Нураниябез данга күмелде / Поздравляем с заслуженной наградой

EРус Байтуган авылында яшәүче Нурания Абзалова “С чего начинается Родина?” дип аталган конкурста беренче урынны яулады

“Сәлам” гәҗитәсенең штаттан тыш хәбәрчесе, Рус Байтуган авылында яшәүче Нурания Абзалова үзенең активлыгы белән аерылып тора. Бездән тыш, ул “Социальная газета” дип аталган урыс басмасына да мәкаләләр җибәргәли, бу гәҗитә оештырган һәрбер конкурста катнашып килә.

Менә күптән түгел генә  “Социальная газета” “Родина” сәяси партия белән берлектә Россия көненә багышлап үткәргән “С чего начинается Родина?” дип аталган конкурста 100 кеше арасында Нурания Абзалова беренче урынны яулады. Аңа акчалата бүләк һәм Мактаунамә тапшырылды.

Бу бәйгегә Нурания апа “Шуршат страницы “Алифбы”  дигән мәкаләсендә укучыларны “Әлифба” китабын төзегән Сәләй Вагыйзов белән таныштыра.

-         Шунысы аеруча куандырды – бүләкләү тантанасында жюри әгъзаларыннан да, биредә катнашучы башка кешеләрдән дә мәкаләм һәм аның герое турында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ә иң мөһиме – башка милләт вәкилләренең “Әлифба”ның асылына төшенгәннәре күренде, — ди Нурания ханым.

Шулай ук “Социальная газета»ның 10 еллык юбилеена уздырылган бәйгедә дә Нурания апа «Жизнь без «Социальной газеты», как рассвет без солнца» дигән мәкаләсе белән беренче урынны алган иде.

Ә Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы Рус Байтуганы авылының фельдшер-акушер пункты мөдире Нурания Абзалованы 35 ел башкарган хезмәтендәге уңышлары өчен Мактаунамә белән бүләкләде.

Афәрин, Нурания апабыз!

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

Редакциядән. Нурания ханым үзенең тирән мәгънәле язмалары белән “Сәлам” гәҗитәсенең эчтәлеген баетуга зур өлеш кертә. Хәбәрчебезне киләчәктә дә Ходай Тәгалә Үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде.

Изге теләкләр белән Шамил Баһаутдин.

«Сәлам».

Марат Минекаев,Самар шәһәре

_DSC1841“Сәлам” гәҗитәсен мин даими зур кызыксыну белән укып барам. Биредә Коръән аятьләренең мәгънәсе бирелүе миңа аеруча ошый, чөнки безгә, яшьләргә, бу бик файдалы.  Гомумән, гәҗитәдәге һәр язма укучыларны нәрсәгәдер өйрәтә, әхлаки тәрбия бирә.

Басмадагы игъланнардан, язмалардан Самар өлкәсе татарлары һәм мөселманнары тормышындагы хәбәрләрне, вакыйгаларны белеп торасың.

Шулай ук сүзлектән яңа татар сүзләре өйрәнәм. Мәгънәләре аңлатып бирелгән татар исемнәре сүзлеген дә бик кирәк, дип саныйм. Чөнки бүген балаларга урыс яисә чит ил исемнәрен кушалар. Ә аларның мәгънәсе турында уйланмыйлар. Ә бит исем кеше язмышында әһәмиятле роль уйный, ди Изге Китабыбыз.

Марат Минекаев белән Миләүшә ГАЗИМОВА сөйләште.

«Сәлам».

* * *

Жительница села Русский Байтуган Нурания Абзалова стала победителем областного творческого состязания «С чего начинается Родина», проведенного редакцией областной общественно-политической газеты «Социальная газета» и Самарским региональным отделением партии «Родина».

Жительница села Русский Байтуган Нурания Абзалова стала победителем областного творческого состязания «С чего начинается Родина», проведенного редакцией областной общественно-политической газеты «Социальная газета» и Самарским региональным отделением партии «Родина».
Свой конкурсный материал она посвятила первому татарскому Букварю — Алифбе и назвала «Шуршат страницы «Алифбы». Награждение победителей и дипломантов губернского конкурса проходило накануне Дня России в городе Самара.
«Я участвую во всех конкурсах, которые здесь объявляют, но искренне говорю — не ради премий и подарков. Просто этого просит душа. И тем более меня всколыхнуло название «С чего начинается Родина», потому что это — тема любви к родному краю, к людям, призыв жить мирно под единым небом. Ведь какие бы тучи ни собирались над нами, мы все равно непобедимы», — призналась Нурания Минсахиевна.
Но это не единственная награда, врученная в эти дни жительнице нашего района. Ее многолетний и добросовестный труд достойно оценен почетной грамотой министерства здравоохранения РФ, которая была вручена в честь профессионального праздника — Дня медицинского работника.
Коллектив информационного центра «Нур» поздравляет Нуранию Минсахиевну, нашего внештатного корреспондента заслуженными наградами, желает ей крепкого здоровья, дальнейших успехов в творчестве и жизни и благодарит за тесное сотрудничество с нами.

 Илюся ГАЙНУЛЛИНА.

«Камышлинские известия».

Просмотров: 2105

2 комментариев

  1. Ты рада быть моей сестрой?
    А мне так повезло!
    С пелёнок вынянчив тебя!
    Я так горжусь тобой!
    Желаю я тебе,сестрёнка!
    Быть просто сказочно счастливой!