Татулыкта – матурлык

Сагида

Сәгыйдә апа ШАКИРОВА яраткан оныклары Илшат һәм Илназ белән.

Гомер-гомергә каенана бе­лән килен турында ямьсез, төрткеле сүзләр ишеткәләп то­рабыз. Татар халык әкият­ләренә күз салсаң, анда да каенана — аждаһа, ә килен бернинди хокукы булмаган бер мескен итеп тасвирлана.

“Ә хәзерге заман каен­анасы һәм килене нин­ди­рәк икән соң?” — дигән со­рау­ларым мине Камышлы районының үзәгендә гомер итүче каенана — Сәгыйдә апа һәм аның килене Гүзәлия Шакировалар яшәгән йорт­ның ишеген ачып керергә этәрде.

Сәгыйдә Бәдретдин кызы хәл-әхвәл сорашкач ук сөйләп китте:

- Менә терлек асрап яшибез. Хәзерге вакытта сөт-ит-май продукциясенең бәясе югары түгел, шуңа әллә ни файдасы күп булмаса да, аш-су әзерләргә керешсәң, суыткычыбыз тулы ризык.

Улым Илфат белән киленем Гүзәлия шәһәргә киткәннәр иде әле. Яшь чагымда Зәкиемә тормышка чыкканда әнкәй-каенанам вафат иде инде. Ә әткәй — каенатам белән егерме елга якын бергә яшәдек. Ул бичара соңгы гомерендә сукыраеп, гел урын-җир өстендә ятып торды. Тик минем аңа беркайчанда каршы сүз әйткәнем булмады. Яхшы каравыма сөенеп каенатам: “Аллаһы Тәгалә минем бәхетемнән, килен, сине тәүфыйклы итеп яраткандыр инде”, - дип әйтә торган иде.

Мин баштан сатучы булып, ә соңгы вакытларда “госстрахта” эшләдем. Пенсиягә чыккач та, әле биш ел шунда хезмәт итеп, 60 яшемдә генә эшемнән туктадым.Тормыш иптәшем Зәки машина йөртүче иде, соңрак “охран”да эшләде. Аның вафатына менә сигез ел үтеп тә китте инде. Улларыбыз Илдар белән Илфат та тәрбияле булып үстеләр. Аллаһының рәхмәте, үзебез әткәйгә яхшы булгач, киленнәребез дә безнең өчен бик яхшы булдылар. Олы киленем белән бик озак еллар бергә гомер иттек. Икенче улыбыз Илфат өйләнеп, гаиләбезгә Гүзәлияне кабул итәргә туры килгәч кенә, татар халкының борынгы гадәте буенча кече малай йортта калып, әти-әниләре белән бергә яшәргә тиешлеген истә тотып, олы улыбыз Илдар белән Лилиягә башка чыгарга туры килде. Дөрес алар: “Без калыйк әле төп йортта”, — дип соралдылар. Шулай булса да, үзләренә аерым “оя” кордылар. Бераз авырып кына китсәм дә, Лилиям шунда ук килеп җитә һәм мине үзләренә яшәргә чакыра башлый.

Менә шулай итеп, Сәгыйдә Бәдретдин кызы киленнәрен үз кызларыдай күреп, чөкердәшеп яшиләр.

- Лаеклы ялга чыккач та, әле эшләдем. Киленем Гүзә­лиям бер якка юл тотса, мин икенче якка китеп бара идем. Тик шунысы бар, урамнан узганда авылдашларым: “Моңа нәрсә җитми икән?” дип әйтерләр дип бераз тартына идем. Эштән туктагач, янәдән җитәкчебез чакырырга килсә дә, бүтән бармадым инде, — дип үзенең бернинди эштән дә курыкмавы турында сөйләде Сәгыйдә апа.

Аның килене Гүзәлия ханым 25 елга якын инде Камышлы халык театрын җитәкли. Шул ук вакытта Камышлы районының социаль үзәге җитәкчесе урынбасары булып та эшли әле. Сәгыйдә апа да театрның һә­вәскәр артистларын үз итеп, аларны һәрвакыт үзенең тәмле бәлеш-өчпочмаклары бе­­лән сыйлаган. Сәгыйдә апа­ның тагын бер изге гамәле ту­рында әйтми калу ярамас­тыр. “Бердәмлек” газетасында шулай бервакытны Мәскәү янындагы кечкенә шәһәрнең хастаханәсендә Хәбибнур исемле бер ир-атның Иске Ярмәк авылында туып-үскән булуы, тик күп нәрсәләрне хәтерли алмавы турында мәкалә басылып чыга. Бу аның әтисе белән бертуган агасының югалган улы түгелме икән дип, шушы язманы укыгач та, Сәгыйдә апа улы Илфат белән икенче көнне үк юлга кузгала. Камышлыга үз гаиләсенә алып кайтып, киленнәре белән бергәләп карый башлый. Исәнлеге кире кайткач, Сәгыйдә апа Хәбибнур абыйны “башлы-күзле” итүдә дә булыша.

Мин барганда Гүзәлия ханым өйдә түгел иде. Соңрак без аның белән телефон аша аралаштык. Ул: “Әнигә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Чөнки без эштән кайткан җиргә ул гел безне тәмле ашлары белән көтеп алды. Улларыбыз Илшат белән Илназны да ул тәрбияләп үстерде. Әгәр авылларга спектакльләр куярга чыгып китсәк, ул абзар тулы терлекләребезне дә ашата-эчертә, ә җәйләрен җиләк җыеп кайткач, аңардан берәрсе үзен җиләкле акланга алып баруын соралса, арыдым дип тормый, тагын китеп бара һәм тагын чиләген тутырып кайта”, — дип, каенанасы турында матур сүзләрен әйтте.

Шунда мин Сәгыйдә апа Шакированың гаиләсендә барсы да тормышта үз урыннарын төгәл белеп, Аллаһы кушканнарны үтәп, берсен-берсе тирән хөрмәт итеп яшәгәнгә аларның тормышлары шундый тыныч, бәхәссез, матур дәвам итә торгандыр, дип уйлап куйдым. Хәер, татулыкта – матурлык, диләр бит. Бу нәкъ шулайдыр, мөгаен.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1474

4 комментариев

  1. мне тоже посчастливилось познакомится с этой прекрасной женщиной…хотя местом знакомства была Похвистневская больница…за неделю что мы с ней лежали в одной палате мы очень сдружились,и когда ее выписали мне хотелось плакать.будьте здоровы Сагида апай!

  2. сэгидэ апа шундый матур ыныкларыгыз сездэ апашундый матур яшлэр янында яш бит куренэсез исэннек саулык ураза бэйрэме белэн сезне гэйлэгезне гэйлэсен тэбриклим исэнек саулык сэгидэ апа

  3. Наша самая счастливая бабушка!!!❤ ❤ ❤

  4. Самая добрая,красивая,умелая МАМА БАБУШКА и ПРОБАБУШКА ❤ ❤ ❤ ❤ ❤ ❤ ❤ ❤ ❤