Аның олы йөрәгенә барысы да сыя

EiSnfaygC4UАдәм баласының тормыш юлы — ихлас күңелдән башкарылган эш, гамәлләрдә, үрнәк итеп куярлык гаиләсендә чагыла. Камышлы авылына баргач, мин район хастаханәсендә утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Хөҗҗәт кызы Шәфигуллина турында авылдашларыннан бары тик яхшы сүзләр генә ишетә идем. Тик күпме теләсәм дә, әлегә кадәр аның үзе белән якыннан очрашырга җае туры килми торды. Ниһаять, менә без күрештек. Шунысы кызык, тумышы буенча ул минем авылдашым да булып чыкты.

Гөлия, Шенталы медицина училищесын тәмамлагач, юллама буенча Камышлы район хастаханәсенә шәфкать туташы итеп эшкә билгеләнә. Яшьлек дәрте ташып торган, эштә сынатмаган бу кыз биредә ике ел эшли. Шул вакытта Гөлия үзенең булачак ире белән таныша да инде. Күрше Дәүләткол авылында туып үскән Фәһим аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Гөлия берсүзсез ризалыгын бирә. Бу тыйнак, акыллы егетне ничек яратмыйсың ди инде.
Берникадәр вакыт үткәч, Фәһим дә район хастаханәсенә “ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүче булып эшкә урнаша.
- Мин соңгы егерме елда туберкулёз авыруларын дәвалау бүлегендә шәфкать туташы булып эшлим. Эшем бик җиңел түгел. Авырулар күңеленә ачкыч табарга, аларга карата яхшы мөгамәләдә, түземле булырга кирәк, — дип сөйли Гөлия Хөҗҗәт кызы. — Табибыбыз Атлас абый Төхбәтов, аннан Мәсгут Хәкимов белән озак еллар буе гел киңәшеп, уртак фикергә килеп эшләдек. Ә хәзер менә Светлана Анатольевна Русинова һәм Нурания Әбделхак кызы Горбуновалар белән кулга-кул тотынышып хезмәт итәбез. Иң мөһиме, үз эшеңне яратып башкарудадыр, мөгаен.
Гөлия ханым белән Фәһим әфәнде үзләренә Камышлыда зур өй төзегәннәр. Менә шунда аларның кызлары Олеся белән уллары Рөстәм туган һәм шушында алар үскәннәр дә. Олеся Иске Ярмәк авылы офисы табибы Риф Гыйбадуллинга кияүгә чыгып, матур гаилә корган. Алар әти-әниләренә ике онык бүләк иткәннәр дә инде. Рөстәм дә үзенең хәләле Сиринәне табып, матур гына яшәп яталар. Гөлия ханымның авыру әтисе Хөҗҗәт абыйга да урын табылган. Бу киң күңелле гаиләдә күп еллар урын-җир өстендә яткан газиз әтиләрен Гөлия ханым белән Фәһим әфәнде сабый баладай карыйлар. Бу гаҗәеп киң холыклы хатынның олы йөрәгендә үз якыннарына гына түгел, авыруларының моң-зарларына да урын табыла икән. Бергә сөйләшеп утырганда аның тормыш иптәше Фәһим әфәнде белән балаларыннан рәхмәт сүзләрен ишеткәннән, Самара өлкәсе һәм Камышлы район администрацияләре тарафыннан бирелгән бихисап Мактау кәгазьләрен күргәннән соң, мин шундый нәтиҗәгә килдем дә инде.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Просмотров: 1884

2 комментариев

  1. От души поздравляю!Радости вам и счастья!

  2. ДЖАМИЛЯ МИНЕГАЛИМОВА(ГАЛИУЛЛИНА) в пишет:

    Эе шул олы йэрэкле минем ин якын берэнбер гаилэ дустым, апам. Бик дэрес язылган.