Казань в ноябре 2014 года примет «тюркское «Евровидение» / «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр фестивале — Казанда

TyrkVisionВ Казани в ноябре 2014 года пройдет II Международный телевизионный песенный конкурс «Turkvision», который также называют «тюркское «Евровидение». 17 июля в столице РТ подпиcали соглашение о проведении мероприятия и презентовали конкурс на площади у НКЦ «Казань».

Как сообщает пресс-служба минкультуры РТ, соглашение подписали основные организаторы — музыкальный телеканал ТМВ ТV и международные телеканалы, которые будут проводить отборочные туры на местах и транслировать конкурс в прямом эфире. 19 ноября состоится полуфинал и 21 ноября — финал. Это мероприятие даст старт II Международному телевизионному песенному конкурсу «TURKVISION» в Казани.

Соорганизаторами мероприятия выступают Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа», министерство культуры РТ и музыкальный телеканал «Майдан».

Как ранее сообщал РБК-Татарстан, впервые конкурс прошел в декабре 2013 года в Турции — в городе Эскишехир. В феврале 2014 года депутаты Госсовета РТ поддержали предложение провести мероприятие в столице РТ в рамках года «Казань — культурная столица тюркского мира». Бюджет первого «Тюрквидения», по данным организаторов, составил $ 4 млн.

rt.rbc.ru

* * *

Татарстан башкаласының “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы узды. Чараны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин башлап катнашучыларны сәламләгәннән соң, ТР Пермьер-министры Илдар Халиковның котлавын укыды. “TURKVIZION” фестивален үткәрү Татарстан тарихына кереп калачак. Бу фестиваль музыка сәнгатенә бик зур өлеш кертә. “TURKVIZION” максаты — төрки халыкларны берләштерү һәм халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Казанда бу чараны уздыру төрки халыкларны берләштерүдә тагы да ярдәм итәчәгенә ышанам”, — диелгән иде котлауда.

Фестивальне тәкъдим итү чарасында ТР Парламенты депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев та катнашты. Ул фестивальне җыр бәйрәме дип атады һәм җырның барлык халыкларны да берләштерергә сәләтле булуын әйтте. “Һәр халыкның үз көе, үз җырлары бар. Әмма әлеге фестивальдә барлык җырлар да уртакка әйләнә. Без бер-беребезне, җырларыбызны аңлыйбыз икән, димәк бу фестиваль безне барыбызны да тагы да берләштерәчәк”, — диде ул.

Бу кичне шулай ук «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, «ТМВ ТV» телеканалының башкарма директоры Сәмир Корбанов та чыгыш ясады.

Чара кысаларында бәйгене оештыручы ТМВ ТV һәм халыкара телеканаллар арасында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә бу телеканаллар дөньяның төрле төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәреп, 19нчы ноябрьдә уздырылачак ярымфинал һәм 21нче ноябрьгә билгеләнгән финалны туры эфирда күрсәтәчәк.
Килешү “АТВ” (Әзербайҗан), “ТРТ Аваз” (Төркия), “Музон ТВ” (Казакъстан), “КТРК” (Кыргызстан), “Тарана Рекордс” (Үзбәкстан), “Туркменели ТВ” (Ирак), “Генс ТВ” (Кипр ), “ГРТ” (Молдова), «Твой Мир Восток» телеканалы (Россия), «Крым» ДТРК (Россия), “Курай ТВ” (Башкортстан),“Мәйдан” музыкаль телеканалы (Татарстан) арасында төзелде.

Бүгеннән шушы барлык телеканалларда да “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014”, “Казан − «TURKVIZION» ярымфинал һәм финал оештыручысы” роликларын күрсәтә башлыйлар.

Бу бәйгенең максаты — төрки дөньяның заманча эстрадасын популярлаштыру, популяр һәм халык җырларын башкаручы сәләтле җырчыларга ярдәм итү һәм халыклар традицияләрен, халыкара иҗади мөнәсәбәтләрне, үзара эшчәнлекне үстерү.
Катнашучыларны сайлап алу турлары һәр төрки төбәктә узачак. Аны узган артистның эше Казанга җибәрелә һәм Татарстан башкаласында Төрки телдә җырлаучы иң яхшы җырчы сайлап алына. Фестивальдә теләге булган һәр җырчы да катнаша ала, дип белдерде оештыручылар. Иң мөһиме — җырчының тавышы әйбәт булсын. Төбәкләрдә сайлап алу туры 30нчы сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1318

Комментирование запрещено