Имамы нинди, мәхәлләсе шундый

getImage (1)“Аллаһы Тәгалә синең ар­кылы берәр кешене туры юл­га күндерә икән, бу синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан да артыграк”, — диелгән бер хәдистә. Балаларыңны һәм авылдашларыңны туры юл­га  өндәү бик саваплы га­мәл­дер ул. Әле яшь булуына ка­рамастан, Камышлы рай­оны­ның Яңа Усман авылы мә­чете имамы Ринат хәзрәт Кә­ли­муллин вәгазьләрен тың­лап, Аллаһы юлына баскан як­ташларыбызның исемлеге шактый зур. Хәер, хәзрәтнең Яңа Усман мәчетендә эшли башлавына да 15 ел вакыт үтеп киткән икән инде.

Ел саен балаларга дин дәресләре укыту, туры юлдан тайпылган авылдашларына сабак бирү, җомга намазларында һәм дини бәйрәмнәрдә үтемле вәгазьләр сөйләү, яшьләр белән эшләү юлы белән ул акрынлап халыкны дин юлына бастыра.  Моны үткән елгы нәтиҗәләргә карап та аңлап була — мәдрәсәдә 50ләп кеше дин сабагын укып чыккан.  Бу ел башыннан тагын 25ләп кеше укырга йөри башлаган…

Ринат хәзрәт, һәркем белән киңәшеп, сорауларга төгәл җавап биреп, дин гыйлемен өйрәтә. Аның татар милли го­реф-гадәтләрен Коръән сүз­ләре белән үреп алып бара белүен бик хуплый халык.

Миңа үземә дә Ринат хәзрәт алып барган дини мәҗлесләрдә катнашырга насыйп булды. Ул озын-озак сөйләп халыкны ялыктырмый, тормыштан гади генә мисаллар китереп, бөтен мәсьәләләргә дә аңлатма таба. Дөрес фикере, аралаша белүе, гыйлемле һәм киң карашлы булуы белән әңгәмәдәшләрен җәлеп итә ул.

Похвистнево районы Га­ли авылында туып-үскән, җир­ле мәдрәсәдә дин гыйлеме өйрәнгән егет гаиләдә дә дө­рес тәрбия алган.  Яшүсмер ба­ла күңеленә дингә омтылыш хис­ләре кереп урнаша икән, ата-аналарга аны саклап калу өчен күп көч куярга туры килә. Яшь чак – җүләр чак, дип юкка гына әйтми халык. Иптәшләрең сыра эчеп, тәмәке тартып йөргәндә, син алар арасында ак карга булып күренәсең бит. Ә туры юлдан язмас өчен ихтыяр көче һәм дингә чын ышану булырга тиеш.

- Дингә ихтирам булсын, мәчетеңә халык килсен өчен иң элек үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең. Халыкта имамга карата ышаныч туарга тиеш. Ә сүз сөйләп кенә бернәрсә дә килеп чыкмый, — ди  Ринат хәзрәт. — Яшьләргә дөрес юл күрсәтергә, аңлатырга кирәк. Никахсыз, икешәр хатын белән яшәүчеләр бар. Никахсыз тормыш, хәзерге терминология белән аңлатсаң, бер-береңнән лицензиясез файдалану кебек була. Төпле гаилә корыйм дисәң, берничек тә никахсыз булмый. Сине сайлаган тормыш иптәшең өчен яшәргә, аңа уңайлы шартлар булдырырга, шундый ук иманлы балалар үстерергә кирәк бит.

Ринат хәзрәт үзе дә шулай яшәргә тырыша. Тормыш юлында Гөлназ исемле инсафлы кызны очрату очраклы хәл булмагандыр. Лениногорскида туып үскән бу шәһәр баласы хәзер авылда ышанычлы ир канаты астында балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Камилә белән Мурад бераз үсә төшкәч, Гөлназ институтка кереп, белемен арттырырга ниятли. Ринат хәзрәт тә үсештә — Россия ислам институтында белем эсти. Шулай, сабырлык, тугрылык белән вакытлыча сынауларны бергәләшеп хәл иткәндә, бер-берең белән килешеп, ярдәмләшеп яшәгәндә тормыш та сиңа елмаеп карый.

Ислам диненә шикләнеп, аңа куркып караучыларга бөек галим Ризаэтдин бине Фәх­ретдин болай дип язган: “Дин — кешелек җәмгыяте барлыкка кил­гәннән бирле, әдәп, әхлак, шәфкать, мәрхәмәт, изгелек, итагатьлелек, кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә күндергән кануннар тупланмасы “. Татарны иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән дә ислам дине, шәригать кануннары бит. Дин кушканча яшәгән Кәлимуллиннар гаи­ләсе күпләргә үрнәк булырлык. Аларның тормышы күзгә бәрелеп тормый, чөнки өй- йортларында гел тынычлык хөкем сөрә. “Минемчә, бәхетле булу өчен адәм баласына өч нәрсә җитми: иман, сәламәтлек һәм тыныч гаилә”. Бу инде Ринат хәзрәтнең сүзләре. Аның гаиләсендә барысы да тәртиптә һәм җитеш булып тоелды миңа.

Ринат хәзрәт Кәлимуллин Яңа Усман авылы халкы турында “авылдашларым” дип сөйли. Димәк, ул киләчәген дә шушы авыл белән бәйләячәк. Бусы инде бигрәк тә куанычлы. “Имамы нинди, мәхәлләсе дә шундый”, дип әйтәләр бит. Ринат кебек мулла булган җирдә барысы да тәртиптә һәм җитеш булыр, Аллаһы теләсә.

Фәния КӘРИМОВА.

Яңа Усман авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1565

Комментирование запрещено