Киртәләр бар узарга…

Самадинов

Кырым татарларының “Милли фирка” партиясе советы рәисе урынбасары Әлмир САМАДИНОВ белән әңгәмә 

Самараның Гагарин паркында гөрләп узган 26нчы өлкә Сабан туе кунаклары арасында быел кырым татарлары да бар иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Хәбил Бикташев җитәкчелегендәге дзюдо Федерациясе бәйрәмгә чакырган.

Самара өлкәсе Кырымның Саки районы өстеннән шефлык алганнан бирле ике арада дуслык җепләре сузыла башлады. Кырым татарларының “Милли фирка” һәм Самара өлкәсенең “Туган тел” татар оешмасы җитәкчеләренең Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында танышып, дуслашып китүе дә моңа сәбәпче булгандыр, мөгаен.

Кырым кунаклары – “Милли фирка” партиясе советы рәисе урынбасары Әлмир Самадинов,  партиянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Нариман Әләтдинов, кырым татарларының „Инкыйшаф“ иҗтимагый оешмасы директоры Элвис Аблаев, көрәшчеләр Алим Тахтаров,  Марлен Курбидинов, һәм спорт атлары клубы директоры Тимур Газеев Самара Сабан туеннан кайтып киткән көнне Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин да Саки районына очты. Ул анда өлкәбез халкы җыйган акчага ремонтланган “Тугыз герой”  һәйкәлен ачу тантанасында катнашты. Әлбәттә, бу визитлар ике арадагы хезмәттәшлекнең беренче адымнары гына. Ләкин аларның киләчәктә зур һәм файдалы эшләргә әвереләчәгенә ышаныч зур. Ә әлегә без бер-беребез белән яхшырак танышырга тиеш. Бүген сезнең игътибарыгызга кырым татарларының “Милли фирка” партиясе советы рәисе урынбасары Әлмир САМАДИНОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Әлмир әфәнде, Сез Самара якларында элек бул­ганыгыз бар идеме?

- Кызганычка, юк. Кырым Украина составында булганда Россиягә чыгып йөрү берникадәр проблемалар тудыра иде. Хәзер инде өч айдан артык без Россия составында яшибез һәм, үз илебездә, үз ирегебездә дигәндәй,  кая теләсәк, шунда бара алабыз.

Менә Самара якларына да килеп чыктык. Без биредә татарлар бу хәтле күп яшидер дип күз алдыбызга да китерә алмый идек. Самолетта очканда шундый киң һәм матур Иделне, аның буеннан-буена тезелеп киткән зур шәһәрләрне күреп, анда күп санда татарлар яшәвен белеп сөендек.

Казан, мишәр һәм типтәр татарлары Россиядә ирекле яши, үз телендә сөйләшә, җырлый, укый, шундый зур бәйрәмнәр үткәрә ала икән, димәк,кырым татарлары да, ниһаять, иркен сулыш алып, Россия составында үзе теләгәнчә яши башлар, дигән өметләр туа.

- Кырым татарларында милли оешмалар бик күп дип ишеттек. Бу дөресме?

- Чынында, оешмалар ике: Мостафа Җәмилев җитәк­челегендә “Милли мәҗлес” һәм Вәсви Абдураимов җи­тәкчелегендә “Милли фирка”. Калганнары — шушы ике оешма тирәсендәге вак җәмгыятьләр.

“Милли мәҗлес” үзен рәсми оешма дип белдерсә дә, ул легитим түгел, хөкүмәт тарафыннан танылмаган һәм регистрация үтмәгән. Ул Америка Кушма Штатлары  теләгән сәясәтне алып бара һәм Кырымның Россиягә кушылуына каршы тора. Егерме ел буе “Милли мәҗлес” кырым татарларын башка халыклар белән дошманлаштырырга, арада ни­заг чыгарырга, Украинадагы кебек ызгыш башларга этәрде. Ләкин шул партия йогынтысына эләккән кырым татарлары да хәзер күпне аңладылар һәм, референдумда катнашып, Россиягә кушылу өчен тавыш бирделәр. Һәркемнең тыныч тормышта яшәп, балаларына якты киләчәк, чәчәк атучы җир калдырып китәсе килә бит.

2007 елда сәяси партия буларак рәсми теркәлү үткән “Милли фирка”, киресенчә, халкыбызның киләчәген Россия составында, калган төрки телле канкардәшләребез арасында күрә һәм шундый сәясәт алып бара. Без 2010 елгы сайлауларда катнашып, йөзләгән кырым татарын район һәм шәһәрләребез җитәкчелегенә кертә алган идек. Быелгы сайлауларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ниятлибез.

- “Милли фирка” күпме кешене берләштерә?

