Казан галимнәре Самара өлкәсендә

загруженное

Самара өлкәсенә 1965 елда оештырылган экспедиция әгъзалары: Х.Гатина һәм Ф.Әхмәтова.

23 июненнән башлап 4 июльгә кадәр Самара өлкәсендә Казан галимнәренең экспедицияләре оештарыла!  Нигездә, Похвистнево районының татар авылларында эшләргә планлаштыралар, бәлки, башка районнарга да килеп чыгарлар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә Самара өлкәсенә караган фольклор, музыкаль, археографик материаллары да саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедицияләр вакытында халыктан җыелган.

Самара өлкәсенә институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1965 елның июнендә оештырыла. Институт хезмәткәрләре ай буе, кыздырып торган кояшка, коеп яуган яңгырларга карамыйча, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп йөриләр.

Экспедиция әгъзалары ике төркемгә бүленеп эшлиләр. Беренчесендә Х. Гатина, Ф. Әхмәтова, А. Йосыпов катнаша. Алар Похвистнево, Кләүле, Шенталы районнарында булып, Иске Мәчәләй, Яңа Мансур, Иске Ярмәк, Камышлы, Балыклы, Назаровка, Татар Әбдекие, Денис авылларында эшлиләр һәм шактый күп кенә фольклор материаллары туплап, алып кайталар: 1030 кыска җыр, 94 сюжетлы җыр, 34 уен һәм уен җыры, 2 әкият, 38 мәзәк, 11 бәет, 34 мәкаль, 8 табышмак, 2 балалар фольклорына караган жанры, 37 магнитофон язмасы.

И. Надиров җитәкләгән икенче төркемдә, җитәкчедән тыш, ул вакытта әле аспирантлар, хәзер исә атаклы галимнәр булган Ф. Урманче һәм Х. Мәхмүтов катнаша. Алар да сынатмыйлар: Кошки районының Иске Фәйзулла авылында тыгыз эшләп, барлыгы 582 кыска җыр, 18 сюжетлы җыр, 1 бәет җыеп алып кайталар. Шуннан соң, әле эшләрен тәмамламыйча, Ульяновск өлкәсенә юнәләләр.

Ул елларда безнең хез-мәткәрләргә фольклор әсәр-ләрен тупларга ярдәм иткән бер кеше дә онытылмаган — исем-фамилияләре теркәлеп куелган, һәрберсенең сөйләп, җырлап күрсәткән, бүләк иткән халык авыз иҗаты әсәрләре институтыбызның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.

Институтта эшләүче тел белеме галимнәре дә Самара өлкәсенең күп кенә авылларында диалектология буенча материал җыеп кайталар.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әле тагын төрле кешеләр тарафыннан җибәрелгән фольклор материаллар да саклана. Галимнәр һәрвакыт газеталар, радио аша халыкка мөрәҗәгать итеп, үзләре белгән, үзләрендә сакланган халык авыз иҗаты үрнәкләрен, борынгы кулъязмаларны һәм китапларны Институтка җибәрүләрен үтенәләр. Шул сәбәпле, илнең төрле почмакларыннан күп кенә материаллар җибәрелә, шул исәптән, Самара якларыннан да.

Инде шактый күп елдан бирле институтыбызның Самара өлкәсенә фольклор, археографик материал җыю өчен чыкканы булмаган иде. Анда бару да хәзер безнең өстебездә фарыз гамәл кебек тора. Шуңа күрә Самара өлкәсенә фәнни экспедициягә чыгып, 2014 елның 23 июненнән башлап 4 июльгә кадәр шунда булырбыз, дип ниятлибез. Нигездә, Похвистнево районының татар авылларында эшләргә планлаштырабыз, бәлки, башка районнарга да килеп чыгарбыз.

Шуны да әйтергә кирәк: безнең фәнни экспедициябез комплекслы булачак. Анда фольклор, тел, сәнгать, археография, эпиграфикага караган материалларны җыючылар да булачак. Шуңа күрә безнең Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә зур үтенечебез бар: үзегезнең хәтерегездә калган фольклор әсәрләрен, йолаларны, көйләрне, борынгы китапларны, төрле бизәкләр чигелгән тукымаларны һәм, гомумән, татар халкының мирасына караган һәр нәрсәне барлап куйсагыз иде. Без сезгә килеп аларны язып яки яздырып алырбыз. Әби-бабаларыгыздан калган гарәп графикасында язылган китап-ларны, кулъязмаларны да безгә тапшырсагыз, шулай ук борынгы кабер ташларын табарга ярдәм итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Чөнки шулар ярдәмендә безнең тарихыбыз ачыла, мәдәниятебез баетыла. Сез дә бу эшкә өлеш кертә алыр идегез. Алдан ук рәхмәт!

Айдар ГАЙНЕТДИНОВ, институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1575

Комментирование запрещено