чакырылдылар.

1-DSC_12931-DSC_12961-DSC_1298

1-DSC_1299

1-DSC_1301

1-DSC_1302

1-DSC_1304

1-DSC_1309

1-DSC_1312

1-DSC_1317

Бәйгедә җиңүчеләр.

Күркәм традициягә әйләнгән әлеге чараның максаты изге, әлбәттә. Ул киләчәктә дә балаларда динебез Исламга карата кызыксыну уятыр, үзләрен тырыш, тәүфыйклы һәм әдәпле булырга өйрәтер, дигән өметтә калабыз.

 Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Бу темага:

Җәйге укулар балаларга дини белем һәм әхлакый тәрбия бирә / В Самаре организованы курсы (лагерь) для детей по обучению основам Ислама

 

Просмотров: 2286

Один комментарий

  1. Медиа-портал «Самар татарлары» («Самарские татары») является интернет-представительством самарского татарского сообщества в мировой сети, предоставляющее необходимые сведения широкой общественности:
    http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/06/20/98967/
    http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/06/20/98968/
    http://intertat.ru/tt/component/k2/item/32516-samaranyi%D2%A3-%D3%A9lk%D3%99-saban-tuenda-kyiryim-tatarlaryi-itimagyiy-oeshmasyi-v%D3%99kill%D3%99re-d%D3%99-katnasha.html