Сок буендагы яшел аланлыкта Камышлы районы халкы гөрләтеп Сабан туе бәйрәмен уздырды (тәфсилле мәкалә) / В Камышле прошел Сабантуй

1-DSC_0290

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка — Сабан туе бавырсагы.

Самарадан килгән зур юл чатында Сок елгасы буендагы яшел хәтфәле киң аланлыкта Сабан туе мәйданы ясалган һәм аның янында, үткән елдагы кебек үк, милли йортлар һәм чатырлар тезелеп киткән. Аерма бары шунда гына: алар өлкә татар авылларыныкы түгел, ә районның Камышлы, Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Иске Усман, Байтуган җирлекләренеке. Һәркайсында халкыбызның көнкүреш әйберләре, милли аш-су ризыкларыбыз.

Сабан туена чакырылган мактаулы кунаклар — Самара өлкә хөкүмәте спорт министрының беренче урынбасары, районның кураторы Андрей Харин, Самара губерна Думасы депутаты, “Газпром трансгаз Самара” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Александр Субботин, өлкә урман хуҗалыгы, тирә-як мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану министры вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Ларионов, Татарстан Республикасының муниципаль берләшмәләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Челно-Вершины һәм Кләүле муниципаль районнары башлыклары Валерий Князькин, Иван Соловьев, сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Сахаров, Похвистнево районының “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты советы әгъзасы Расыйх Латыйпов һәм башкалар Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән бергәләп бәйрәм башланыр алдыннан һәр авыл җирлегенең “йорт”-чатырларында да булып, барсын да карап, аларның хуҗалары белән танышып чыктылар.

1-DSC_0231

Камышлы җирлеге йортында авылдашлар белән очрашу.

Мин дә Камышлы авылы җирлеге чатырында үземнең Дәүләткол авылыннан авылдашларымны — Талига апа Галәлетдинованы, аның балаларын, оныкларын, туганнарын, гомумән, Галәлетдиновлар ыруы әгъзаларын очратып, үзләре белән истәлеккә сурәткә дә төштем.

Бәйрәмне ачу тантанасы үткән елгы өлкә татар авыллары Сабан туеныкыннан бер дә ким булмагандыр, минемчә. Төп мәйданга төрледән-төрле әләмнәр, транспарантлар, шарлар белән бизәлгән колонналарга төзелеп, авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар вәкилләренең килеп керүе генә дә ни тора бит!. Ә инде танылган “Ак каен” халык фольклор ансамбленең өлкәннәр һәм балалар коллективлары, районның “Шевле” чуваш, “Журавушка”, “Россиянка” рус ансамбльләренең үзешчән артистлары катнашында “Мәйдан дусларын җыя” дип аталган театрләштерелгән җырлы-биюле вокаль-хореогра-фик композициягә чын профессионаллар дә кызыгырлык иде.

Бәйрәмнең кереш өлеше тәмамланып, тәбрикләүләр, котлаулар башлангач, күк күкрәп, көчле җылы яңгыр ява башлады. Үткән кичне яуганына өстәп, ул әле тагын ярты сәгатькә якын вакыт дымга сусаган җирне суга туендырса да, бу кемне дә борчуга салмады. Чыгыш ясаучылар, киресенчә, моны мул уңышка, бәхеткә юрадылар.

Районның алдынгы хуҗалык-ларына, предприятиеләренә, оешмаларына һәм хезмәткәр-ләренә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм губерна Думасы депутаты Владимир Субботин губерна Думасының Рәхмәт хатларын, район адми-нистрациясенең Мактау грамоталарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Камышлы районының Мактаулы гражданнары исемлегенә тагын бер исем өстәлде. Ул әле үткән гасырның алтмышынчы — җитмешенче елларындагы “Мир” колхозының һәм районның алдынгы сыер савучысы булган, орден-медальләр белән бүләкләнгән Айсылу Харизова. Аңа Күкрәк билгесен һәм таныклыкны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов тапшырды.

Күптәнге традиция буенча бәйрәмдә иң яхшы дип табылган авыллар, торак пунктлар, шәхси утарлар билгеләнде.

Сабан туен ачу тантанасы тәмамлануга төрле мәй-данчыкларда җыр-биюләр, милли уеннар, бәйгеләр, ярышлар башланып китте. Бигрәк тә балалар мәйданчыгында күңелле иде. Биредә төрледән — төрле аттракционнар эшләде, төрле викториналар, уеннар үткәрелде.