- 5 — 6 меңләп кырым татары безнең партиягә кергән, ә кырык меңе сәясәтебезне таный. Мин моны авыз тутырып әйтә алам, чөнки 2010 елда без халыктан сорау алу үткәрдек һәм имза җыйдык. Шушы кырык мең кырым татары партиябез рәтләренә керергә теләк белдерде. Ләкин Кырым Украина составында чакта күпләр бу турыда ачык рәвештә әйтергә курка иде. Хәзер безнең партия Россиядә регистрация үтә  һәм сайлаулар алдыннан әйдәп баручы партияләрнең берсе белән кушылып, сайлауларда катнашырга җыена.

- Димәк, “Милли фирка” халык партиясенең максаты — үзенең кешеләрен хөкүмәт органнарына кертү?

- Әйе, кертү һәм алар аша халкыбызның хокукларын як­лау.

- Кырым Россиягә кер­гәннән бирле 3 ай вакыт узды. Яхшыга таба үзгәрешләр сизәсезме?

- Халкыбыз егерме ел буе көткән реабилитация, ниһаять, тормышка ашты. Кырым татарлары җитмеш елга якын хыянәтче исемен күтәреп йөрде бит. Владимир Путин өстебездән зур гаепне төшерде, һәм халык бу хәбәрне күтәренке рух белән кабул итте.

Ә Украина — ул унитар дәүләт. Анда бит бер милләт, бер дин, бер тел булырга тиеш, дип баралар, башка милләт халыкларының ихтыяҗлары исәпкә алынмый.  Шуңа күрә анда безгә урын юк. Без үзебезне киләчәктә төрки телле халыклар һәм федератив дәүләт эчендә күрәбез һәм Россия составына керү белән максатларыбыз тормышка аша башлавына ышанабыз.

- Кырым татарларына үз телләрендә укырга-язарга мөмкинлек бармы?

- Украина составында булганда бу мәсьәлә берничек тә хәл ителми иде. Ләкин балаларыбызга факультатив рәвештә булса да, атнасына ике тапкыр туган телне өйрәтү мөмкинлекләрен тудыра алган идек. Хәзер кырым татарлары төп халыкларның берсе булып санала һәм аның мәдәниятен һәм телен саклау — хөкүмәт эше. Тик әлегә кадәр мәгариф хезмәткәрләренең бу мәсьәлә буенча эшләгәннәрен күргәнебез юк. Бер илне икен­чегә алыштыру бик мә­шә­катьле эш булып чыкты әле.

- Шәһәрләрдә яшәүче Рос­сия татарлары тиз рус­лашалар, башка милләт халыклары белән гаилә коралар. Ә сездә андый проблемалар бармы?

- Кырым татарлары туган якларына егерме ел чамасы элек кенә кайта башлаган иде бит. Моңа каршылыклар күп булганга күрә, без бер тирәдәрәк җир алып, күмәк яшәргә тырышабыз. Каршылыклар күп булган урыннарда элек кырым татарлары яшәгән җирләрне кабат басып алырга да туры килгәләде. Хәзер Кырымда 300ләп шундый бистә бар, һәм халык анда авыл-авыл булып, аралашып, бер йодрык булып яшәргә мәҗбүр. Шулай булгач тел дә, гореф- гадәтләр дә саклана, балалар олыларны тыңлый, хөрмәт итә. Күмәк яшәү күп проблемаларны урап узарга ярдәм итә. Хәтта без Үзбәкстанда яшәгәндә дә үзбәкләр арасында милләт буларак югалмадык, ә киресенчә, алар безнең милләткә күчәләр иде.

- Сезнең вәкиллекне Са­мара өлкәсе хөкүмәтендә кабул иттеләр. Нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешә алдыгызмы?

- Әйе,  сөйләшүләр бик яхшы узды. Безнең Саки районына Самара өлкәсе ярдәм итә алыр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, бездә балалар өчен бик яхшы санаторий бар, ә быел анда халык аз, чөнки Россия белән Кырым арасында юл юк.  Самара хөкүмәте авыру балаларга льготалы юлламалар бирә алса, без аларны менә дигән иттереп дәвалап җибәрер идек. Шул турыда фикер алыштык.

- Үзегез ничек яшисез соң?

- Мин профессиям буенча энергетик. Үзбәкстанның Коканд шәһәрендәге зур оешмада, аннары Ташкентта эшләдем. Ә 1987 елда туган җирләргә кайткач, проблемалар башланды: йорт сатып алырга ярамый, прописка юк иде. Шул вакытларда “Татар килешүе” дигән төшенчә барлыкка килде. Кулдан язылган ышанычнамә буенча алыш-биреш итә идек. Шулай без дә йорт сатып алдык, мин җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә башладым, Азов-Черномор кредит банкы оештыручылары арасында булып, милләттәшләребезгә түбән процентлы кредитлар белән ярдәм итәбез. Алар кредит алу өчен безнең банкка хәтта чират торып язылалар.

