Фирдүс Тямаевны Сабан туенда кыйнаганнар?

news_20546 июнь көнне автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында кичке Сабан туе уздырган. Халык таралышкач, егетләр сугышкан, дигән сүз чыккан. Имеш, Фирдүскә дә эләккән, диләр. Дөрес микән бу? Бу сорауга Фирдүс үзе җавап бирде:

«Юк инде, нинди элэксен ди? Егетләр арасында сугыш булганмы-юкмы, анысын белмим. Үзем турында әллә ниләр ишетеп кайтам. Күптән түгел генә Алексеевск районы Шынталы авылында да Сабан туенда булдым. Авырдым, тавышым беткән иде. Әмма ышандыргач, программаны өзмәдем, шул килеш алып бардым. Соңыннан берничә көн үткәч, бер танышым: Шынтанлыга  махмырдан килгәнсең икән. Тавышларың беткән, йөзең качкан булган, дип сөйлиләр», — ди. Мин дә бит кеше, чир сорап тормый. Ә болай эчмим дә, тартмыйм да. Моны якыннарым яхшы белә. Сугышып та йөрмим, малай чаклар узды бит. Кеше сөйли инде ул. Барысы да көлеп кенә карыйм», дип белдергән Фирдүс «Ирек мәйданы» газетасына.

Просмотров: 1438

Комментирование запрещено