Бер күрешү — үзе бер гомер!

getImage (2)Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбе быел юбилейга әзерләнә. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарихы, аның элеккеге һәм хәзерге укытучылары турында “Бердәмлек” битләрендә язарга уебыз бар. Беренче язмабыз – мәктәп турында.

Гали авылында 1860 елларда ук мәдрәсә булган. Анда авыл кешеләре генә түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар да дин гыйлемен өйрәнгәннәр.  Бу мәгълүматны авыл музеенда сакланучы архив документларыннан табып алдык. Димәк, авылдашларыбыз, ким дигәндә, 150 ел белем үзләштерәләр, булып чыга түгелме?

1917 елгы революциядән соңгы хәлләр нәтиҗәсендә илебездәге күпчелек чиркәүләр, мәчет-мәдрәсәләр ябылган. Шул шаукым безнең мәдрәсәгә дә килеп җиткән, һәм аны 1926 елда ябып куйганнар. Ә үткән гасырның 90нчы елларында демократия җилләре исә башлагач та Лотфулла хәзрәт Йосыпов һәм Мөҗәһит ага Латыйпов мәдрәсәне кабат ачу эшен башлаганнар һәм 1992 елда ул инде беренче шәкертләрен үз канаты астына җыйган.

Ә Совет мәктәбе 90 ел элек, 1923-1924 елларда ачылган. Укыту программасы анда тулысынча татар телендә барган, ә рус теле хәзерге татар теле кебек атнасына берничә сәгать кенә укытылган. Беренче укытучылар Миргасыйм Гайнуллин, Закир Насыйров, Фатыйма Гайнуллина, Алексей Максимович, Прасковья Ивановна, Зәкия Насыйрова, Мәрьям Латыйпова, Зәкия Гайнуллиналарны бөтен халык хәзер дә яхшы сүз белән сагынып искә ала.

Мәктәптә беренче елда 65 бала гына укыган булса, икенче елда инде 116 бала укырга килгән. Ул вакытларда хөкүмәт: “Бөтен Рәсәй халкын укырга-язарга өйрәтергә. Барысы да 4 сыйныфлык программаны үзләштерергә тиеш”, — дигән максат куйган.

1930 елдан безнең мәктәптә укыту җидееллык программа буенча алып барыла. Сүтелгән мәчет бүрәнәләреннән салынган мәктәп авылның нәкъ уртасында урнашкан. Аны тәмамлаган укучылар — София Кабаева, Сәгыйть Садриев, Гыйзаметдин Гыйләҗев, укытучы булырга теләп, Камышлы педучилищесын тәмамлап кайтканнар һәм гомер буе безнең мәктәптә эшләп, грамотасызлык белән көрәш алып барганнар. Алар авылыбыз халкының киләчәген кайгыртып, ачлыкны җиңәчәкләренә, киләчәкнең матур, якты булачагына чын күңелдән ышанып эшләгәннәр.

Иң авыр сынаулар сугыш елларына туры килә. Ир-егетләр сугышка киткәч, авылда калган картлар, хатын-кызлар һәм балалар фронт өчен, җиңү өчен эшләгәннәр. Мәктәп мичләрен ягу өчен утынны идән юучы апалар әзерләгән. Болай да ачлыктан интеккән хатын-кызлар аркылы пычкы белән кыш буе урман кискәннәр. Хәзерге көндә моны күз алдына китерүе дә кыен. Күпчелек балаларның өсләренә кияргә киеме дә булмаган. Кая инде уку кайгысы?

Минем әнием, Халисә Сәгъдиева, 1942 елда беренче сыйныфка укырга бара. Аның әнисе, минем Минкамал әбием, язу өчен аңа бер табак (якынча 50х60см) кәгазьне өч кадак (1200 грамм) майга алыштырып алган.

Сугыш елларында балаларның күбесе укырга-язарга өйрәнгәч, 2 — 3 сыйныфтан укуны ташлаган. Укытучыларга сентябрь башында йорттан-йортка йөреп, балаларны җыярга туры килгән.

Ә инде сугыш тәмамлангач, хөкүмәт ныклап мәктәпләрне төзекләндерүгә алына. Иске агачтан салынган мәктәп янында өр-яңа алты бүлмәле бина калкып чыга. Шулай итеп, 1955 елда безнең авылда урта мәктәп ачыла. Шушы елда балалар да мәктәпкә күпләп килә, аларны хәтта ике сменада укыта башлыйлар. Ә олырак балалар кичке укуга йөриләр.

1959 елда авылда 10 сыйныфны тәмамлаган беренче чыгарылыш булды. Шул сафта мин дә бар идем. Урман буендагы саубуллашу мәҗлесе бик күңелле үтте”, — дип язган иде авылдашыбыз Исламгәрәй Муллакаев.

Гали авылы мәктәбе укытучылары. 1 сентябрь, 1963 ел.

Гали авылы мәктәбе укытучылары. 1 сентябрь, 1963 ел.

getImage (2)

Соңгы кыңгырау. 60-нчы еллар.

getImage

Ә без беренче сыйныфка 1965 елда кердек. Тугыз классны тәмамлаганда, 1974 елда, Рысайкино белән Гали арасында өч катлы яңа мәктәп төзелде. Без классларны җыештырырга, тәрәзәләр юарга йөри идек. Мәктәп бинасы шул хәтле зур, класслары күп, якты, матур иде. Без аның төзелеп бетүен зарыгып көттек.

Директорыбыз Юныс абый Шаһгалиевның яңа мәктәп бинасын төзегәндәге кичерешләрен күз алдына китерүе дә кыен. Ул иске мәктәптә күп еллар директор вазифаларын башкарса да, мондый зур, җаваплы төзелеш аның тормышында беренче тапкыр булгандыр. Яңа мәктәпне ачканда аның сөенеп, дәртләнеп сөйләгәне әле дә күз алдымда.

