Саимә МОРЗАХАНОВА: «Фердинанд Сәлахов кебек моң ияләре сирәктер!»

 ФердинандТатарстанның “Яңа гасыр — Планета” телеканалыннан Фердинанд Сәлаховның концертын карап утырам. Шушы ук концерт-ны берничә мәртәбә күргән булсам да, караган саен карыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Җырчының моңлы тавышы һәм ихластан җырлавы күңелләрдә ниндидер җавап тудыра сыман. Башларына ак яулык бәйләгән, иңнәренә мамык шәл ябынган ике әбинең аңа чәчәк чыгаруын күргәндә әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләр кичердем. Фердинандның “Яшик әле” җырын башкарганда “Бер кайгыны җиңү белән, икенчесе бәйләнә” дигән сүзләре бигрәк тә дөреслеккә туры килә бит. Кайгы беркайчан да берүзе генә килми, дип халык бик дөрес әйтә. Үземнең, авылдашларның тормышына карап та шуны ук әйтә алам.

Фердинанд — безнең Гали авылында еш кунак. Ул инде якын кешебезгә әйләнде. Мин чигеп бүләк иткән кулъяулыкны болгый-болгый җырлавын телевизордан күргәч, үземне дә шул залда күргәндәй хис иттем.

22 январьда шушы концерт-ны аның төркеме безнең авылда да күрсәткән иде. Әзерләнеп, җырчы Яромирга да кулъяулык чигеп көтсәм дә, бара алмадым шул. Бәлки, бер күрешербез әле, әманәтемне үтәргә насыйп булыр, Аллаһы кушса.

Бу концертта Фердинанд белән Яромир сәхнәгә яланаяк чыгып, нәкъ авыл малайлары кебек берничә җыр башкаралар. Аларның һәр җырында ялгыш-язмышлар, үкенү-сагы-нулар, тормышның ачысы-тө-чесе, шатлыгы-кайгысы — барысы да бар. Тыңлый башласаң, үз тормышың күз алдыннан йөгереп уза.

Кеше гомеренең никадәр җаваплы һәм гыйбрәтле икәнлеген телевизорда шушы ике сәгатьлек концерт барышында җаным-тәнем белән тоемлап утырдым. Сәхнәгә соңгы тапкыр чыкканда Фер-динандның күзләре яшь тамчылары белән чыланган иде. Бәлки, сәбәбе дә булгандыр, чын йөрәгеннән җырлады бит ул. Ни булса да, кеше күңеленә кереп булмый. Без аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлыклы аяз көннәр телибез. Милләтенә, тамашачыларына тагын бик күп иҗади елларын багышларга насыйп булсын! Аның кебек моңлы җырчылар бик сирәк очрый бездә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1404

Комментирование запрещено