Гөлчәчәк НУРУЛЛИНА: «Бәхетле бул, кызым!»

Римма на природе.Кызым Римма Ядкәр кызы Саитова (Нуруллина) без Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәгәндә туды. Ул 4нче сыйныфка кадәр авылыбыз мәктәбендә укыганда ук үзен бик тырыш, зирәк һәм сәләтле укучы итеп танытты. Ә инде 1989 елда гаиләбез белән Самарага күчеп килгәч, башта 72 санлы мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыды, аннары 25 санлы мәктәп каршындагы медицина лицеен көмеш медальгә тәмамлады.

Шуңа да Самара дәүләт медицина университетына керү өчен аңа бер генә имтихан бирергә кирәк булды һәм ул аны да “5” легә тапшырып, хыялына иреште. Римма, югары уку йортында да “бик яхшы” билгеләргә генә укып чыкканнан соң, медуниверситетның клиник хастаханәсендә кардиолог булып эшли башлады.

Римманың гаилә тормышы да уңышлы гына башланып китте. Ул гомерен Тольяттиның политехник университетында укытучы асыл ир-егет — Марат Сабитов белән бәйләде. Алар хәзер Тольяттида яшиләр, һәм Римма АвтоВАЗ заводының 5 санлы хастаханәсендә пульмонолог булып эшли.

Унике ел буе шушы хастаханәдә хезмәт итү дәверендә ул төпле белемле табиб буларак танылды, бик күп авыруларны үлемнән сак-лап кала алды. Шуңа күрә аны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итәләр. Ә ул һаман үсә дә үсә. Үткән елда Римма кандидатлык диссертациясен яклаган булса, быел аңа югары категорияле врач-пульмонолог исеме бирелде.

Мин кызым белән бик горурланам. Римма бөтен эшне дә яратып башкара. Ул бик әйбәт табиб, югары категорияле пульмонолог, медицина фәннәре кандидаты гына түгел, игьтибарлы бала да, сабыр ана да, бәхетле хатын да һәм 10 яшьлек Сабинаның яраткан әнисе дә бит әле.

Гел шулай бәхетле булып яшә, кызым! Чөнки бәхет бит ул тулы тормыш белән яшәгән кешегә генә килә. Ә синең гомерең нәкъ шуның үрнәге.

Гөлчәчәк НУРУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1922

Один комментарий

  1. БЭХЕТ БАЛАКАЕМ СИНА.АЛДАГЫ ТОРМЫШЫН ЯКТЫ БУЛСЫН.