Без дә соңгы елыбызны яңа мәктәптә укыдык һәм аның беренче чыгарылышы булдык. Ул вакытта мәктәптә 650 бала укый, 36 укытучы укыта иде…

40 ел гомер 40 көн кебек узган да киткән. Мәктәбем, укытучыларым турында хәтердә якты, матур истәлекләр генә калган. Ул елларда безне укыткан укытучылар — Вәсимә Шаһиева, Ядкәр Гәрәев, Юныс Шаһгалиев, Флюра Шаһгалиева, Җәмилә Мамышева, Сания Мамышева, Мәрьям Морзаханова, Панна Ивановна, Ленина Латыйпова, Әминә Низамова, Сәгыйдә Якупова, Мәдхәт Риязов, Мәстүрә Мусина, Суфия Курамшина, Рәшит Ишкинәев, Гөлйөзем Ишкинәева һәм тагын бик күп яраткан укытучыларыбызны очрашулар вакытында җылы сүзләр белән искә алабыз, рәхмәтләр укыйбыз. Бигрәк тә класс җитәкчебез Ядкәр абыйны сагынабыз һәм аның рухына дога кылмыйча калмыйбыз.

Соңгы кыңгырау. Чыгарылыш сыйныф. 1986 ел.

Соңгы кыңгырау. Чыгарылыш сыйныф. 1986 ел.

Төрле елларда мәктәптә директор булган Гали Галиев, Котдус Шәкүров, Таһир Сөләйманов, Әсхәт Мусин, Гыйзам Гыйләҗев, Петр Яковлев, Юныс Шаһгалиев, София Баһаутдинова, Рафаил Ибраһимовлар да мәктәп тормышына зур өлеш керттеләр. 1994 елдан мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев.

Мәктәбебезнең казанышлары зур, авылыбыз һәм Ватаныбыз каршындагы хезмәте хөрмәткә лаек. Аның мактанырлык укучылары илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, үзләренең эшләре, тәртипләре, көнкүрешләре белән шуны исбатлыйлар. Менә мәктәпнең танылган укучысы Дания Хәсәншина мәктәбебезгә зур ремонт ясата.

Шундый укучылары булганга күрә мәктәбебез елдан-ел яшәрә, матурлана гына бара. Агымдагы елның 1 сентябрендә Гали мәктәбе үзенең туган көнен уздыра һәм шул тантанага барлык укучыларын да чакыра.

Мин дә үземнең классташларымны, 1975 елгы чыгарылыш укучыларын, көтеп калам. Алтыннарым, кайтыгыз! Бер күрешү — үзе бер гомер бит!

София СӘЛИМОВА,

Похвистнево районының,

Гали авылы мәктәбенең  математика укытучысы. 

«Бердәмлек».

Фотосурәтләр «Одноклассники» социаль челтәрендәге «Гали авылы» төркеменнән алынды.

Просмотров: 1767

3 комментариев

  1. Из воспоминаний моего отца, Сафи З.Г. :
    «…Пока туда ходил, на самой окраине махалли в помещении школы открылась русская земская школа. Это произошло как-то неслышно, незаметно. Я, по советам папы, мамы, сестры, братьев пошел в эту школу. Из нашей средней махалли я был в этой школе один. Учеников было где-то мальчиков 15-20. Учителем был Алексей Максимович Владимиров – прекрасный учитель и человек. Этот учитель и сегодня как бы стоит перед моими глазами. Настоящий гуманист, воспитатель. Человек. Педагог. Я его не не могу забыть.
    Однажды, на одном из уроков арифметики, А.М.В. задал мне вопрос: ктремприбавитьчетыре сколько будет, ксемиприбавитьвосемь и т. д. и т. д. Или – отодиннадцатиотнятьсемь сколько останется? Я – как истукан – ни слова. Все слова для меня сливались вместе. Тут А.М. посмотрел на меня и говорит, а он хорошо знал, оказывается, и татарский язык: “Зайнулла, три прибавить три сколько будет – так можно сказать, но правильно сказать так — к трем прибавить три… По- русски говорят не три прибавить три, а к трем прибавить три”. (Все это он объяснял говоря по-татарски, используя и русские слова и числительные). К трем – к трем! Названия чисел по-русски я знал, задачи решал хорошо, но я понятия не имел что такое ктрем, кпяти, отсеми и т. д. А также слова прибавить, отнять и т. д. Тьма, которая стояла перед моей головой, умом, пала тут же. Секрет моего непонимания обнаружил А. М. Владимиров.
    А это, я бы сказал, великий дар – уметь проникнуть в мозг, сознание человека, тем более ребенка, тем более, не знакомого с другим языком. Я до сих пор благодарен этому прекрасному человеку – учителю, хотя его давно нет в живых….»

  2. В самом начале статьи упоминается Алексей Максимович, преподававший в школе в 1923-24гг…
    Если речь идет об Алексее Максимовиче Владимирове, то он работал в школе ранее этих лет, еще до 1919г.. В Алькино в те годы открылась русская земская школа, где обучались татарские дети алькинцев, где, как раз и работал Алексей Владимирович. Он хорошо знал татарский язык, поэтому татарским детям, не знающим по-началу русский язык или плохо знающим, легче было учиться в у этого учителя (мой отец 1904г.рождения очень тепло отзывался об этом учителе.)
    В статье не названы учителя — Юсупов Шамиль Муртазеевич и Сафиуллина София Гатаулловна (вероятно и многие другие), которые тоже работали в школе Алькино…

  3. Фотографиядэ безнең укытучылар