Күршеләр дә бәйрәм итә

 мелекесҮткән шимбәдә татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

Димитровградта, нигездә, якын тирәдәге авыллардан һәм Татарстанның Әлки һәм Спас районнарыннан килеп урнашкан милләттәшләребез гомер итә. Алар ел саен мавыктыргыч, милли төсмерләргә уралып узган милли бәйрәмебезне тамаша кылып хозурланалар, рәхәтләнеп ял итәләр.

Менә быел да шулай булды. Сабан туе мәйданына җыелган халыкны иң беренче булып Димитровград шәһәре башлыгы Николай Горшенин сәламләде.

- Безнең шәһәрдә көн күрүче татарлар бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Алар үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. Нинди генә эшкә алынсалар да, сынатмыйлар. Бәйрәмнәр җитсә, күңелле ял да итә беләләр, — дип, соклануын белдерде ул.

Аннан соң шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Реваль Идрисов, ерак юлны якын итеп килгән Татарстанның Аксубай районы җитәкчеләре сүз алып сөйләделәр. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы урынбасары Минәхмәт хәзрәт Гарипов та хәер-фатыйхаларын җиткерде, дөньяларга иминлек вә малларыбызга бәрәкәт теләп бәйрәм белән тәбрик итте.

Өмет” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов шулай ук дин- һәм канкардәшләребезне сә-ламләп, Мәләкес җирендә уздырылучы бу милли бәй-рәмебезнең озын гомерле булуын теләде.

Сабан туен мавыктыргыч милли уеннардан башка күз алдына да китерүе кыен. Биредә чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык белән бәрешү, авыш бүрәнәгә менү кебек бәйгеләрдә катнашкан һәр кеше истәлекле бүләкләр алу бәхетенә иреште.

Ә инде Татарстанның Аксубай районыннан килгән фольклор ансамбленең чыгышы Димитровград шәһәре Сабан туеның матур бизәгенә әверелде. Сәхнә осталары иртәдән кичкә кадәр тамашачыны моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр. Аларның балаларны һәм өлкәннәрне түгәрәккә алып биюләре, уеннар оештыруы халыкның күңеленә аеруча хуш килде.

Ә 15 июньдә эстафета өлкә каласы Ульяновскига күчеп, баш Сабан туен халык Җиңү паркында үткәрде.

Әнвәр Биктаһиров.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1910

Комментирование запрещено