Яңа Усманда укытучылар династиясе бар. Ә укучылар?

 Маннапова Гузел…”Эшләгән эшебез күп, әмма мактана белмибез”, — дип каршы алды мине Камышлы районы, Яңа Усман авылы мәктәбе директоры Гүзәл Камил кызы Маннапова.

Тыйнаклана инде бераз. Ә күзләреннән шатлык бөркеп тора. Чөнки өлкә губернаторы Николай Меркушкин күптән түгел генә Гүзәлне һәм аның апасы Әлфияне, укытучылар династиясен дәвам итүчеләр буларак, диплом һәм зур телевизор белән бүләкләгән икән.

Бу укытучылар династиясенең гомум-хезмәт стажы 218 ел тәшкил итә. Әбиләре Мәрьям, әти-әниләре, апалары Сәрия, Әлфия һәм Гүзәл үзе дә 20 елдан артык балаларга белем биргәннәр һәм бирәләр.

Оптимальләштерү җилләре Яңа Усман мәктәбен дә читләтеп үтмәгән. Хәзер ул үз канаты астына Иске Усман, Никиткино, Неклюдово авыллары мәктәпләрен алган һәм үзәк гомумбелем бирү учреждениесе дип атала. Яңа Усман, Иске Усман авыллары балалары бакчалары да аның филиалы булып тора.

Яңа Усман мәктәбе уку, укытуда һәм төрле ярышларда, конкурс-фестивальләрдә катнашып, өлкә авыллары мәктәпләре арасында “Иң яхшы мәктәп” исемен алган. Моны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән дә күрергә була. Үткән елда, мәсәлән, Гүзәл Зарипова рус теленнән — 98 балл, инглиз теленнән 94 балл җыеп, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Хәзер ул лингвист һөнәрен үзләштерә. Ә Эльвира Шатдинова мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, педагогия институтына кергән. Гомумән, үткән елгы чыгарылыш укучыларының яртысы югары уку йортларында укый. Ә Рәмис Ибраев, Павел Кондратенко, Айрат Бәдретдиновлар армиядә хезмәт итәләр.

- Форсаттан файдаланып, авыл һәм район администрацияләренә, өлкә хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерә-себез килә: балалар бакчасына да, мәктәпкә дә ремонт ясалды. Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботин мәктәпнең спорт залын спорт инвентарьлары белән тәэмин итте. Әлегә бер кыенлыгыбыз да юк. Мәктәбебез заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Башка авыллардан килеп укучы балаларны һәм укытучыларны дүрт мәктәп автобусы алып килә, укулар тәмамлангач, өйләренә илтеп куя, — дип сөйли Гүзәл Камил кызы.

- Мәктәпләрне оптимальләштерүгә ничек карыйсыз соң?

- Ошатып бетермим шул. Бала ата-анасы яныннан чыгып киткәч, психологик яктан бик үзгәрә. Ул аларның тәрбиясеннән читләшә. Кичен бала мәктәптән, ата-ана эштән арып кайткач, һәрберсенең ял итәсе килә. Ә монда әле дәресләр хәзерләргә, өй эшләрен эшләргә дә кирәк. Шулай итеп, үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлый.

Балаларны көн саен юлга чыгарып җибәрүе дә ата-анага зур хәсрәт. Фаҗигале хәлләр гел булып тора бит. Мәктәп тә моның өчен җаваплы. Кышкы ачы бураннарда, салкын көннәрдә балаларга мәктәпне калдырып торырга туры килә.

Шушы хәтле мәшәкатьләр белән йокысы туймаган балаларны башка авылларга ташып йөрткәнче, үз мәктәпләрен саклап калу отышлырак булмасмы икән, дип уйлыйм мин. Кызганычка, әти-әниләр моңа каршы килмиләр, ризалык биреп, балаларын башка авылларга укытырга җибәрәләр. Ә алар каршы булса, кем дә мәктәпне япмас иде. Закон бар.

- Автобустан калмас өчен авыл-дашлары белән бергә кайтып ки-тәргә мәҗбүр булган укучылар төрле түгәрәкләрдә дә шөгыльләнә алмый-лардыр инде?

- Иске Усманда да, башка авылларда да башлангыч мәктәп һәм спорт залы бар бит, шунда йөриләр.

Гүзәл Маннапова сүзләренә караганда, Яңа Усман яшьләре чит җирләргә китәргә атлыгып тормыйлар икән. Аларның бер өлеше нефть чыгару өлкәсендә хезмәт итә, икенчеләре икмәк үстерә, терлек асрый, умарта кортлары үрчетә… Туган авылында гаилә корып, тамырларын туган җиргә беркетүчеләр байтак. Шулай да, туган сабыйлар саны күп түгел әле. Ә мәктәпләр гөрләп эшләп торсын өчен, балалар саны күбрәк булырга тиеш. Бөтен өмет шушы яшь гаиләләргә баглана: бер-ике бала белән генә чикләнмәскә, дүртәр, бишәр бала табарга кирәк. Мәктәбе булган авылның гына киләчәге бар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1565

Комментирование запрещено