Күңелләрдән күңелләргә моң күчереп

загруженноеКамышлыда якташыбыз кү­ренекле татар шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә мәктәп балалары да күп катнашты. Бу — бик күркәм күренеш. Төбәгебездә туып-үскән яки әле дә туган якта яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар белән очрашу, аралашу укучыларда туган ягыбыз белән горурлану, аны ярату, милли рух, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек хисләрне уята һәм аларны тагын да үстерергә ярдәм итә.  Ә безнең Камышлы төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Алар арасында тыйнак кына, халык арасында артык күренмичә, иҗат итүче шагыйрьләр дә бар. Мондыйларны без һәвәскәр шагыйрьләр дип әйтергә күнеккәнбез. Ләкин шагыйрь бер күренекле әдибебез әйткәнчә, һәвәскәр була алмый, талантлы яки уртача талантлы гына була ала. Дөрес, җирле шагыйрьләр, нинди генә талантлы булсалар да, зур калаларга китеп, иҗат юлында зур-зур исемнәр яуламыйлар. Туган җирдә шапырынмыйча гына яшәп хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларның кайберләрен белмәвебез дә мөмкин. Ә алар бар, һәм бу шагыйрьләрнең шигъри күңелләре чишмә кебек ургылып, йөрәкләре иҗат ялкынында янып тора.

Без бүген менә шундый искиткеч тыйнак бер шагыйрь белән танышырбыз. Ул Камышлы районының Степановка авылында яшәп иҗат итүче Рәшит Хайрувар улы Айсуваков. Шунысы искитәрлек – рус авылында, рус милләте арасында яшәп, эшләп, бу ага үзенең туган башкорт телен саклап, янып, шигырьләр иҗат итү белән шөгыльләнә! Туган телен, милләтен, туган туфрагын чиксез ярату, хөрмәтләү хисе бар аның йөрәгендә!

Рәшит ага Айсуваков Баш­кор­тостанның Иске Сибай авылында туып-үскән. Җирле мәктәпне тәмамлагач, ул геологлар белән файдалы казылмаларны тикшерү экспедициясендә эшли. Яшь егет мәктәп яшеннән үк шигырьләр дә яза башлый. “Сыерчыклар кайтты” дип аталган беренче шигыре район газетасы битләрендә басылып чыккач, аңа канат куелгандай була. Күп еллар ул штаттан тыш хәбәрче буларак төрле газета һәм журналлар  белән хезмәттәшлек итә, Башкортостан, Үзбәкстан, Төрек­мәнстан республикаларының район һәм шәһәр газеталарына үзенең мәкаләләрен, шигырьләрен җибәреп тора һәм аларның күбесе басылып та чыга.

Тормыш җилләре соңгы вакытларда аны Камышлы якларына китерә, һәм ул гаиләсе белән Степановка авылында төпләнә. Рәшит ага “Камышлы хәбәрләре” газетасына үзенең мәкаләләрен, шигырьләрен алып килгән беренче көннән бирле редакция коллективы белән тыгыз элемтәдә яши.

Рәшит Хайрувар улының төп һөнәре — экономист һөнәре. Ләкин бу аңа иҗат итәргәһич кенә дә комачауламый, киресенчә, ялкын гына өстәп тора. Аның язмаларының төп геройлары — хезмәт кешеләре, туган ягыныңһәм гомер иткән  якның матур табигате.

Рәшит Айсуваков күп еллар үзенең шигырьләр җыентыгын чыгарырга хыяллана. Һәм менә аның хыялы, ниһаять, тормышка аша. Моннан ике ел элек ул  “Сиңа кайтам, туган җирем” дип аталган шигырьләр китабын кулына алу бәхетенә ирешә. Ә узган елда Башкортостан нәшриятында аның тагын “Кошлар да бит туган якларына кайта” дип аталган китабы дөнья күрә.

Хәзерге вакытта Рәшит Хайрувар улының тагын ике шигырьләр җыентыгы — озак еллар тупланган хезмәт җимешләре нәшриятка тапшырылган. Шагыйрьнең иҗатын сөючеләр тиз арада аны кулларына алырлар, дигән өмет юк түгел.

Рәшит Айсуваковның шигырь­ләрен укыйсың да, үзеңне алсу чәчәкле аланнарда, бозлы елга буенда, печән исе килеп торган кырларда йөргән кебек хис итәсең. Һәркемгә таныш  тормыш хәлләрен автор үзенчә күрәһәм бәяли. Аларда авыл зыялысының уй-фикере һәм хис-тойгылары, дөньясы ачыла. Шигырьләре аша автор күңелләрдән-күңелләргә кеше гамен, кеше моңын күчерә. Аның лирик герое табигать һәм кеше матурлыгына сокланып, хезмәте белән горурланып, туганлык, дуслык хисләре белән юанып яши. Рәшит аганың кешеләргәһәрвакыт ниндидер әйтер сүзе бар, без әле аның искиткеч халыкчан, аңлаешлы шигырьләрен киләчәктә дә укып куанырбыз.

Рәшит ага Камышлы төбәгендә яшәсә дә, үзенең туган Башкортостан яклары белән тыгыз, җылы элемтәдә тора. Аны туган ягында да хөрмәт итәләр, олылыйлар, китаплары чыгу хөрмәтенә аларны тәкъдир итү кичәләре оештыралар, төрле очрашуларга чакыралар.

