Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шундыйларның берсе — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылындагы Нуриевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
Ринат абый 22 ел Яңа Ярмәк сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләде. Ул авыл тормышында һәрвакыт актив катнашып, берничә ел район депутаты да булып торды. Яңа Ярмәк белән Иске Ярмәк колхозларын аеру, авылга асфальт юл салдыру, су кертү эшләрен башлап йөрүчеләрнең берсе дә Ринат Нуриев иде. Авылдашлары аны авыл старостасы итеп тә сайладылар. Бүгенге көндә Ринат абый — мәхәллә рәисе, мәчет эшләрен алып баручы.
Хатыны Гөлчирә апа, лаеклы ялга чыкканчы, фермада савымчы булып эшләсә дә, иренең авыр хезмәте өчен уңай шартлар тудырып, күп мәшәкатьләрне үз өстенә алып яшәде. Хатын-кыз буларак, ул гаилә учагын, өйдә татулык һәм тынычлыкны саклап яши.
Гөлчирә апа җәен ишегалларында күз явын алырлык матур чәчәкләр үстерә. Аларның бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары да гел мул уңыш белән сөендерә, кош-кортларны да Нуриевлар күп асрыйлар.
- 12 ел авырып яткан әниемне Гөлчирә бер дә авырсынмыйча карады. Гомумән, бергә торган 45 ел эчендә мин аларның бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен ишетмәдем, - дип сөйли Ринат абый.
Нуриевлар гаиләсендә кайгылы көннәр дә булгалый. Уйламаганда уллары Альберт фаҗигале төстә үлеп китә. Әлеге кайгыдан айнып та өлгермиләр, янгын чыгып өйләре яна. Кара көннәр гаиләне тагын да ныгыта. Ринат абый белән Гөлчирә апа бер-берсенең таянычы булып, мәхәббәтләреннән яшәү көче табып, тормыш итүләрен дәвам итәләр.
Аларның уртак җимешләре — уллары Роберт белән Руслан да әти-әниләренә охшап акыллы, булдыклы, ярдәмчел булып үсеп, үрнәк булырлык гаиләләр корып яшиләр. Биредә, һичшиксез, әти-әниләренең роле зурдыр. Бары тик олыны-олы, кечене-кече итеп, ата-ана хакын хаклап яшәгән төпле, тату гаиләдә үскән балалар гына үзләре дә чын мәгънәсендә бәхетле булып яши ала.
Нуриевларның олы малайлары Роберт Похвистнево шәһәрендә тимер юл депосында бригадир булып эшли, аның тормыш иптәше Сиринә — балалар бакчасында тәрбияче. Кече уллары Руслан Самарада — стоматолог, җәмәгате Юлия заводта эшли. Руслан — Самараның медицина институтында, ә Юлия аэрокосмик университетында читтән торып укыйлар да икән әле.
Оныклары турында елмаеп, яратып сөйләгәндә, әлеге парның йөзләре яктырып китә.
- Өчесен дә бик яратабыз, алар безнең юанычыбыз, — диләр. - Әти-әниләре белән кайтып, хәлебезне белеп торалар, рәхмәт.
Бүгенге көндә Ринат абый белән Гөлчирә апа бик бәхетлеләр. Алар тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын, балаларының, туганнарының яратуын, якынлыгын тоеп яшиләр. “Бары тик сабырлык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар өстенлек иткәндә генә гаилә нигезе нык була. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәгәндә генә гаилә учагы сүнмичә, дөрләп яначак”, - диләр ярты гасыр дәвамында бергә тату гомер кичерүче Гөлчирә апа белән Ринат абый Нуриевлар, гаилә бәхете серләрен ачып.
Алия АРСЛАНОВА.
РӘСЕМДӘ : Ринат абый һәм Гөлчирә апа НУРИЕВЛАР уллары Руслан һәм Роберт белән (гаилә архивыннан)
Просмотров: 1597