Сугыш батырларын онытмыйбыз…

ЗаманПохвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов балаларны Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага юллама белән бүләкләде

Илебездә Муса Җәлилне белмәгән кеше юктыр. Ул — Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек шагыйрь. Аның шигырьләрен батырлык поэзиясе дип атарга мөмкин.

Муса Җәлилнең чын йөрәктән язылган, авыр юллар үтеп,туган иленә кайткан “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләреннән, иптәшләренең сөйләгәннәреннән чыгып, аның намусы, бөек исеме аклана, туган илгә мәхәббәте, тугрылыклыгы исбатлана, исеме мәңгеләштерелә.

Һәр елның 15 февралендә безнең Гали авылы мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Ә быел бу бәйрәмгә без районыбызның Мәчәләй һәм Мансур авыллары мәктәпләреннән кунаклар чакырдык. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап кайтардылар, аннары шигырь сөйләү бәйгесе уздырылды. Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов җиңүчеләрне Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага юллама белән бүләкләде.

Ниһаять, без, бер төркем укучылар һәм укытучылар, юлга чыктык. Өч сәгатьтән без Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында идек инде. Безне Муса Җәлилнең мемориаль музее җитәкчесе Нәфисә Фатыйх кызы Гобәйдуллина каршы алды һәм музейның тарихы белән таныштырды. 1960 елда музей почмагы буларак кына оештырылып, 1972 елда яңа мәктәп бинасында чын-чынлап Муса Җәлил музее ачыла. Бу елларда авылда яшәүчеләр Татарстан язучылары, шагыйрьләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән еш очрашып торалар. Музейга истәлеккә шагыйрь белән бәйле документлар, фотосурәтләр, китаплар бүләк ителә. Мусаның яшьлек дуслары, замандашлары да музейда еш кына кунак булып, үзләренең яшьлек елларын искә төшерәләр.

1976 елда музей шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышлап төзелгән яңа Мәдәният йорты бинасына күчерелә. Эзләнүләр, патриотик тәрбия, шагыйрьнең батырлыгын һәм шигъри мирасын пропагандалауга керткән хезмәтләре өчен аның коллективына “Мәктәп музее”(1983), “Халык музее”(1991) дигән исемнәр бирелә. Ул 1996 елдан мөстәкыйль эшләүче муниципаль музей булып санала.

Музей берничә мәртәбә яңартылып, биредә хәзер яңа экспозиция төзелгән.

2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан музейда реэкспозиция үткәрелә. Юбилей чарасын Мостафа авылына беренче мәртәбә шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова да килә.

Яңа музей экспозициясе 2013 елда ачылган. Аның беренче залы шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек елларына, 18нче гасырда Казан губернасыннан күченеп килгән татарларның Оренбург җирләрен үзләштерү һәм Мостафа авылы тарихына багышланган. Экспонатлар арасында шагыйрь әнисенең шәхси-мемориаль, татар гаиләсенең көнкүреш әйберләре, уку әсбаплары, документлар бар. 19-20нче елларда нәшер ителгән китаплар аеруча кызыклы.

Икенче зал Муса Җәлил иҗатының “кызыл чоры” – шагыйрьнең 1917 елгы революция, гражданнар сугышы, Совет власте елларындагы тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Өченче залда Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормыш юлы һәм иҗаты, 1927 — 1941 елларда Казанда һәм Мәскәүдә әдәби иҗатының чәчәк атуы һәм актив җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләнә.

Экспозициядә шулай ук Муса Җәлилнең төрле елларда чыккан шигырь китаплары, аның башка татар язучылары һәм композиторлары белән хезмәттәшлек итүе турында хәбәр итүче фотосурәтләр һәм документлар урын алган.

“Үлемсезлеккә юл” дип аталган залда шагыйрьнең соңгы яшәү еллары, фронтта һәм фашист төрмәләрендәге көрәш күрсәтелә. Электрон терминаллар “Моабит дәфтәрләре”, Муса Җәлилнең башка күп шигырьләре белән татар һәм рус телләрендә танышырга мөмкинлек бирә. Шулай ук биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостафа авылы кешеләре турында да мәгълүмат алырга мөмкин.

Музей авыл тарихында, гомумән, Шарлык районы һәм Оренбург өлкәсенең мәдәни тормышында зур урын били. Биредә халык һәм гаилә традицияләрен яңарту, татар халкының “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Аулак өй”, “Әбиләр сандыгы”, “Самовар янында бәйрәм” кебек чаралар да үткәрелә икән. Музейга бик еш кына Оренбург, Мәскәү, Башкортостан, Татарстан, Украина, Казахстан туристлары да килә. Без дә, менә ничә еллар буе барысын да үз күзләребез белән барып күрү турында хыяланганнан соң, Муса Җәлилнең туган авылындагы музеенда булу бәхетенә ирештек.

Муса Җәлилнең мемориаль музееннан укучыларыбыз бик канәгать булып кайтты. Ә без, укытучылар, бу олуг шәхес, аның әсәрләре, биографиясе белән бәйле тарих урыннар укучыларда матур гуманистик тойгылар уятыр, үсеп килүче яшь буынны яшәешнең матурлыгын күрергә, кадерли белергә чакырыр дигән өметтә калабыз.

Зөлфия АСЫЛГӘРӘЕВА,

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА,

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укытучылары.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1567

Комментирование запрещено