Аның шигырьләре Сибай рай­оныныңҗирле радио дулкыннарында да яңгырый, шигырьләренә композиторлар җырлар яза. Ша­гыйрьнең аеруча “Сагындым, кадерлем” дип аталган шигыренә композитор Юлай Моратов язган көй, Башкортостан Республикасының зур сәхнәләрендә танылган җырчылар тарафыннан башкарылып, киң популярлык алды.

Рәшит Айсуваковның хезмәт юлы да мактауга һәм хөрмәткә лаек. Ул хезмәт ветераны, Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты, су хуҗалыгы отличнигы, Үзбәкстан Язучылары берлеге дипломанты. Рәшит ага шулай ук гаиләсенә ныклы терәк тә, хөрмәтле ата да. Киләчәктә дә Рәшит Хайрувар улына исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, озын гомер һәм иҗади уңышлар телибез! Ә “Бердәмлек” газетасы укучыларына аның берничә шигырен тәкъдим итәсебез килә. Ошар дип өметләнәбез.

Фәния КӘРИМОВА.

Саумы, туган җирем

 Үз илеңдә яшә — и, якындыр,

Сый-хөрмәте кайткан

                                чакта да.

Син илләрне гизеп

                        туймадыңмы?

Ни ошамый туган якларда?

 

Туган якка алып кайтты

                                     мине -

Азгын улын-күчмә

                              кошларым.

 

Саумы авылым, минем

                          туган җирем,

Ямьле язым, салкын

                              кышларым.

 

Саумы, менә кайттым әле

                                        сиңа,

Кара җирдә ауныйм кинәнеп,

Бирче, авылым, әҗәл

                               даруыңны,

Сорыйм синнән шуны инәлеп.

 

Туган җирне иреннәрем тоя

Анам күкрәгенә тигәндәй.

Ата тупсасына ашыгамын

Балачакка кире килгәндәй.

 

Исәр йөрәк, яшьлек дәрте

                                       белән

Чит җирләрдә байтак

                                  йөрелде.

Ничек яшәгәнмен һаман

                               кайтмый,

Түземлекләр, Ходай, бир инде.

Саумы, авылым,

Иске Сибай минем,

Менә бастым синең тупсаңа.

Балачагым, яшьлек,

                       ата — анамның

Хатирәсе синдә саклана.

 

Туган авылым, зинһар,

                               гаепләмә,

Кайтып төштем картлык

                                 көнемдә.

Ятар өчен авыл зиратының

Колач ярым гына гүрендә.

Көтәм сине

 Күз нурымны сибеп як-якка,

Уйланамын “нишләп

                   кайтмый”, — диеп,

Мине салып кайгы-сагышка.

 

Сагындырдың, иркәм!

Шуңа микән

Күңелем тулып йөрәк

                                   сызлана.

Күзләремә бөртек

                          яшьләр килә,

Сагышлардан йөзем саргая.

 

Сагындырдың, иркәм!

Түзәм әле, күңелем

           башкаларга бирелмәс.

Сине көтеп яшьлек

                            мәхәббәтем

Кара гүргә иңми сүрелмәс.

 

Сагынамын сызылып таң

                                  атканда,

Кояш калкып нурын сипкәндә.

Елга яры, ялан, болын аша

Бергә йөргән эздән үткәндә.

 

Сагындырдың, иркәм!

Үтенеп әйтәм:

“Кайт тизрәк”, — диеп

                               тилмереп.

Нишләп мине җәзаларга

                                    булдың,

Сөюемнән янам көл булып.

 

Язның өч төре

 Сагынып көткән яз да килде,

Суык белән карны куалап.

Яланнарда җир ачыла төшә,

Карның эрүенә куанып.

 Азлап- азлап кояш

                              күтәрелә,

Каргалар да кайтты иленә.

Көтеп алган язның

                       беренче көнен

“Кыр язы” ди халык үзенчә.

 

Ялан өсте яшел күренсә дә,

Мал ашарлык үлән түгелдер.

Агачларны яфрак

                             басмаса да,

Яшел төстә алар

                            кебектер…

 

Ел дәвере, димәк, икенчесен

“Елга язы” диеп атарлар.

Бозлар сыймый елга

                                 ярларына,

Шатыр-шотыр бәрелеп

                                     агалар.

Кар эреде. Бөтенесе

                            чәчкә атты.

Кошлар кайтты

                           туган иленә.

Урман табигате терелде

“Урман язы” дигән мәленә.

Бәрәңге —

икенче икмәк

Хәтеремдә: моңсу

                           яңгырлы кич,

Әтиемне сугышка алганда.

Әнием калды өч баласы

                                       белән

Өлкәненә җиде тулганда.

 

Сугыш елы үтә авыр булды:

Җитешсезлек ашауга,

                                     киемгә.

Булмаганда үз хуҗалыгың-

Кала иде ачтан үләргә.

 

Кечкенә чактан үк мин

                                 аңладым:

Төп ашамлык- бәрәңге —

                                  бәхәссез.

Сугыштан соң да

                             озак еллар

Бәрәңге ашап гомер

                                 кичердек.

 

Хуҗалыкта бәрәңге — иң

                          кирәкле азык,

Һәрбер хуҗабикә куллана.

Бүген дә бәрәңге

                          икмәктән соң

Икенче азык булып санала.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1505

Комментирование запрещено