Сабан туенда күпләрне, әлбәттә, ат чабышлары үзенә җәлеп иткәндер. Былтыргы өлкә авыллары Сабан туендагы кебек чабышкылар артык күп булмаса да (күрше өлкәләрдә һәм кайбер авылларда да нәкъ шушы көнгә бәйрәмнәр билгеләнгән иде бит), ярышлар шәп үтте дияргә ярыйдыр.

Иң беренче тәгәрмәчле арбаларга җиккән өч юртак үзара көч сынашты. 2400 метр араны үтеп, беренче булып финишка Челно-Вершины районыннан Зевс кушаматлы атта Петр Трофимов килде. Ә икенче урынны Менфиста Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Габделхәй Вәлиев яулады. Өченче урынга Туман кушаматлы атта шулай ук Челно-Вершины районы вәкиле Владимир Абаньков чыкты.

Чиста токымлы чабышкылар арасында быел да үткән елгы Сабан туенда катнашкан Ставрополь районы атлары ярышты. Рондон кушаматлы атта беренчелекне Екатерина Рябинкина яулады, ә үткән елның җиңүчесе Ирина Савельева үзенең Гаитянкасында бу юлы финишка икенче булып килде. Өченче булып Челно-Вершины районыннан Форвардта Данил Трофимов килде.

Тамашачыларны үз авылларында тәрбияләгән җирле атлар бәйгесе күбрәк кызыксындыра ахырысы. Андыйлар чабышкыларның яшенә карап ике заездда үткәрелде. Беренчесендә — алты, икенчесендә өч ат катнашты. Атлар исемлеге хәбәр ителүгә, тамашачы һәрберсен көчле алкышлар белән каршылады.

Ике заездда да старттан ук берәр ат чыгымчылап ярыштан төшеп калды. Ә биш чабышкы арасында беренчелекне Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Резьба кушаматлы атта күп сабантуйларда җиңүче Фәрит Гайфуллин яулады. Икенче урында — Татарстанның Лениногорски районыннан Илнар Гыймадиев, өченче урында — Черемшан районыннан Николай Васильев.

Икенче заездда исә беренче булып Забавада Данил Ермолаев, ә Кашкайда Марат Шәкүров килде.

Әйе, җирле токымдагы атлар бәйгеләрдә лаеклы урын алсыннар өчен, алар белән әле күп эшләргә кирәк. Быел 30 августта Камышлы районы башлыгы призына икенче тапкыр үткәреләчәк зур чабышлар авылларда да татар халкының яраткан бу спорт төренә дә киләчәктә игътибар артуына өмет тудыра.

Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Әнә мәйдан каршындагы Кәҗә тавына йөгереп менү бәйгесе генә ни тора! Мондый ярыш бары биредә — Камышлыда гына үткәрелә торгандыр, мөгаен.

Гер күтәрү, армрестлинг, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады.

Шулай да халыкка иң ошаганы, әлбәттә, милли көрәш иде. Ул берничә авырлыктагы үлчәүләрдә кунаклар һәм хуҗалар арасында алып барылды. Ниһаять, быелгы Сабан туеның җиңүчеләре билгеле булды. 85 килограммга кадәр авырлыктагы үлчәүдә беренче урынга Иске Усманнан Илнар Нуретдинов чыкты, ә 85 килограммнан югарырак үлчәүдә беренчелекне шулай ук Иске Усман авылының һәм районның атаклы көрәшчесе, үткән Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры Илдус Нуретдинов яулады.

Ә кунаклардан җиңүче булып Татарстанның Әлмәт шәһәреннән Фәнил Минһаҗев калды.

Нәкъ менә ул һәм Илдус Нуретдинов быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен үзара көч сынаштылар да инде. Бу юлы Әлмәт пәһлеваны күпкә көчлерәк иде. Ул Илдус Нуретдиновны 5:0 исәбенә җиңеп, милли бәйрәмнең төп призына — сарык тәкәсенә ия булды.

Барлык үлчәүләрдә дә призлы урыннарны алучылар Сабан туеның баш спонсоры “Газпром трансгаз Самара” җәмгыятенең генераль директоры Владимир Субботин тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Беренче урыннарны яулаучыларга механикалаштырылган культиватор бирелде.

Сабан туеның абсолют батыры Фәнил Минһаҗев.

Сабан туеның абсолют батыры Фәнил Минһаҗев.

