Мәгъруф Гыйльмияров: “Тормыш юлымны лаеклы үттем…”

В отпуске на малой родине.“Мәгъруф” исеме гарәп телендә “шөһрәтле, атаклы, хезмәте белән танылган” дигән мәгънәгә ия.   Язмамның герое Зәйнулла улы Мәгъруф Гыйльмияров белән аралашкач, бу кешенең, чыннан да, никадәр җисеме исеменә туры килүен аңладым. 

Мәгъруф әфәнде гомеренең 64 елын медицина хезмәтенә, кешеләрнең тәнен һәм җанын дәвалауга багышлаган.  Ул Башкортостан  Республикасының Карайдел районында куе урманнар белән капланган биек таулар арасында, Карайдел (русча аны Уфимка дип йөртәләр!) елгасы буенда урнашкан  ике генә урамлы бик кечкенә Түргәнәй авылында 1934 елның 29 июнендә дөньяга  килә. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлап, Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Татар авылында туып-үскәнгә,  гел татарча гына сөйләшкән  егет үзенең хезмәт юлын Карайдел районындагы Дәвеш авылында фельдшер-акушер вазифасыннан башлап җибәрә һәм киләчәктә медицина өлкәсендә югары уңышларга ирешә!

Аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Башкортостан  дәүләт  медицина институтында укый. Кайда гына булса да, үзен төпле белемле  табиб, актив гражданлык позициясендә торучы шәхес итеп таныта. Шуңа мединститутның профком рәисе,  ә инде Уфада 13нче хастаханәдә невропатолог булып эшләгәннән соң, биредә Калинин районының  сәламәтлекне саклау бүлеге мөдире  вазифаларын башкара ул.

Уфа медучилищесы студентлары. 1952 ел.

Уфа медучилищесы студентлары. 1952 ел.

Уфа медучилищесын тәмамлаганннан соң. 1954 ел.

Уфа медучилищесын тәмамлаганннан соң. 1954 ел.

1962 елда тормыш юллары героебызны Куйбышев шәһәренә китерә. Шушы чорда аңа  фельдшер, невролог (невропатолог),  психотерапевт, баш  табиб (врач)  булып эшләргә туры килә.

Үз вакытында Самарның (Куйбышевның)  9нчы хастаханәсендә, Чкалов исемендәге шифаханәдә, 5нче шәһәр поликлиникасында  бердәнбер татар баш табибы булуы белән горурлана Мәгъруф  абый.

Бүгенге көндә ул “Яхшы хезмәте өчен” медале, “Сәламәтлекне саклау отличнигы” билгесе һәм күпсанлы Мактаунамәләр белән бүләкләнгән югары категорияле табиб-психотерапевт.   Аның үзәк һәм җирле матбугатта, төрле медицина журналларында  язмалары да басылып чыккан.

Мәгъруф әфәнде  бик ачык, гади, аралашучан кеше булып чыкты. Әңгәмәдәшемнең күпкырлы белем иясе булуына, акылына, тормыштагы казанышларына  исем китте минем.

Июньдә Мәгъруф ага  Гыйльмияровка 80 яшь тулды.  Шушы олуг юбилее һәм Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан  без аның белән  әңгәмә үткәрдек.

- Мәгъруф әфәнде, медицинага Сез нинди юллар белән килеп кердегез?  Балачак хыялы идеме ул әллә берәр кеше киңәш бирдеме?                      

-  Дөресен генә әйткәндә, мин  кечкенәдән  тарих укытучысы булырга хыялландым.  Мәктәптә укый башлаганнан  бирле халкыбызның ничек, кайдан барлыкка килүе, аның тарихы, ни сәбәпле Уралда төпләнүе белән кызыксынып, бик күп тарихи мәгълүматлар укыдым.

