Авылыбыз сандугачы

ГафуроваДөньяда һәр кешенең җанына якын туып үскән җире бар. Һәм язмыш җилләре кая гына ташласа да, кадерле туган җирнең һәр куагы, һәр сукмагы шул кешене гомер буена үзенә тартып тора. Әгәр дә шул якның гүзәллеген шигъри юлларга салып, сандугачтай сайрый торган талант иясе дә булса — бу бик зур бәхет. Бу яктан без, яңаярмәклеләр, бик бәхетле халык. Чөнки авылыбызның гүзәллеген нечкә күңеле аша үткәреп, аны әдәбият һәм сәнгать җимешенә әверелдерә торган язучыбыз Гөлсинур апа Гафурова бар бит!

Ул бүгенгесе көндә безне яңадан-яңа шигырьләре белән куандырып тора. Гөлсинур апаның шигырьләре тәбигатьнең сихри гүзәллеген тасвирлаудан башка, авыл язмышы, кешеләр тормышы турында уйланулар һәм борчылулар, халыкны яхшылыкка, мөселман диненә өндәү, татар теленә мәхәббәт уяту һәм башка мәсьәләләр кузгата.

“Әй син, гомер” дигән тирән эчтәлекле шигырендә Гөлсинур ханым үзенең тормышы һәм иҗаты турында уйланып, йөрәгеннән чыккан хисләрен менә ничек шигъри юлларга сала:

…Гомер бит ул-бары мизгел генә

Шаулы язлар үткән бик күптән.

Шул язларда чәчкән бөртекләрнең

Уңышларын җыяр чак җиткән.

Балаларым үскән, инде оныкларым

Бизәклиләр гомер көземне

Эзем калса җирдә югалмыйча

Бәхетле тоярмын үземне.

Илһам килсә каләм тибрәндерәм

Ләззәт алам шуннан җаныма,

Мин тырышам бөтен гүзәллекне

Җиткерергә газиз халкыма.

Шөкер кылам, бер Ходаем сиңа

Илһам көче миңа биргәнсең.

Шул чишмәнең нечкә җепселләрен

Минем күңелемә үргәнсең…

Шигырьләрдән башка, Гөлсинур апа җырлар да яза, һәм минемчә, аның гади генә шигырьләре дә моң белән тулы.

Язмам герое гомеренең күп өлешен шәһәрдә яшәсә дә, авыл табигате һәм тормышы аны һәрвакыт үзенә әйди. Туып үскән авылына булган мәхәббәте белән күңеле тула һәм язгы су сыман ташып чыгып, шигъри юлларга әверелә бара. Өч баласын үстереп тормыш юлына бастыргач, Гөлсинур апа Ярмәгенә кайта һәм иҗат эшенә ныгытып кереп китә. Бүгенгесе көндә Гөлсинур ханым сәхнәбезнең бизәге булып тора: матур итеп шигырьләрен укый, моңлы итеп җырлар башкара, биергә дә иренми.

Күптән түгел язучыбыз тормышында икеләтә юбилей булып алды: аның үзенә 60 яшь, ә иҗатына 25 ел тулган! Шушы уңайдан клуб бинасында шагыйрәбезнең иҗат кичәсе (бенефисы) уздырылды.

Хөрмәтле Гөлсинур апа! Икеләтә бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-иминлек телибез. Күп-күп еллар иҗат җимешләрегездән тәм тоеп яшәргә булсын, иҗатыгыз бер дә саекмасын, чишмә кебек һәрвакыт челтерәп агып торсын һәм мул булсын!

Тормыш сукмагыннан үткән чакта

Сикәлтәсез булсын барыр юлыгыз,

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән

Түрдә булсын һәрчак урыныгыз!

Алеся Хәмәтшина,

Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1655

Комментирование запрещено