Баланы ихтирам итәргә кирәк

Конференция 3

Юлия Гусева үзенең чыгышында татар хатын-кызларының революциягә кадәр тормышлары турында бик кызыклы итеп сөйләде.

Балага белем һәм тәрбия бирү — иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул — мәңгелек мәсьәлә. Әлеге темага Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Балаларга тәрбия бирү һәм гаилә мөнәсәбәтләре” исемендә узган конференциядә файдалы фикер алышулар булды. Самара өлкәсе татарларының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин әлеге чараны ачып, кереш сүздә балага тәрбия бирү гаиләдән башланганын билгеләп үтте.

Аңардан соң чыгыш ясаган психология фәннәре кандидаты, Идел буе дәүләт социаль һәм фәннәр академиясенең (ПГСГА) психология кафедрасы доценты Любовь Забродина балалар белән ата-ана мөнәсәбәтләре турында лекция укып, бала белән низаг булдырмас өчен ничек аралашырга кирәклеген аңлатты.

- Бала белән сөйләшкәндә, җөмләләрне дөрес төзеп, аңардан нәрсә таләп итү-егезне төгәл аңлатыгыз һәм баланы нәрсә дә булса эшләүдән күпме тыясыз, шулкадәр ул эшне эшләүгә теләген көчәйтүегезне истә тотыгыз. Мәсәлән, йөгергән баланы туктатасыгыз килсә, аңа: “Чапма”, - дип түгел, ә “әкрен генә бар”, — дип кисәтү дөрес булыр”, — диде Любовь Забродина.

Тарих фәннәре докторы, Мәскәү шәһәре педагогия университеты филиалының фәннәр буенча проректоры Юлия Гусева үзенең чыгышында татар хатын-кызларының революциягә кадәр тормышлары турында бик кызыклы итеп сөйләде.

Әлеге конференциянең тагын бер катнашучысы — педагогия фәннәре докторы, профессор, халыкара фәннәр академиясе ассоциациясе академигы, Россиянең табигать фәннәре академиясе корреспонденты Евгения Тихомирова залда булган өч-дүрт баланы үз янына чакырып алып, алар белән “Баланы ничек яратырга” дигән темага мастер-класс күрсәтте. Тормышта очрый торган хәлләрдән мисаллар китереп, балалар белән аралашканда ата-анага үз-үзен ничек итеп дөрес тотарга биргән киңәшләре ата-аналарга да, укытучыларга да бик кызыклы булды.

- Баланы яратырга кирәк. Алай гына түгел, аны ихтирам итәргә кирәк. Ә моны еш кына бик ягымлы әти-әниләр дә белмиләр, баланы бик нык яратулары белән бер үк вакытта аның кешелек дәрәҗәсен төшерүләрен, аңа уенчык итеп карауларын сизмиләр дә. Бала зурларны тыңларга тиеш, әлбәттә, ләкин колларча түгел. Гаиләдә аның барлык әгъзаларына билгеле бер бурычлар йөкли торган тәртип булырга тиеш. Бала яхшы якка да, начар якка да башкалардан аерылып торуын сизмәскә, ә кечкенә генә, ләкин бердәм коллективның әгъзасы булырга тиеш. Бала үстергәндә кайбер корбаннарга да барырга туры килә. Мәсәлән, бала сездән начар үрнәк алмасын дисәгез, характерыгыздагы кире сыйфатларны бетерегез, зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз, — диде Евгения Ивановна.

Ата-аналар белән берлектә мәктәпнең дә балаларны тәрбияләүгә зур өлеш кертүе турында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов сөйләде.

- Балалар яхшыны яманнан аера белергә, рухи матурлыкны тоярга, дөреслекне ялганнан аерырга тиеш. Иң элек ата һәм ана, якыннары үрнәгендә намуслылык, игелек-лелек һәм башка сыйфатлар тәрбияләнә. Бу сыйфатларны ныклы һәм тулы гаиләләрдә генә тәрбияләргә мөмкин. Ә бүген, кызганычка каршы, тулы булмаган гаиләләр саны арта бара. Без укучыларыбызны сәламәт тормыш алып барып, ныклы гаилә төзергә өндибез.

Мәктәптә еш кына укучы-ларыбызның, укытучыларның гаиләләре катнашында төрле чаралар уздырыла: язын күрше йорт җирләрен күмәкләшеп җыештырабыз, кыш көннәрендә “Сәламәтлек көне” уздырып, бергә чана, чаңгы шуып күңел ачабыз. Ата-аналар җыелышына гадәттәгечә әниләр генә килгәнен күреп, әти кешеләр өчен махсус җыелышлар ясый башладык. Бу чаралар, әлбәттә, гаиләне ныгытуга юнәлдерелгән, - диде ул.

Яктылык” мәктәбе, Самара өлкәсе татарларының Диния нәзарәте һәм Самара өлкәсе Губернаторы администрациясе оештырган әлеге конференциягә җәй башы булып, отпусклар чорына кара-мастан, байтак кына ата-аналар килеп, аның эшендә актив катнашты.

Алия АРСЛАНОВА.

Айнур МӨХӘМӘДЬЯНОВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1600

Комментирование запрещено