Самара өлкәсендә шахмат уенына тиешенчә игътибар бирелә, дип әйтергә дә була: урта мәктәпләрдә шахмат секцияләре эшләп торса, махсус спорт мәктәпләрендә профессиональ дәрәҗәдәге белем алырга да була. Мәсәлән, Тольяттиның “Шахмат” олимпия резервы мәктәбендә биш яшьтән алып унсигез яшькә кадәр 700ләп бала шөгыльләнә. Алар арсында халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр байтак.
Бу спорт мәктәбенең җитәкчесе милләттәшебез Гөлнара Сәлахова (рәсемдә) үзе дә балачактан шахмат уйный. Ул Россиядә, Чехиядә, Словакиядә, Венгриядә, Польшада узган халыкара турнирларда җиңү яулап, призлы урыннар алып кайткан, 1989 елда Россия чемпионы исемен яулаган. Ә 1995 елда аңа халыкара мастер исеме бирелгән.
Тольятти шахмат федерациясенең вице-президенты Гөлнара Равил кызы үзе җитәкләгән мәктәп турында горурланып:
- Безнең мәктәп — Самара өлкәсендә бердәнбер махсус шахмат мәктәбе. Биредә шахмат уены серләрен югары квалификацияле тренерлар өйрәтә. Балалар үзләре дә бик зур теләк белән дәресләргә йөриләр, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашалар. Уңышларга килгәндә, дүрт укучыбыз халыкара гроссмейстер исеменә лаек, дөнья һәм Россия чемпионатларында җиңеп, медальләр алып кайтучылар да байтак. Мәктәбебезнең иң зур горурлыгы Гөлнара Мирзаева — спорт мастерына кандидат, Россия кубогы иясе, Самара өлкәсе хатын-кызлары арасында чемпион, ике тапкыр Идел буе федераль округы чемпионы исемнәрен яулап алды. Төрле турнирларда призлы урыннар яулап килүче яшь шахматчыбыз Гүзәл Галимуллина да бик өметле күренә, - дип сөйләде.
Бүгенге болгавыр заманда балалар азып-тузып урамда йөрмиләр, дәрестән соң өстәмә белем мәктәбендә яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр икән, моңа ата-аналар да шат, мәктәпкә дә дәрәҗә. Баланың киләчәге спорт белән бәйләнмәсә дә, шахмат уены аның аң үсешенә яхшы тәэсир итәр, фикерләү сәләтен, дикъкатен, түземлелеген арттырыр, тактика, стратегия кебек сыйфатларын уятыр.
Халыкара шахмат көнендә Тольяттиның “Шахмат” олимпия резервлары мәктәбе укучыларын да, аларның остазларын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә уңышлар, җиңүләр теләп калабыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1216