22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне

0c1314e57d2508f309c59b5368579116Якташыбыз, шагыйрь Рөстәм Мингалимнең Хәтер һәм кайгы көненә багышланган шигырьләрен укыгыз:

Кичер, әнкәй, кичер!

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

Кайтмый калмас ул”, — дип

Өмет иткәнсеңдер.

Барсын илгә бирдем,

Ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны

«Тизрәк сез мине, исемемне табыгыз!»

ВОЕНКОМАТТА

Нигә

Бу егетләрне

үлчәп маташасыз

Салкын, җансыз үлчәгечләр

белән?

Алар,

Әтиләре сугышка киткәндә,

Кайнар беләктә калдылар.

Төгәл авырлыкларын

бары әниләре белә.

Алар,

Иң биек агач очыннан

чикләвек өзделәр,

Иң биек тау түбәсеннән

чия таптылар;

Иң биек атны

йөгәнләделәр.

Кул арасына керү белән,

Аларның төгәл буйларын

бары әниләре белә.

Булышмагыз,

«Хезмәткә яраклы» дип

языгыз

үлчәмичә генә!

КЕШЕ ГОМЕРЕ

Немецлар җиңелә, дип

Сөйләнәләр олылар,

Тиздән әти кайта, дип

Сөенәләр балалар…

Һәм мин елмаеп кына

Өйгә кайтып керсәм кич —

Көтелмәгән күренеш…

Шундый чакта! Кирәк ич?!

Ниндидер кәгазь тотып,

Бөгәрләнеп утырып

Әнкәй елый,

бөтен өйгә

Күңелсезлек тутырып.

Кырыенда күрше апа,

Ул кайгыда нигәдер.

«Кеше гомерен вакытсыз

Кистеләр шул!» дигәнен

Ишетеп калдым аның…

…………………………………….

Аннан

мин дә еладым…

2

Ә төнлә әнкәй миңа

Куеп ятты аркасын…

Ә ул мине кочаклап

Ята иде һәрвакыт…

Еласа, кайнар күз яше

Тия иде битемә…

Бүген бары туктаусыз

Сулкылдавы ишетелә.

Бүген бары туктаусыз

Калтырана аркасы,

Һаман күрше апаның

«Кеше гомерен вакытсыз

Кистеләр шул!» дигәне

Колактан китми әле…

Ярый әнкәйнең күз яше

Тими бүген битемә.

Нишләр идең бу төндә?

Төн бик күңелсез килде,

Төн

Мәңгегә йомылган

Күзләр шикелле иде…

Тиздән сугыш бетәр, дип,

Әткәң кайтып җитәр, дип,

Күпме сөйләде әнкәй!

Хәзер…

Шундый язу килгәч…

Гомере вакытсыз киселгәч,

Кайтмас шул инде әткәй…

3

Йокыдан уянсам иртән,

Әнкәй күптән эшкә киткән.

Өстәлгә чүпрәк каплаган.

Астында бәрәңгедер.

Ашап буламы хәзер?!

Һаман әнкәйнең елавы,

Һаман күрше апаның

«Кеше гомерен вакытсыз

Кистеләр шул!» дигәне

Колактан китми әле…

Тәүге йөри башлагандай

Атлап ишектән чыктым.

Йортта бөркү һәм тып-тын.

Йортта әллә нәрсә бар?

Читәннәргә эленгән

Пәрәвез оялары

Селкенергә куркалар.

Әллә нинди көн килде.

Көн авыздан өнсез чыккан

Кычкыру кебек иде…

Тиздән сугыш бетәр, дип,

Әткәң кайтып җитәр, дип,

Күпме сөйләде әнкәй.

Хәзер…

Шундый язу килгәч…

Гомере вакытсыз киселгәч,

Кайтмас шул инде әткәй…

4

Утынлыкта — сынык пычкы,

Нигездә — сынык көянтә…

Алар вакытсыз киселгән

Гомерне хәтерләтә…

Әрәмәдә күл күренә,

Ярым түгәрәк өсте…

Ул да вакытсыз киселгән

Кеше гомере төсле…

Онытырга теләп барсын,

Йомдым шунда күземне —

Минем уйда төн инде,

Уйга ярты ай килде.

Ай да вакытсыз киселгән

Кеше гомере шикелле,

Һаман кеше гомере! —

Кармак кебек уй булды,

Ә мин балык шикелле

Ычкынырга тырпылдыйм.

Качып китмәкче булам

Бу күңелсез уйлардан, —

Йөгереп чыгам урамга…

…Әмма

Күккә карасам,

Кояш — кыңгырау теле,

Ә күк — гигант кыңгырау.

Кайдадыр бер кеше гомерен

Вакытсыз киссәләр бүген,

Күк чайкалырга тотыныр,

Офыктан офыкка кояш

Бәрелер.

Бөтен галәм

Шалтырар төсле тора.

БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ СҮЗЛӘРЕ

Аңлагыз хәлемне, билгесез

солдат мин, —

Карларда, яңгырда,

чәчәкләр эчендә.

Бронзадан, граниттан

кычкырам үзегезгә:

Бу җирдә яшәдем бит

мин дә!

Билгесез солдат мин,

туачак чорларга

Авыр ул билгесез керүе.

Дусларым бар иде…

Сөйгәнем белән мин

Төннәрдә серләшеп йөредем.

Бер таңда яралы

бөркеттәй калдым мин,

Канатым, ал каным,

вакытым туктады,

Һәм шулар барысы йә

бронза, йә гранит

Һәйкәлләр эченә тупланды.

Киләләр яныма дус-ишләр,

якташлар,

Гел таныш булмаган

балалар;

Бирәләр вәгъдәләр,

чәчәкләр бирәләр,

Кайгымны уртаклап алалар.

Якынча беләләр,

сөйлиләр хәлемне,

Вакытым туктаган

минутны.

«Билгесез солдат» дип

ничә кат әйтәләр.

Әйтәләр шул сүзне…

Шул утны…

Исемем бар минем, өем бар

бу җирдә, —

Тәрәзе урамга караган.

Әнкәем сау булса, ул,

мине сагынып,

Урамга карыйдыр аңардан.

Киләләр яныма эзтабар

балалар,

Сүзләрен бик көтеп аламын.

Үземә күрсәтеп, исемемне

әйтер күк

Арадан кайсыдыр аларның.

…Таңнарга исемсез керүе

бик кыен, —

Нинди ал һәм матур

таңыгыз!

Кешеләр! Дусларым!

Сөйгәнем!

Тизрәк

сез мине,

исемемне табыгыз!

Рөстәм МИНГАЛИМ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1837

Комментирование запрещено