Газета белән укучыны тоташтыручы җеп

13 июль — Россия почтасы көне

Иңнәренә авыр букча аскан, көненә зур юл үтүче почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар. Алар матбугат белән укучы арасында тоташтыручы җеп кебек. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр көн саен йөреп чыккан почтальоннар, гадәттә, бөтен хәлләрдән хәбәрдар һәм барысының да хәл-әхвәлен белешеп йөри.

- Эшем, җиңелләрдән булмаса да, бик ошый үземә, — ди Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында хат ташучы булып эшләүче Әмина апа Хәсәншина. - Газета-журналлар таратканда авылдашларым белән аралашудан ләззәт алам мин.

Ул яңгыр дими, кар дими менә инде утыз дүрт ел үз эшен намус белән башкара. Әминә ханымның хезмәтне яратуы, үзенең эшенә җаваплы каравы аркасында авыл халкы вакытында газета-журналларны алып, районда, өлкәбездә, илебездә булган яңалыкларны белеп, рухи азык туплый.

Бүген күпләр Интернет, телефон аркылы аралашса да, авылда балаларыннан, туганнарыннан хат алып торучы әби-бабайлар да бар. Пенсия дә китерүче Әминә ханымны картлар зарыгып көтәләр. Үз туганы белән аралашкандай аңа моң-зарларын сөйләп, шатлыклары белән дә уртаклашучылар өчен Әминә апа — сер капчыгы, дисәң дә дөрес булыр, минемчә.

Күп матбугат басмаларының бәяләре артса да, Яңа Яр­мәк авылында аларга язы­лу­чыларның саны киме­мәүдә хат ташучының да өлеше бардыр.

- Берьюлы күп басмага язылсаң, бәясе сизелә шул. Шуңа күрә газета-журналларга вакытыннан алда язылу башлану белән бер айны бер басмага, икенчесендә — икенчесенә халыкны яздыра башлыйм. “Бердәмлек” газетасына язылучылар саны да байтак, - ди Әминә Хәсәншина.

Сентябрь аенда олы юбилеен уздырып, лаеклы ялга китәргә җыенган Әминә апа күпкә яшь күренеп, аның кайнап торган энергиясенә ис китәрлек.

- Картаерга вакыт юк әле, - дип елмая ул. — Яраткан эшемнән тыш, бәләкәй генә булса да хуҗалыгым бар. Аллага шөкер, кызым белән киявемнең тормышы да бик матур, алар өчен куанып туя алмыйм. Берсеннән-берсе сөйкемле ике онык бүләк иттеләр, алар белән үземне тагын да яшьрәк хис итәм.

2013 елда “Мастер связи” медаленә лаек булган Яңа Ярмәк авылы хат ташучысы, “Бердәмлек” газетасын да хөрмәтле укучыларыбызга вакытында тапшыручы Әминә Хәсәншинаны чын күңелдән профессиональ бәйрәме белән тәбрик итеп, корычтай исәнлек, якыннары белән озын бәхетле гомер итүен теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1668

Комментирование запрещено