Бөек Ватан сугышыннан соң Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” (“Авиценна”) дигән әсәре дөнья күрде. Без, дустым Мөгаллим белән,  аны укып чыккач, медицина белән кызыксынып киттек. Шулай итеп, мин табиб булырга карар кылдым.  Шулай ук авылыбыздагы фельдшер Мансур абый Садыйковның  фидакарь хезмәтенә сокланып, кешеләрнең аның ярдәменә никадәр мохтаҗ булуларын, аны хөрмәт итүләрен күреп, аңарга охшарга тырышуым да  зур роль уйнады, дип уйлыйм.

Туып-үскән җирләрдә. 1999 ел.

Туып-үскән җирләрдә. 1999 ел.

Бертуганнар белән кече ватанда очрашу.

Бертуганнар белән кече ватанда очрашу.

- Хезмәтегездә ниләр хәтерегездә уелып калды?  

- Авылыбызда махсус урта уку йортын  тәмамлаган, югары медицина уку йорты дипломын алган беренче кеше булдым.  Мин моның белән дә горурланам.

19 яшемдә Дәвеш авылында  фельдшер-акушер булып эшли башлагач,  бер ай эчендә  җиде хатын-кызга бала табарга ярдәм иттем. Менә шушы хәл исемдә калган. (Дәвештә мин дөньяга килергә булышкан шул балаларның  алдагы язмышлары ничек булганын күрәсем килә).

1968 елда Куйбышев шәһәренең  ташландык хәлдәге 9 нчы хастаханәсенең баш табибы булып эшли башладым һәм аны югары дәрәҗәгә җиткерер өчен бар көчемне куйдым.   Шулай ук,  беренчеләрдән булып,  инсульт, инфаркт суккан  авыруларны реабилитацияләү  белән шөгыльләнә башладым.

"Волга" хәрби шифаханәдә эш урынында.

«Волга» хәрби шифаханәдә эш урынында.

1978 елда Чкалов исемендәге шифаханәнең баш табибы буларак (Советлар Союзында икенчеләрдән  булып!), биредә инфаркт кичергән авыруларны  дәвалау бүлеген ачтым.

Тагын хәтергә уелып калган хәлләрдән шуны әйтә алам:  шәһәребездә  беренчеләрдән булып,  5 нче район поликлиникасында психотерапия кабинетын  ачтым һәм монда 25 елдан артык хезмәт иттем. Кызганыч ки, 2000 елларда  бөтен Россиядәге поликлиникаларда  мондый профильле кабинетларны яптылар.  (Шуңа бу төр ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә  психотерапевт ярдәмен  хәзер психдиспансерда яисә зур хастаханәләрдә генә алырга мөмкин).

Шуннан мин “Волга” хәрби шифаханәсендә психотерапевт булып эшкә урнаштым.    Хәзерге вакытта мин эшләгән психотерапевтик  кабинет  шәһәребездә иң яхшы кабинетлардан санала.

– Атаклы шәхес булыр өчен  кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?        

- Тырыш,  үз Ватанын яратырга,  актив тормыш позициясендә торырга, мәрхәмәтле, гадел, шәфкатьле булырга тиеш, дип саныйм.

Крепкая семья  Гильмияровых.

Мәгърүф әфәнде хатыны Нурзидә Фәйзуллина белән.

– Тормыш иптәшегезнең кайсы сыйфатларына сокланып яшисез?      

-         Хатыным  Нурзидә -  акыллы, чибәр, талантлы, аралашучан, күпкырлы белем иясе. Ул татар халык авыз иҗатын, татар әдәбиятын, татар халкының тарихын тирәнтен белә.  Бик күп татар җырларын  моңлы итеп җырларга ярата. Мин аңа сокланып яшим.

– Гаиләдә ыгы-зыгы килеп чыкканда кем алдан юл куя?   

- Гадәттә, андый бәхәсле  чакларда мин дәшмичә торам. Шуннан соң бу бәхәс үзеннән–үзе юкка чыга. Тик, дөресен әйткәндә, бу бары тик бәхәсле хәлләр барлыкка килгәндә генә, чөнки безнең бер дә сүзгә килгәнебез юк, Аллага шөкер!

