“Масторавань тундо” – “Җир-Ана” бәйрәме / Николай Меркушкин отметил Мастораву в Безенчукском районе

55D68E19-SgBVAEwAXw,740,,,

Үткән шимбәдә Безенчук районының “Луговое” туристлар базасында өлкәбездә яшәүче мордва халкы үзенең “Масторавань тундо” дип аталган (“Җир-Ана”) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул өлкәбездә быел 16нчы мәртәбә уздырыла һәм биредә өлкәбезнең мордвалар яшәгән шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан зур делегацияләр катнашты. Бәйрәмгә мордва халкы гына түгел (ә ул эрзә һәм мокша милләтләреннән тора), өл­кәнең башка милли-мәдәни оеш­малары вәкилләре дә — татарлар, чувашлар, украиннар, әрмәннәр, казахлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, та­җиклар, төрекмәннәр, осетин­нар, дагстанлылар һәм, әл­бәт­тә инде, руслар да чакырылган иде. Мордовия Республика­сын­нан, Пенза һәм Ульян өл­кә­ләреннән дә кунаклар бар иде.

Ә инде “Масторавань тундо” бәйрәменең иң зур кунагы ул, әлбәттә, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкин булды. Аңа биредә барсы да зур ихтирам белән “безнең губернатор” дип кенә эндәштеләр. Ул тумышы буенча мордва милләтеннән булып, бәйрәмдә үзен балачагына, яшьлек елларына, туган халкы арасына әйләнеп кайткандай тойгандыр, мөгаен.

Ә халык аны чыннан да үзе­не­ке итеп санап, нык хөрмәт итә. Ике ел Самара өлкәсе белән җитәкчелек иткән чорда ул инде күп урыннарда булып, анда яшәүчеләрнең тормышын, көнкүрешен якыннан күрергә, белергә өлгергән һәм гади ке­шеләрнең шатлыгын да, кайгысын да үзенеке итеп кабул итә.

Николай Меркушкин турбаза аллеялары буйлап төрле шәһәр һәм районнарның “милли йортларын” карап узганда ук үзенең танышларын да очраткалады һәм барсы да аны үз итеп, кочаклап, хәтта үбеп тә каршылады. Һәр делегация вәкилләре губернаторны үзләре пешергән милли ризыклар белән сыйларга, үз куллары белән ясаган милли эшләнмәләрне күр­сәтергә, аларны бүләк итәргә тырышты. Төрле сувенирлар­дан тыш, кадерле кунакка бү­ләккә матур итеп милли рә­семнәр белән чигелгән ике күлмәк тә бирделәр. Шуларның берсен Николай Иванович өс­тенә киеп тә карады. Күпләр моңа карап:

- Менә хәзер безнең губернаторыбыз чын мордвин булды, — дип үз фикерләрен белдерделәр.

Очрашу барышында регион башлыгының үзенә дә бүләкләр тапшырырга туры килде. Ки­нель-Черкасс районының Ерзовка авылыннан килгән Ольга Николаевна Душаевага бу көнне 80 яшь тулган икән. Аңа Николай Иванович алтын белән йөгертелгән губернатор сәгатен бүләк итте. Челно-Вершины районының Иске Аделяково авылының Мәдәният йорты директоры Надежда Семеновна Денисова да 50 яшьлеге уңаеннан шундый ук бүләккә ия булды.

Күпләр өлкә башлыгын җыр­лар, үзләре иҗат иткән кызык­лы такмаклар белән каршыладылар, биергә дә чакырдылар. Николай Иванович пиджагын салып үзенең милләттәшләре белән түгәрәк эченә кереп бии башлавын сизми дә калды.

Очрашу вакытында бәй­рәмгә килгән барлык коллективлар да Николай Меркушкинга 14 сентябрьдә булачак губернатор сайлауларында үз­­ләренең бары тик аның кан­ди­датурасына гына тавышларын бирәчәкләре турында бел­дер­деләр.

Зур фольклор концерты баш­ланыр алдыннан өлкә башлыгы сәхнәгә менеп чыгыш ясады.

- Мин котлап кына калмыйча, барыгызга да шундый зур эшләр башкаруыгыз өчен рәхмәт тә әйтәсем килә. Бүген мин биредә мор­два халкын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә очраттым. Сез шулай бергәләп милләтара дуслыкны ныгытырга һәм сакларга, бер-берегезнең тәҗрибәсен алырга тырышасыз. Бергә шулай тормыш иткәндә генә без татулыкта һәм тынычлыкта яши алачакбыз. Тик шул ук вакытта үзеңнең мәдәниятеңне дә, үзеңнең телеңне дә саклау мөһим. Әгәр без, беребез генә булса да, үзенчәлегебезне югалтабыз икән, бу бәлагә китерәчәк.

Безгә бер ныклы үзәк кирәк. Шуңа да без рус халкы тирәсенә тупланырга тиешбез. Нәкъ шундый бергәлек — бу безнең бәхетле тормышыбызның нигезе булып тора, — дип ассызыклады төбәк башлыгы. Сүзен тәмамлап, ул Самара өлкә хөкүмәтенең киләчәктә дә милли иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирде.

