Фестиваль эчендә фестиваль

Тугарак уенБыелгы VII “Түгәрәк уен” фестивале июльнең соңгы ял көннәрендә изге Болгар җирендә уздырылачак

Фестивальгә татар хал­кы­ның борынгыдан килгән мәдәниятен, җыр һәм биюләрен кадерләп саклаучы 550ләп үзешчән сәнгать коллективы Россиянең төрле почмакларыннан килергә җыена. Самара өлкәсе, Камышлы районының атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә читтә калмаячак. Ул быелгы уенның “Иң яхшы фольклор-этнографик кол­лектив” номинациясенә — “Аулак өй” фольклор күренешен, “Иң яхшы вокаль ансамбль» номинациясенә Камышлы авы­лының борынгы “Каршы уен” җырын тәкъдим итәчәк. 

Ансамбль Камышлы авылы яшьләренең онытыла башлаган “Каршы уен” җырын 1989 елгы язмалардан табып алган һәм шуларны җырлап үскән гармунчылар Мөхәммәт Шәкүров һәм Мөдәррис Гыйззәтов яр­дәмендә торгызган. Шуңа күрә моны зур казаныш һәм яңалык дип кабул итәргә була. Җиде ел буена “Түгәрәк уен”да катнашып килгән “Ак каен” ансамбле иҗатташларын да, таләпчән комиссияне дә бу җыр белән әсир итәр, дип ышанып калабыз һәм аларга уңышлар телибез.

Фестиваль кысаларында, “ART-MEDHIA” регионара мө­селман мөнәҗәтләре, бәет­ләре һәм нәшидләре фестивале дә уздырылачак. Ул Рамазан гаетенә туры китерелеп, шулай ук җиденче тапкыр уздырыла. Быел аның да үзенчәлеге бар: тамашачылар Ак мәчет каршындагы мәйданга намазлыкларын җәеп түгәрәккә утыралар, ә башкаручылар уртага басып чыгыш ясыйлар. Мәйдандагы меңләгән кешенең бергәләп тәкбир әйтүе иң оста Коръән укучыларның моңлы тавышы белән үрелеп барачак. “Мондый Ураза гаете һәркемнең күңелендә уелып калыр, дип ышанабыз”, - ди шушы фестивальне оештыручы, Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Төрле елларда ART-MEDHIA” фестивалендә Татар­стан, Чувашстан, Дагстан, Ка­барда-Балкария республикалары, Нижгар, Ульян, Самара өлкәләре, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре коллективлары чы­гыш ясаган. Шулар арасыннан Казанның “Хаять”, “Җомга көн”, Чувашстанның “Мишәр”, Нижгарның “Сәрбиназ”, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дини җыр ансамблен,  Мәскәү мөнәҗәтчесе Гүзәлияне, Яр Чаллы башкаручысы Римма Карамнисаны аерым атап үтәргә кирәктер. Бу бәйрәмдә алар, һичшиксез, катнашачаклар һәм тиңсез чыгышлары Ураза гаетен бизәп җибәрәчәкләр.

“Түгәрәк уен” фестивалендә мөнәҗәт, бәет, нәшид кебек мөселман авыз иҗа­тына мөрәҗәгать итү мәдә­ния­те­без­нең тагын бер катламын ачып халыкка күрсәтәчәк.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1409

2 комментариев

  1. Может, кто-нибудь, случайнейшим образом решит поехать в Казань в первых числах августа. Мне нужно два места. Пишите в лс.
    P.S. Естественно, не бесплатно.
    Алсу Валиуллина http://vk.com/alsushkalovev

  2. А где можно достать билеты на фестиваль? И как туда добраться? будет ли транспорт из Самары?