Сабан туеның абсолют батыры Фәнил Минһаҗев.

Ат чабышында беренчелекне яулаган Фәрит Гайфуллин бүләкләнә.

Сабан туеның төп сәхнә-сендә иртәдән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр халык алдында Камышлы районының үзешчән артистлары чыгыш ясадылар. Тамашачыга шулай ук Татарстанның танылган “Сорнай” фольклор ансамбленең концерты да бик ошады.

Камышлы Сабан туена беренче тапкыр кунак булып килгән якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы Айсылу ханым да, камышлылыларга сәхнәдән әтисенең шигыренә иҗат ителгән бер җыр бүләк итте һәм танылган татар җырчылары белән бергә Самара һәм Камышлыда шагыйрьнең искә алу кичәсен үткәрергә теләге булуы турында белдерде. Халык аның чыгышын алкышларга күмде.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

Внезапно разразившийся проливной дождь, начавшийся сразу после официальной церемонии, не испортил праздничного настроения камышлинцев, их многочисленных гостей. Через какое-то время погода, словно, пощадила отдыхающих. И как только между тучами проглянуло солнце, праздник разгорелся с новой силой.

В празднике приняли участие почетные гости: Андрей Харин, первый заместитель министра спорта Самарской области, куратор района, Владимир Субботин, депутат Самарской губернской думы, генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Самара», Александр Ларионов, временно исполняющий обязанности министра лесного хозяйства, охраны окружающей среды и природопользования Самарской области, Минсагит Шакиров, председатель совета муниципальных образований республики Татарстан, Рафик Янбулатов, главный консультант правового управления министерства сельского хозяйства и продовольствия Самарской области, Иван Соловьев, глава муниципального района Клявлинский, Василий Безбородников, руководитель Северного ЛПУ ООО «Газпром трансгаз Самара», Иван Сахаров, председатель Самарской областной общественной организации ветеранов (пенсионеров) войны, труда, Вооруженных сил и правоохранительных органов, Расых Латыпов, председатель татарского национального культурного объединения «Туган тел» села Алькино и другие.

Сабантуй украсили художественные коллективы под руководством управления культуры, спорта, туризма и молодежной политики.

Это татарский народный, а также детски й фольклорный ан самбль «Ак каен», фольклорный коллектив «Чишмэ», чувашский фольклорный коллектив «Шевле», русские фольклорные коллективы «Журавушка» и «Россиянка».

Зрители с удовольствием встречали артистов из Казани — фольклорный ансамбль «Сорнай».

Самые трудолюбивые труженики сельхозпредприятий района получили награды из рук Главы Администрации района Рафаэля Багаутдинова и депутата Самарской губернской думы, генерального директора ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимира Субботина. Вручая руководителям, специалистам, механизаторам, животноводам благодарственные письма губернской думы и администрации района и подарки, звучали пожелания дальнейших трудовых успехов.

Ни один Сабантуй не обходится без конных скачек. Именно они — главные украшения праздника, придающие ему кураж и задор. Всего было 5 заездов с участием представителей из Камышлинского, Челновершинского, Ставропольского, Шенталинского районов. Наездник Фарит Гайфуллин из села Старое Ермаково на лошади по кличке Резьба стал победителем четвертого заезда. Еще один представитель Камышлинского района Марат Шакуров пришел вторым в пятом заезде на коне Кашкай.

Организаторы устроили грандиозное открытие. Гостей приветствовала огромная колонна в составе представителей организаций, учреждений райцентра и сельских поселений района. Все могли насладиться театрализованной танцевальной композицией «Майдан собирает друзей», в которой приняли участие коллективы художественной самодеятельности.

Основным мероприятием мужских испытаний были состязания Кїрёш -татарская национальная борьба. Призовой баран достался гостю из города Альметьевск Фанилю Мингазову, специалистами отдела спорта, туризма и молодежной политики, районной спортивной школы были организованы веселые народные игры, состязания. Постарались и организаторы детской
площадки — служба семьи и структурное подразделение «Созвездие», которые провели для детей множество творческих конкурсов, спортивных викторин, игр. Сабантуй закончился поздно вечером музыкальным выступлением артистов района и молодежной дискотекой.

«Камышлинские известия».

 Моңа кадәр безнең сайтта: 

Камышлы Сабантуе − хезмәт һәм дуслык бәйрәме! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1829

Комментирование запрещено