Рәфыйк Мөхәммәтшин: Бабайлар яшьләр белән эшли алмый

44f4429e978397e39e26d4ccc11ba58f_MРоссия ислам институты имамнар әзерләү белән генә чикләнмичә, ислам илаһияте, тел белгечләре, икътисадчылар, журналистлар да әзерли. Бирегә Россиянең 45 төбәгеннән килеп гыйлем эстиләр.  Әлеге киң профильле югары уку йортының ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән уку-укыту барышы хакында сөйләшәбез.

– Рәфыйк әфәнде, бүгенге көндә дин өлкәсенә ниндирәк яшьләр килә?– Шәхсән үзем федераль университетта да укытам. Анда ислам теологлары әзерлиләр. Дөрес, биредәге яшьләрнең мотивацияләре башкача – динне тирәнрәк өйрәнү өчен киләләр. Ә безнең РИИга белем алырга омтылган мөселман яшьләре килә. Чыннан да имам булырга теләүчеләр килә, чөнки аларның башка барыр урыннары юк. Лингвист һәм икътисадчылар өчен сайлап алу мөмкинлеге бар-барын. Безне сайлауларының сәбәбе – мөселман яшьләре мөселман шартларында белем алырга тели. Быел икътисадчыларның беренче чыгарылышы булды. Хәзерге беренче курс студентларын алсаң, алар интеллектуаль яктан федераль университет студентларыннан түбәнрәк тора дип санамыйм. Бик белемле мөселман яшьләре килә. Үзеңнең фикердәшләрең белән бергә уку, тәртипле коллективта яшәү студент өчен дә, аның әти-әнисе өчен дә гаять мөһим.
– Дин белемен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсендә дә сезнең фикерләрне ишетәсе иде. Хөкүмәтебез башына тимер тарак булмасмы бу? Чөнки Татарстан күп милләтле генә түгел, күп динле республика да бит.

– Әйе, мәктәпләрдә дин сабагы укытыла башлады инде. Алдан ике ел тәҗрибә рәвешендә. Хәтерләсәгез, аны 21 төбәктә уздырган иделәр. Дөрес, экспериментта Татарстан катнашмады. Безнең тирәдән чуашлар, мөселман республикаларыннан чеченнар кушылды. Шушы экспериментның нәтиҗәләре нигезендә, кайбер ата-аналар сыйныфларны конфессиональ күзлектән чыгып бүлүгә каршы дип тә әйтеп булмый инде, шулай да шик белдерәләр. Шуңа күрә дә Татарстанда бүлү юк. Бездә 4-5 сыйныфтан алып дөньяви этика һәм дөнья диннәре фәнен укыталар. Хәер, ата-аналарның сайлап алу мөмкинлеге бар.
– 4-5 сыйныфта балаларга динне аңлату соң түгелме?

– Киресенчә, иртә дип саныйм, чөнки дин турында мәгълүмат бирү нинди дә булса тарихи белемнәргә таянырга тиеш. 4-5 сыйныфлар буенча дәреслек төзүдә Мәскәү авторлары белән бергә мин дә катнаштым. Татарстанда без язган дәреслек буенча укыталар. Ислам тарихы турында сөйләгәндә, мәсәлән, диннең кайда формалашканын 11-12 яшьлек балага ничек аңлатасың? Географиядән белемнәре юк, ул әле борынгы чор тарихын укымаган. Шуңа күрә мәсьәлә тарихи белемгә барып тоташа. Мәктәп дини дөньяга караш системасын формалаштыра торган оешма түгел. Безнең мәктәп дөньяви, шунлыктан балага дөньяви белемнәр бирү культурологик җәһәттән мәдәният юнәлеше буларак укытуны беренче планга куя. Ләкин динне мәдәният буларак укытып булмый. Диннең исә, догматик нигезләрен аңлатмыйча, мәдәниятен төшендерү мөмкин түгел.
Мәктәптә дин сабакларын кертү мөһим, яшьләргә барыбер дин турында белем бирергә кирәк. Диннең җәмгыятьтә тоткан урынын беләбез. Алар үзләрен мөселман традицияләрендә дип саный, сөнниме, ханәфиме, шигыймы – андый әйберләрне белми. Бүгенге көндә Россиядә ислам диненең нинди традицияләре, үзенчәлекләре барлыгын һәр мөселман – мәчеткә йөриме ул, йөрмиме – белергә тиеш дип саныйм. Россиядә нинди диннәр булганлыгын, безнең бабаларыбыз мең елдан артык ислам динен тоткан дигән хакыйкатьне яшьләр белергә тиеш. Бүгенгә әле ул белемнәр юк. Үсеп килүче күп яшьләр дин мәгълүматын интернет ресурслардан ала. Ә иң аянычы: чит илләрдә укып кайткан төрле дин әһелләреннән. Дөрес, алар ислам турында начар сөйли дигән сүз түгел. Әмма биргән белемнәре конкрет безнең җирлектән аерылган.
– Дини белемне үзебездә алу мәсьәләсе актуальләште. Шулай да, гыйлем эстәргә читкә чыгучылар да бар. Аларның саны, андагы тормышларыннан сез хәбәрдармы? Диния нәзарәте аларны контрольдә тотамы?

