Алып кил безгә бәрәкәт, и ямьле Сабан туе!/ Областной Сабантуй в Самаре прошел масштабно (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

getImage (38)Самара өлкәсенең татар авылларында, район үзәкләрендә, кечкенәрәк шәһәрләрендә узган милли бәйрәмнәрдән соң иң олы бәйрәм — өлкә Сабан туе вакыты килеп җитте. Ул быел бар табигать тә яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гүзәл чорга — 21 июньгә туры килеп, бигрәк тә матур һәм күркәм узды.

Моңа кадәр атна буе килеп-килеп явып үткән яң-гырлар авылларда игенчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче милләттәшләре-безнең йөрәкләренә май, күңелләренә шатлык булып яткандыр, мөгаен. Шуңа күрә алар беразга гына булса да эшләрен калдырып, өлкә бәйрәменә үзләре дә килергә, авыл үзешчәннәрен дә алып килергә җаен тапканнар, шәһәр халкы да дачаларын ташлап паркка җыелган, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары да каникул вакыты дип тормаганнар, милли күлмәкләрен киеп килеп басканнар. Гомумән, бәйрәм көнне Самараның Гагарин паркында иртәнге алтыдан бирле халык гөж килә: шашлык пешерүчеләр күмер төшерәләр, пылау сатучылар казан асалар, оештыручылар биш сәхнә арасында кәгазьләрен тотып йөгерешәләр…

Быелгы 26нчы тапкыр уздырылучы өлкә Сабан туеның төп оештыручысы итеп өлкә татар милли-мәдәни автономиясе билгеләнгән иде. Аның яңа җитәкчесе Әнвәр Гыймран улы Горланов өчен бу эш яңалык булса да, аның ярдәмчеләре Шамил Галимов һәм Рәйсә Гыйбадуллина милли чаралар уздыруда бер пот тозны күптән ашаганнар инде. Аларга, гадәттәгечә, башка татар оешмалары, татар эшкуарлары, өлкә хөкүмәте дә ярдәм итте. Киңәшле, уртак көч белән эшләнгән эш уңышлы була, әлбәттә. Көне дә нинди шәп иде бит — нәкъ Тукай тасвирлаган Кырлай авылындагы кебек: «Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява».

Сабантуйлар туган-тумача-лар бергә җыела, дуслар-сыйныфташлар күрешә, чит җирләрдә яшәүче якташлар кунакка кайта торган чак. Быелгы Сабан туенда мәртәбәле кунак-лар да күп булды: губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров һәм быелгы Сабан туеның махсус кунаклары — Кырым татарлары вәкилләре бар иде.

Сабан туен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов ачып җибәрде. Ул халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, мәйданга тантана өстәп, Россия гимны яңгырады, һәм аны халык аягүрә басып тыңлады. Сабан туе әләмен татар хәрәкәте ветераны, мәчет аксакалы Шәүкәт ага Хәйбуллов һәм «Яктылык» татар мәктәбенең иң яхшы укучылары — Айгөл Исмәгыйлева һәм Айдар Бородулин күтәргәннән соң, сүз губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкинга бирелде. Ул халыкны татар телендә сәламләде һәм регионда гасырлар буена төрле милләт халыкларының дус һәм ярдәмләшеп яшәвенә тукталып үтте:

- Россиядә татарның иң олы милли бәйрәмен беренче булып Самара өлкәсе торгызды, һәм менә 26 ел буе аны бәйрәм итә. Бу халыкның милли традицияләрне саклап яшәргә теләвен күрсәтә. Хөкүмәткә татарларның ничек яшәвен белү — бик мөһим. Күптән түгел татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашып, милли мәгариф, иҗат һәм сәнгать темаларына фикер алышкан идек һәм Самарада татар милли үзәген төзүне хупладык, — диде. Ул региональ «Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевны «Во благо земли Самарской» күкрәк билгесе, ә бер төркем татар активистларын Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм кул сәгатьләре белән бүләкләде.

Быел бит өлкә “Туган тел” оешмасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа күрә котланучылар арасында оешманың ветераннары һәм хәзер актив эшләүче әгъзалары байтак иде. Ә татар җәмәгатьчелеге, үз чиратында, Николай Ивановичка татар чапаны һәм түбәтәй кидерде. Ул бүләкне шундук киеп тә алды:

- Татарга охшаганмынмы? Охшаганмындыр шул, без бит меңләгән еллар элек бер кабиләдән чыкканбыз, — дип елмайды.

Губерна Думасы рәисе һәм шәһәр башлыгы дә котлауларын җиткереп, милли эшләр белән шөгыльләнүчеләргә бү-ләкләрен тапшырдылар.

Ә бу вакытта паркның күл өстендәге сәхнәсендә көрәш кызды. Ни гаҗәп, быел батырга бүләккә машина вәгъдә ителмәгән булуына карамастан, Самара Сабан туена Россиянең төрле регионнарыннан бик күп көрәшчеләр килгән иде. Бу көнне сиксәнләп көрәшче бил алышты һәм нәтиҗәдә Әлмәт егете Фәнил Минһаҗев абсолют батыр исеменә лаек булды. Ә Самара көрәшчеләре арасыннан 80 килограммга кадәр үлчәүдә өченче урынны алган Җәмил Шәмшетдиновны, 70 килога кадәр үлчәүдә икенче урынны алган Ришат Галимовны, 60 килога кадәр үлчәүдә беренче урынга чыккан Әбдекәрим Шералиевны, шул ук үлчәүдә икенче урынны алган Иман Мамановны билгеләп үтәр идем. Егетләребез бик яхшы көрәш күрсәтеп киләләр, ләкин абсолют батыр булыр өчен авыр-лыклары гына җитеп бетми шул әле. Кырым татарлары да ике көрәшче алып килгәннәр иде, ләкин аларны безнең егетләр “эх!” дигәнче егып салдылар.

