Үткән шимбәдә Безенчук районының “Луговое” туристлар базасында өлкәбездә яшәүче мордва халкы үзенең “Масторавань тундо” дип аталган (“Җир-Ана”) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул өлкәбездә быел 16нчы мәртәбә уздырыла һәм биредә өлкәбезнең мордвалар яшәгән шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан зур делегацияләр катнашты. Бәйрәмгә мордва халкы гына түгел (ә ул эрзә һәм мокша милләтләреннән тора), өлкәнең башка милли-мәдәни оешмалары вәкилләре дә — татарлар, чувашлар, украиннар, әрмәннәр, казахлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар, төрекмәннәр, осетиннар, дагстанлылар һәм, әлбәттә инде, руслар да чакырылган иде. Мордовия Республикасыннан, Пенза һәм Ульян өлкәләреннән дә кунаклар бар иде. Читать полностью