– Дини укыту бер калыпка салына инде. Чыннан да, узган гасырның 90нчы елларында мәктәпне тәмамлаган яшьләр читкә китә иде. Алар теләсә кайда укыды, исәбен әле дә алып бетерә алмыйлар. Хәтта дәүләт структуралары да белеп бетерми. Ул яшьләрнең күбесе анда калган. Бик яшьли чит илгә чыгып укуның иң тискәре ягы, ул да булса, алар мәктәп бусагасыннан, дин өлкәсендә бернинди белемсез килеш китә. Ә яшь кеше – чиста кәгазь кебек. Анда нәрсә язасың, шуны монда алып кайта дигән сүз. Читтәге мөгаллимнәр үзләренең традицияләрен өйрәтеп кайтара, аннары монда каршылыклар килеп чыга. Шуңа да, тәүге белемне үзебездә алырга кирәк. Бөтенләй чит илгә чыгармаска дигән сүз дә дөрес түгел инде. Безнең институтта да, мәсәлән, магистратурада укучыларны чит илгә җибәрәбез. Безнең шәкертләр Малайзия, Индонезия, Төркиядә белем ала. Менә хәзер Алжирда уку мөмкинлеге бар.
– Татарстанда 9 мәдрәсә бар. Аларның укыту программасы бер-берсеннән аерыла дип беләм…

– Бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәләр мөмкинлекләренә карап эшләп килде. Мәсәлән, Кукмарада – 2 еллык, башка җирдә 3, 4 еллыклары да бар. «Мөхәммәдия», мәсәлән, 5 ел, хәтта институттан да күбрәк укыта. Безнең бакалавр системасы 4 еллык. «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе булса да, анда дәүләт дипломы бирмиләр. Яңа мөфти килгәч, уку-укыту мәсьәләләре белән шөгыльләнә башладык. «Умма» дигән укыту-методика берләшмәсе бар. Ул бердәм стандартлар эшли. Мәгариф системасы булгач, оештыручы үз таләпләрен куярга тиеш. Стандарт һәм компетенция дигән әйбер бар. Имам кем булырга тиеш? Аңа нинди белемнәр кирәк? Ул гарәпчә камил белергә тиешме? Гарәпчәне яхшы белеп, башка фәннәр буенча белеме сай икән, әйтик, авылда ул үзенең камил гарәпчәсе белән нишли ала? Аның белемнәре Коръән буенча күбрәк булырга тиеш түгелме? Авылда бит әле мөселман хокукы мәсьәләләре беренче планга чыга. Милек бүлү, мирас мәсьәләләре… Хокук мәсьәләләрен күбрәк укытыргамы? Дин белгече әзерләү – ул, чыннан да, бик җитди мәсьәлә. Моңарчы мөселман хокукы мәсьәләләре арткы планда кала иде. Әнә шушы стандартларны эшлибез. Диния нәзарәте аларны киләсе уку елыннан гамәлгә кертәчәк. Бердәм стандарт булса, шәкертләргә бездә укуларын дәвам итәргә дә җайлы булачак. Ягъни дүртенче елын Россия ислам институтында укып, югары белемгә ия булачак, һичьюгы шуңа өметләнәбез. Быелдан Урыссу мәдрәсәсе белән шулай эшләргә булдык. Яшьләргә мотивация өчен дә яхшы булыр иде. Бүгенге көндә мәдрәсәләрнең абруе шактый түбән. Ни өчен икәне һәркемгә ачык, имамның эш хакы юк, социаль яклаулар юк. Ата-ана да бит баласы үз урынын тапсын, төпле белеме булсын дип тырыша. Ә дәүләт дипломы булса, мәктәптә дә укыта, төрле структураларда да эшли алачак дигән сүз.
– Татарстанда 1400ләп мәчет бар, шуларның 850гә якынына имамнар җитми…