Өлкә җитәкчесе Самара өлкә “Масторава” җәмгыяте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Ул региональ мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Любовь Колесникованың эш­чән­­легенә аеруча югары бәя биреп, аңа шулай ук губер­наторның кыйммәтле сәгатен бүләк итте.

0_aca8b_2d5aa31c_XL 1EAAB44B-SgBVAEwAXw,740,,, (1)

5DB8C50C-SgBVAEwAXw,740,,,

Бу көнне төбәк башлыгы өлкәбезнең милли газеталары җитәкчеләре белән дә очрашып, аларның гозерләрен тың­лады. Мордва “Волдо-ойме” һәм чуваш “Самар ен” газеталары редакторлары Сергей Николаев белән Николай Давыдов өлкә авылларындагы милли мәктәпләргә игътибарны арттыруны соралды, ә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһли­уллин губернаторга милли газеталарның авыр финанс хәле турында белдерде, моның бигрәк тә “Россия почтасы”ның язылу бәяләрен күтәргәннән соң нык кискенләшүен әйтте. Бу мәсьәләләрне хәл итүне губернатор читтә калдырмас дигән өмет юк түгел.

Ә мордва туганнарыбызның “Масторавань тундо” бәйрәм­нәренә килгәндә, ул төнгә кадәр “кич утырулар”, төрле милли уеннар, мәйданда зур бәйрәм учагын яндыру, төнге күктә бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

«Бердәмлек».

* * *

В субботу, 5 июля, в Безенчукском районе на турбазе «Луговое» с размахом отмечали Мастораву. Мордовский фольклорный праздник, название которого переводится как «Мать земля», посетил глава региона Николай Меркушкин.

В Самарской области живет более 65 тыс. человек, относящих себя к мордовскому этносу, поэтому культурное наследие и национальные традиции этого народа на территории региона чтят и сохраняют. Фестиваль Масторава уже давно стал для губернии традиционным — его проводят на самарской земле уже 16-й раз.

Николая Меркушкина встречали представители мордовских общественных организаций и творческих коллективов со всей Самарской области. Все они приветствовали руководителя области, рассказывали о своей деятельности, угощали блюдами национальной кухни. На площадке фестиваля разместились и выставки изделий народного творчества.

Николай Меркушкин интересовался рецептами приготовления различных кушаний и рассказывал о том, как эти же блюда готовились в его семье. От народных умельцев глава региона получил множество сувениров. Руководителю области, помимо всего прочего, преподнесли две рубашки, вышитые в соответствии с мордовскими традициями.

Некоторые из присутствующих получили и ответные подарки. Николай Меркушкин узнал, что две участницы фестиваля отмечают юбилеи — пятидесятилетний и восьмидесятилетний. Именинницам он преподнес часы, которые женщины сразу же примерили.

Самыми бойкими оказались представители областной национально-культурной организации «Масторава» — они увлекли губернатора в пляс. Представители мордовской молодежной организации из Тольятти рассказали, что запустили онлайн-курсы по изучению эрзянского языка для молодежи. «Будет и мокшанский», — пообещали они.

Николай Меркушкин в свою очередь отметил, что очень хотел бы, чтобы два наречия слились в единый язык. «У них единая база и больше 80% слов имеют одни и те же корни», — напомнил он.

Практически все коллективы, приехавшие на праздник, высказывали Николаю Меркушкину слова поддержки в связи с предстоящими выборами губернатора, которые пройдут 14 сентября.

Завершилась Масторава концертом. Перед тем как на сцену вышли народные коллективы, глава региона выступил перед собравшимися.

«Я хотел бы не только поздравить вас с праздником, но поблагодарить за ту работу, которую вы ведете. Сегодня я увидел здесь не только мордовский народ, но и представителей других национальностей. И это уже не первый раз когда я вижу, как вы стараетесь сохранять и преумножать межнациональную дружбу, перенимать друг у друга опыт. У нас должна быть действительно дружная, единая страна. Только взаимное уважение поможет нам жить в согласии и мире. Но при этом важно сохранять и свою культуру, свой язык. Каждый народ — это ценность для нашего государства, утрата самобытности хотя бы одного из них — большая беда. И мы также должны понимать, что очень многое мы сделали вместе с великим русским народом, который всегда нес более высокую культуру и новые знания. Всем нам нужно крепкое ядро, поэтому мы должны сплотиться вокруг русского народа. Именно сплоченность — это залог счастливой жизни», — подчеркнул глава региона.

Он также добавил, что правительство Самарской области будет поддерживать деятельность национальных общественных организаций и попросил присутствующих всю энергию направить на уважение друг к другу и конструктивное взаимодействие.

Активистам Самарской региональной общественной организации национально-культурного центра «Масторава» руководитель области вручил благодарности и почетные грамоты губернатора. Один из награжденных, директор самарского МП «Спецремстройзеленхоз» Петр Кудряшов поблагодарил Николая Меркушкина за доверие. «Я со своей стороны обязуюсь делать все, от меня зависящее, чтобы помогать вам в исполнении стоящих перед областью задач. Конечно, таких задач много, но и нас много, а значит, мы со всем справимся», — сказал Кудряшов.

В завершение выступления Николай Меркушкин особо отметил работу  председателя общественной организации «Региональная мордовская национально-культурная автономия» Самарской области Любови Колесниковой.

vninform.ru

Просмотров: 1630

Комментирование запрещено