- Тормышта кемнән үрнәк алып яшисез?

- Минем өчен  һәрвакыт  әле 1860 елда туган карт атаем – Гыйльмияр бабам үрнәк. Кая  барса да,  ул мине үзеннән  бер дә калдырмыйча, ияртеп йөртә иде. Карт атаем бик хәрәкәтчән, тырыш, уңган  кеше булды. Минем аның бер генә минут та  эшсез, тик утырганын күргәнем  булмады. Йорттагы төрле физик эшләрне башкарганда ул миңа үзенең тормышы, гомумән, шул чорларда татар халкының  үткәндәге авыр  тормышы турында күп нәрсәләр сөйли иде.

Аның авылдашлары арасында да дәрәҗәсе зур  булган, шуңа алар аны авыл старостасы итеп тә сайлаганнар.

Үз авылларында җир аз булганга  күрә, ул күрше авылларда яшәүче русларның җирләрен арендага алып, анда арыш, бодай үстергән.  Гомер буе Гыйльмияр бабам умарталар тотты, яздан көзгә чаклы елгада саллар агызды. Бу соңгы  эше аны хәтта үлемнән дә коткарып калган.  Шулай бервакыт  1919 елда үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, үз хезмәте  аркасында материаль яктан нык яшәгән бабамнан көнләшкән авылдашлары: ”Ул – халык дошманы, кулак, аны атарга кирәк”, — дип,  аның өстеннән волостька шикаять (жалоба) язганнар. Шуңа  карт атайны кулга алалар һәм  волостька атарга алып киләләр. Атар алдыннан бу турыдагы карарга комиссар кул куярга тиеш була. Ул исемлектә  аңа таныш булган Гыйльмияр Ардуанов фамилиясен күргәч, бу кешене үз янына алып килергә куша. Каршында  басып торучы бабамны күргәч, комиссар шакката. Бу бит ничәмә еллар аның белән бергә сал агызучы  хезмәттәше – Гыйльмияр була!

“Нинди халык дошманы, кулак  булсын ул! Мин аны атарга рөхсәт бирмим!”  – дип  ачулана ул. Шулай итеп, минем Гыйльмияр бабам исән калган.

Ә ничек матур, моңлы итеп җырлый иде ул!  Исләрең китәр!  Карт атай җырлаганда, бөтен авыл халкы эшләрен ташлап, аны тыңлый  торган булган.

Мине тышкы кыяфәтем белән дә, холкым белән дә бабама охшаган, диләр. Тик менә Аллаһы Тәгалә моң гына бирмәгән үземә.

- Татар җыр сәнгатендә кемнәргә мөккибән Сез?  

- Мин кечкенәдән авылда тальян  моңын тыңлап үстем. Карт атаем бик матур җырлый иде, абый-апаларым да – моңлы кешеләр.  Араларында оста гармунчылар да юк түгел. Шулай итеп, мин һәрвакыт татар моңына, татар музыкасына төренеп яшәдем. Авылымның биек таулары, Карайдел елгасы, гомумән, туган якның искиткеч матур табигате дә моңлы җырларга илһамландыра иде мине.

Бигрәк тә Илһам Шакировның җырлавын яратам. 1958 елда армиядән кайтып,  инде Уфада мединститутта укыганда, мин аның җырлавын беренче тапкыр радиодан ишеттем. Шуннан бирле мин  -  аның иҗатына гашыйк кеше.

Шулай  ук хәзерге җырчылардан Флера Сөләйманованың, Зөһрә Сәхабиеваның җырлауларын яратып тыңлыйм. Яшь башкаручылардан Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин исемнәрен атап үтәсем килә. Алар барысы да татар җырларын моңлы итеп башкаралар. Безгә иң мөһиме моң бит.

- Соңгы биш елда укыган китапларыгыз нинди?  