– Чыннан да, мәчеттәге имамнарның 70 проценты инде картлар. Яшьләр авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый. Чуашларда мәхәллә системасы бар. Анда авыл халкы мәдрәсә, мәчетне тота. Бездә хәлләр алай мактанырлык түгел шул. Шулай да, күп нәрсә имамнан да тора. Яшьрәк имам, әлбәттә, яшьләр белән эшли башлый, мәчеткә йөрүчеләр дә арта. Ә карт бабайларның яшьләр белән эшләргә рәте юк. Үзенчә тырышса да, белеме җитми. Әле аның үткәне шиклерәк, колхоз рәисе яки парторг та булган булса… Андыйлар халыкта ихтирам да уятып бетерми. Бүгенге көндә мәеткә женаза укырга кеше тапмый тилмереп йөргән авыллар да бар. Алар белән чагыштырганда, мондый картларыбыз булганына шөкер итәргә кирәктер, анысы. Иң мөһиме, имам мәхәллә белән эшләргә тиеш. Нурлат районының бер авылында практика үтү өчен яшь кеше сорадылар. Егет килә, мәчет буш. Аптырагач, Коръән укысын, дидек. Вакыты җиткәч, көн саен микрофонны кабызып, Коръән укый башлады. Бер атна укый – мәчеткә килүче юк. Ике атна микрофон каршында Коръән укыганнан соң, икенче авылга күченә дигән хәбәр ишеткән авыл халкы мәчет тутырып яшь мулла янына җыела. Бер могҗиза кебек була инде бу. Әгәр дә авыл халкы белән эшләсәң, сала кешесе ул барыбер рәхмәтле. Алар диннең кирәклеген аңлый.
– Сезнең уку йорты Семинария белән дә тыгыз элемтәдә тора бугай?

– Күптән түгел Казан православ руханилар семинариясенең яңа ректоры игумен Ефимий белән очраштык. Безгә килеп ул Россия ислам институты һәм бездәге укыту системасы белән танышты. Шәхсән үзем дә семинариягә барып, җавап визиты ясадым. Проректорлар белән конференцияләр дә уздырдык. Алга таба үзара хезмәттәшлек турында килешү әзерлибез. Аларның үзләрендә ислам нигезләрен, татар телен укыту теләге бар. Революциягә кадәр дә алар ислам дине нигезләрен укыткан. Безнең педагоглар анда барып укытса, аларныкылар безнекеләргә христиан дине нигезләрен өйрәтсә, студентларның күпсанлы сорауларына җавап бирсәләр, кызыклы гына уртак проект килеп чыгар иде.

Белешмә:
Рәфыйк Мөхәммәтшин
• Татарстанның Балтач районы Борнак авылында 1955 елда туа.
• Казан дәүләт университетын тәмамлый.
• Сәяси фәннәр докторы (2001 ел), профессор (2006).
• Россия ислам институты ректоры. Татарстанның дәүләт премиясе һәм «Рухи мирас» премиясе лауреаты. Күпсанлы китаплар, монографияләр авторы.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1848

Комментирование запрещено