Тормыш юллары катлаулы, берьялгызың юл үтмә…

ЗубаировыМенә шушы язманы язарга утырдым да, кылт итеп, мәрхүмә каенанам әйткән сүзләр исемә килеп төште. Ул исән чагында безгә: “Ир белән хатын бер-берен тулыландырып яшәргә тиеш”, - дип киңәш бирә иде.

Дөрестән дә, ялгыз яшәү­че кешеләрне очратып сөй­ләшкәндә, күзләреннән ниндидер моңсулык, сагыш, ятимлек бөркелә кебек. Чөнки аларны бербөтен итеп тулыландырып торучы, борчу-кайгыларын бү­ле­шүче якын кешеләре, авыр­ган чакларында бер чынаяк су бирүчеләре дә юк.

Похвистнево районы Яңа Мансур авылында гомер итү­че Хәмит ага һәм Рушания Зөбәеровлар белән очрашкач, моның шулай икәнлегенә тагын да ныграк инандым.
Чөнки алар тормыш дәрьясы ярында бер ялгызлары торып калгач, үзләренә гаилә учагы булдырырга, яңа тормыш корырга кирәклеген вакытында аңлап алганнар һәм бүгенге көндә парлы тормыш бәхетенең асылын аңлап яшиләр. Ә үткән гомергә күз салсак, мондый бәхет аларга зур сынаулар аша килгән.

Рушания авыл егете Нур­хәтимгә тормышка чыккач, ун­сигез яшендә аның кызы Гөл­генә туа. Аннан соң аларның уллары Салават дөньяга килә. Кызларына җиде, улларына дүрт яшь тулганда, фаҗигале рәвештә Нурхәтимнең гомере өзелә. Гомергә бергә яшәрбез, дип өметләнгән Рушания ятим калган сабыйлары белән елый-елый әти-әниләре нигезенә кайтып китәргә мәҗбүр була.

Әти-әнисе Насыйх һәм Мө­газзәмә Гарифуллиннар аның зур таянычына әверелә. Бары бергә, югы уртак була аларның. Әби белән бабай оныклары Гөлгенә белән Салаватны кадерләп, тәртипле итеп үстерәләр. Насыйх бабалары алар өчен бабай гына түгел, әти дә була. Хәзер дә аларның һәр сүзе яшьләр өчен закон буларак кабул ителә. Рушания дә, балалары да әби-бабайга бик рәхмәтлеләр.

Ә яшь хатын башкага беркайчан да кияүгә чыкмыйм, балаларымны үстереп, аякка бас­тырырга кирәк, дигән карарга килә. Менә шулай, авыл фермасында сыер савучы булып эшли торгач, унбер ел гомер үтеп тә китә. Шушы вакыт эчендә азмы-күпме йөрәктәге яраларның җөйләре языла төшкән сыман була, үткән парлы тормышның матур истәлеге белән яши башлый ул.

Ә хәзер Хәмит ага турында. Типсә тимер өзәрлек бу ир-атның хатыны каты авырып киткәч, ул үзенә урын та­ба алмый бәргәләнә. “Үткән гоме­ремә кире әйләнеп кайтсам, минем күргәннәрем турында бер китап язып булыр иде”, - дип сөйли хәзер Хәмит ага.

Олы уллары Шамилны өй­ләндереп, шаулатып туй ясагач, икенче уллары Илшатка армия хезмәтенә барырга чакыру кәгазе килә. Аны Чечняга озаталар. Ул бер елга якын анда хезмәт иткәндә Хәмитнең чигә чәчләренә беренче кырау төшә. Аннан соң хатыны Разия нәкъ 46 яшен тутырган көндә вафат була. Әнисе Зәрига да урын-җир өстенә егыла.

Биш ел тол булып яшәгәндә Хәмитне төрлечә сынап карый язмыш. Башка чыккан агасының хатыны килеп, каенанасын карарга булышып йөрсә дә, авырлыкның төп башы аңа төшә.

Шуннан соң, ялгызлыктан туйган 55 яшьлек ир беркөнне Рушанияләр яшәгән өйнең ишеген ачып керә һәм  ялгыз хатынга  тәкъдим ясый. “Юк! Мин тормышка чыкмыйм! Гомеремне балаларыма багышлыйм!” — дип кырт кисә Рушания. Ә Хәмит аның янына тагын килә, тагын… Вакыйганың ахыры никах белән тәмамлана.

Бераз алга китеп әйтәм: аларның  никахы ун ел дәвам итә инде. Хәмитнең йортына матур, яшь, уңган, көч-дәрте ташып торган Рушания килеп яши башлагач, эч пошыргыч сәер тынлыктан күңелсезләнеп торган нигез нурланып китә. Биредә тормыш матурлана.

Менә шулай ак, пакь итеп юган киемнәр киеп, Рушаниясе пешергән тәмле ашларны ашап, күңеле күтәрелеп яши башлый толлыктан гаҗиз булган Хәмит абый. “Ире уңганның хатыны да уңган”, ди татар халкы. Алар йортларына өр-яңа мунча төзеп куялар. Каралты-кураларны рәтлиләр, өйләренә капиталь ремонт ясыйлар.

Каенанасы Зәрига әбине дә Рушания сабый баланы караган кебек карый. Ә сабыйлар хөкеменә калган карт, авыру Зәрига әби килененә: “И, кызым! Әле дә син бар. Син булмасаң, мине кем генә карар иде?!” — ди шатланып. Дүрт елдан соң әбекәй, бәхиллеген биреп, мәңгелек йортка күчә.

Хәзерге вакытта Хәмит абыйның ике улы да, кызы да үз гаиләләре белән яшиләр. Ә Рушаниянең кызы Гөлгенә — бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз хезмәткәре, ире Рафаэль белән уллары Русланны үстерәләр. Аның энесе Салават Эчке эшләр бүлегендә эшли. Ул да өйләнгән. Хәмит абый белән Рушания ханымның, бергә җыеп әйткәндә, җиде оныклары бар. Әби белән бабай миңа балалары, оныклары турында горурланып бик озак сөйләделәр әле.
Гомер — мизгел, диләр. Адәм баласына бәхетле булып яшәр өчен бик тырышырга кирәк, билгеле.

- Авыл кешесенең  ничә яшендә булуын уйлап та карамыйсың бит. Хәмитемнең миннән унҗиде яшькә олырак икәнлеген берникадәр вакыт узгач кына белдем, — дип ире турында сөйләгәндә, канәгать елмая Рушания ханым. “Карама беләгенә, кара йөрәгенә”, диләр бит. Минемчә, хикмәт яшь аермасында түгел, ә бер-береңне яратып, үзара аңлашып, уртак фикергә килеп яшәүдәдер, мөгаен.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2127

Один комментарий

  1. Бахетле булыгыз! Тигез гомер итегез!❤