-  Мин көн дә укыйм.  Хәзер мине күбрәк тарихи, сәяси материаллар кызыксындыра. Татар һәм рус телендә басылган бик күп гәҗитәләрне укып барам. Интернетта татарча басылган мәкаләләрне дә укырга вакыт табам.   Чыңгыз Айтматовның, Мостай Кәримнең әсәрләрен яратам. (Соңгысы белән мин хәтта якыннан  таныш та идем.)  Уфада укыганда мин еш кына “Кызыл таң”, “Кызыл Башкортстан”  гәҗитәләре редакцияләренә  дә барып йөрдем.

Туфан Миңнуллинның әсәрләрен, Дамир Исхаковның,  М.Зәкиевның  татар халкының тарихы турындагы материалларын, тарихи әсәрләрен яратып укыйм. Гомумән, кечкенә чагымнан китап укырга яраттым мин. Балачакта  авылыбыз һәм мәктәп китапханәсендә булган бөтен китапларны  укып чыктым.

Әле 5 нче сыйныфта белем алганда ук мин инде үзлегемнән ”дарвинизм теориясе”н, Отто Шмидтның “Кояш системасы”н  үзләштердем.

Шул уңайдан бер кызыклы хәлне искә төшерәсем килә.  1947 елда Башкортстанда “ахырзаман була икән”, дигән шомлы хәбәр таралды. Бу хәбәр, әлбәттә, безнең авылга да килеп җитте. Шуннан мин, 5 нче сыйныфта укучы малай, укып чыккан материаллар нигезендә  доклад  әзерләдем һәм авыл клубында халык алдында чыгыш ясадым.

 “Ахырзаман булырга тиеш түгел! Бу хәл галәмдә кояш сүнгәч кенә булырга мөмкин. Ә шул вакытка кадәр галимнәребез кояш урынына башка берәр   яктылык һәм җылылык чыганагы уйлап табачаклар. Шуңа күрә тормыш  әле дәвам итәчәк”, — дидем мин.

- Тормышта Сез акылллыларгамы яисә матурларгамы өстенлек бирәсез?   

- Акыллы кеше һәрвакыт матур була ул. Аның йөзеннән нур балкый.

- Яшь  чагыгызда “бәхет” төшенчәсен ничек күз алдына китерә идегез һәм,  олыгайгач, ул “бизмән” үзгәрдеме?

  — Мин  — коммунистик  тәрбия алган кеше. Безне дәүләткә, гаиләгә файдалы булырга, актив тормыш позициясендә торырга, якыннарыңа ярдәм итәргә өйрәттеләр. Шушы сыйфатларга ия булу  минем өчен зур бәхет иде.  Мин үземне һәрвакыт бәхетле  кеше итеп хис иттем.

Еллар үтү белән дә минем бу карашларым үзгәрмәде. Мин бүгенге көндә бик бәхетле, чөнки үземне пациентларыма, минем психологик ярдәмемә мохтаҗ булганнарга,  хатыныма, туганнарыма, якыннарыма  кирәкле кеше дип хис итәм.   Гомумән, мин үз тормышым белән бик канәгать, чөнки   тормыш юлымны  лаеклы үттем, дип саныйм.

Мәгъруф ГЫЙЛЬМИЯРОВ белән Миләүшә ГАЗИМОВА серләште.

«Самар татарлары» журналы. 

Просмотров: 1716

2 комментариев

  1. Замечательная статья про чудесного Человека! На таких прекрасных, сильных, светлых, добрых людях, как Магруф Зайнуллович мир держится! Благодарю Вас, уважаемый Доктор!! Пусть всегда в Вас живет стремление и энергия для исполнения задуманного, а все лучшее, что сделано Вами, получит развитие и продолжение!

    • Рауфа! Спасибо тебе за такие тёплые слова в адрес моего горячо любимого мужа! Да такие люди занесены в Красную книгу человечества как исчезающий вид настоящих мужчин. Дай Аллах нам прожить ещё долгие годы дружно и достойно. С приветом Нурзида җиңги.