Яңа Куйбышев шәһәре мәчетенең имамы Сәгыйрь углы Әхмәткәрим хәзрәт һәм Миннехан кызы Люция абыстай Минекаевларның бергә гомер итүләренә — 55 ел!

1169242165-r005Әхмәткәрим хәзрәт күп көч түгеп, Яңа Куйбыш шәһәре түрәләрен һәм халыкны ярдәмгә җәлеп итеп, биредә мәчет салдырды. Бүгенге көндә бу Аллаһы йорты мөселман халкын берләштерүче җанлы дин учагы булып хезмәт итә.

Бу шәһәрдә Сабан туйлары, төрле милли чаралар уздыруда, татар җәмгыяте булдыруда, милләттәшләребезне берләштерүдә һәм аларны дингә якынайтуда да Әхмәткәрим Минекаевның хезмәте зурдан.

Ул үз гомеренә тормыш мәшәкатьләрен актив рәвештә хәл итеп йөргәндә Люция абыстай җилкәсендә балалар тәрбияләү, өйдәге тәртипне саклау булган. Моның уңай нәтиҗәләре аларның дәвамчыларында ачык күренә.

Минекаевлар гаиләсендә дингә элек-электән олы хөрмәт яшәп килгән. Әхмәткәрим хәзрәт кирәк чакта кырыс, таләпчән булса, үз вакыты белән ягымлы, олы йөрәкле әти һәм бабай, һәркемгә ышанычлы киңәшче була белә. Алар гаиләсендәге үзара татулык, аңлашучанлык башкаларга үрнәк булырлык, искитәрлек матур күренеш.

Киләчәктә дә Минекаевларга гаилә бәхете, хезмәтләрендә уңышлар, исәнлек, озын гомер телибез.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1490

4 комментариев

  1. Искиткеч кешелэр. Тэбрик итэм.

  2. ХАЕРЛЭ БУЛСЭН ЮБИЛЕЕГЭЗ!!!

  3. БИГЕРЭК МАТУР КАРТЛАР!!!ЮБИЛЕЙ БЭЛЭН!!!

  4. ​ЮБИЛЕЙ БЭЛЭН!