Паркның төрле почмакларында урнашкан дүрт сәхнәдә Самараның «Идел», «Ялкынлы яшьлек”, «Яктылык» татар мәктәбе ансамбльләре, Татарстанның Зәй районы үзешчән артистлары, Камышлы районы һәвәскәрләре үз-ләренең талантларын күр-сәттеләр. «Ипозембанк» куйган палаткада кунаклар чәй эчтеләр, ә алар куйган сәхнәдә балаларның битләренә берсен-нән-берсе матур бизәкләр төшерелде, викториналар уздырылды. Шәһәр милли-мәдәни автономиясе оештырган спорт уеннарында да җиңүчеләр күп булды — багана башына менү буенча Марат Иваев, гер күтәрүдә Рамил Әхмәтов һәм Рөстәм Иманголов, армрестлингта Руслан Вәлиев җиңеп чыктылар. Шулай ук өлкә “Туган тел” оешмасы оештырган милли уеннар мәйданчыгында да бик кызык булды — балалар капчык киеп йөгерүдә, салам тутырган капчык белән сугышуда, көянтә-чиләк белән су ташуда, кашыкка күкәй салып йөгерүдә, аркан тартышуда ярыштылар. Халык биеп, җырлап күңел ачты, сату рәтләрендә йөреп, туганнарына Сабан туе бүләкләре сайлады, шашлык, пылау ашады…

getImage (65)getImage (59)getImage (66)getImage (68)

Ә бу вакытта стадион сәхнәсен «Казан егетләре» төркеме һәм Башкортостан җырчысы, Салават Фәтхет-диновның туганы Айдар Фәтхетдинов биләгәннәр иде инде. Эх, шәп тә булды инде концерт! Ләкин стадионда биеп кызган яшьләр таралырга ашыкмадылар, кичкә таба Сабан туе дискотекага әверелеп китте, һәм күл өстендәге сәхнә татарлар “типтерү”гә чайкала-чайкала ничек тә түзде…

Ә олырак яшьтәге милләт-тәшләребез, күңелләре булганчы җырлап-биеп күңел ачканнан соң, оештыручыларга рәхмәт әйтә-әйтә, дусларын, туганнарын ияртеп, өйләренә таба атладылар. Бәйрәм көнне туганнар белән чәй өстәле артында утырып алмыйча ярамый инде. Шундый гүзәл бәйрәм әле тагын бер елдан соң гына булачак бит.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

* * *

Тысячи людей собрались в субботу, 21 июня 2014 года, в парке имени Ю.Гагарина в Самаре на областном татарском празднике Сабантуй. Предлагаем вашему вниманию фотоснимки с праздника известного самарского фотографа-соплеменника Аняса МИНГАЛЕЕВА:

getImage (1) getImage (2) getImage (3) getImage (4) getImage (5) getImage (6) getImage (7) getImage (8) getImage (9) getImage (10) getImage (11) getImage (12)getImage (13) getImage (14) getImage (15) getImage (16) getImage (17) getImage (18) getImage (19) getImage (20) getImage (21) getImage (22) getImage (23) getImage (24) getImage (25) getImage (26) getImage (27) getImage (28) getImage (29) getImage (30) getImage (31) getImage (32) getImage (33) getImage (34) getImage (35) getImage (36) getImage (37) getImage (38) getImage (39) getImage (40) getImage (41) getImage (42) getImage (43) getImage (44) getImage (45) getImage (46) getImage (47) getImage (48) getImage (49) getImage (50) getImage (51) getImage (53) getImage (54) getImage (55) getImage (56) getImage (57) getImage (58) getImage (59) getImage (60) getImage (61) getImage (62) getImage (63) getImage (64) getImage (65) getImage (66) getImage (67) getImage (68) getImage (69) getImage (70) getImage (71) getImage (72) getImage (73) getImage (74) getImage (75) getImage (76) getImage (77) getImage (78) getImage (79) getImage (80) getImage (81) getImage (82) getImage (83) getImage (84) getImage (85) getImage (86) getImage (87) getImage (88) getImage (89) getImage (90) getImage (91) getImage (92) getImage (93) getImage (94) getImage (95) getImage (96) getImage (97) getImage (98) getImage (99) getImage (100) getImage getImage0 getImage01 getImage101 getImage102 getImage103 getImage104 getImage105 getImage106 getImage107 getImage108 getImage109 getImage110 getImage111 getImage112 getImage113 getImage114 getImage115samtatnews.ru

На эту тему:

Самара отметила 26-ой областной Сабантуй (ВИДЕОСЮЖЕТЫ)

* * *

Областной Сабантуй в Самаре прошел масштабно (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Самара отметила Сабантуй

* * *

Крымские татары на самарском Сабантуе: «Этот праздник объединяет все народы»

* * *

На празднование Сабантуя в Самару прибыла делегация крымских татар

* * *

На телеканале «Самара ГИС» рассказали о том, как идет подготовка к празднованию областного Сабантуя в Самаре

* * *

На областном Сабантуе в Самаре примут участие представители крымско-татарской общины / Самараның өлкә Сабан туенда кырым татарлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнаша

* * *

Полным ходом идет подготовка к областному Сабантую в Самаре

* * *

Как пройдет Сабантуй в Самаре?

 

 

Просмотров: 2179

Комментирование запрещено