- “Милли мәҗлес” яклы кырым татарларын исәпкә алмаганда, арагызда нинди мохит хөкем сөрә?

- Атаклы мәгърифәтче, сәясәтче кырым татары Исмәгыйль Гаспринский, кырым татарларының киләчәге төрки телле канкардәшләребез арасында, дип әйтеп калдырган. Акыллы кешеләр моны аңлап, референдумда тавышларын Россия белән кушылу өчен биргәннәр иде. Менә өч айдан артык вакыт үтеп китте, әмма Кырымдагы ситуацияне шәп дип атап булмый. Бәлки, җирле хакимият тиешле кадәр эшләмидер. Мәсәлән, бүгенгә кырым татарларының 25 проценты гына паспорт ала алды. Зур әйбер сату-алу өчен нотариуслар юк дәрәҗәдә, банклар эшләми, Россиядән килгән хәйрия ярдәме халыкка барып җитми, урлап бетерәләр… Бу хәлләрне күреп торган халыкның кәефе кырыла, хөкүмәт түрәләренә  карата ышаныч бетә.

Шул ук вакытта Украинаның көньяк-көнчыгышындагы хәл­ләрне күреп торабыз һәм Россиягә кушылып, дөрес эшләвебезне аңлыйбыз.  Аллага шөкер, су булмаса да, акча булмаса да, эш булмаса да, тыныч илдә яшибез, балаларыбыз сугыш күрми, яшәгән йортларыбыз утта янмый. Илдә тынычлык булса, башка проблемалар хәл ителер, дип ышанам. Иң мөһиме,  Кырымның да, Россиянең дә дуслыкта, ярдәмләшеп яшәргә теләге бар. Ә бергә булсак, без бөтен киртәләрне дә җиңәчәкбез.

Әңгәмәдәш – Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

РЕДАКЦИЯДӘН.

Интервьюдан күренгәнчә, кырым татарларының “Милли фирка”  һәм “Милли мәҗлес” партияләре капма-каршы позицияләрдә тора — беренчесе киләчәген Россия Федерациясе составында күрсә, икенчесе референдумга кадәр Украинада калабыз, дип сүз алып барды. Ләкин инде эш эшләнгән, Кырым Россиянеке, шуңа күрә “Милли мәҗлес” оешмасына да Россия шартларына яраклашырга туры килә.

Кырым татарларын Россия хөкүмәте белән килештерүне Татарстан үз өстенә алгач, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да, Бөтендөнья татар конгрессы да моның өчен бөтен мөмкинлекләрен җигеп эшләделәр. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Милли мәҗлес” оешмасы арасында мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү соңгы айларның иң мөһим вакыйгасы булып тора. Бу уңайдан “БИЗНЕС Online” интернет порталына биргән интервьюда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырымдагы хәлләрне болай тасвирлаган:

- Кырым татарлары арасында зур киеренкелек хөкем сөрә. Берничә тапкыр ярымутрауга барып, барысын да үз күзләрем белән күреп кайткач, шуны әйтә алам: анда фәрештәләр юк. Һәркем үз позицияләрен, үз ихтыяҗларын якларга тырыша. Ләкин шунысы мөһим: “Милли мәҗлес” оешмасы лидерлары кырым татарларын урамга чыгармадылар, ипләп-җайлап барысын да аңлата, ситуацияне контрольдә тота алдылар. “Милли мәҗлес” оешмасы рәисе Рифат Чубаров — җиде уйлап, бер кисә торган кеше. Референдум алдыннан, кырым татарлары Украинаның Югары Радасын әйләндереп алып, бунт башларга торган чакларда да Рифат Чубаров халыкны тынычландырып өйләренә тарата белде. Ул чын лидер, ә “Милли мәҗлес” — көчле оешма.

“Милли фирка” оешмасына килгәндә, ул халыкның игътибарын җәлеп итәргә тырышучы  дистәләгән татар оешмаларының берсе генә. Ә төп көч “Милли мәҗлес” ягында.

Менә бу ике милли оешмага шундый капма-каршы ике караш күзәтелә. Без моңа карата: “Ничә кеше, шул кадәр фикер”, — дип кенә әйтә алабыз.

Нинди оешмага керсәләр дә, кырым татарлары — бик актив, үз ихтыяҗларын кайгыртып, хокукларын якларга тырышучы халык. Моңа кадәр изелеп, хыянәттә гаепләнеп, үз иленнән мәхрүм булып яшәгән 300 мең кырым татары Россия белән бергә, якты киләчәгенә барып ирешер, дип өметләнәбез.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1337

Комментирование запрещено