«Киявебез башка милләт кешесе булгач, беренче мәлләрдә бераз уңайсызланган булсак та, хәзер сөенеп туя алмыйбыз».
Хәзерге вакытта яшьләр арасында еш кына таркалган гаиләләрне очратырга туры килә. Моның сәбәбен: “Безнең милләт кешесе түгел иде яки холык-фигылебез туры килмәде”, — дип аңлатучылар да бар. Ә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Раушан белән Флюра Насыйповлар белән танышкач, миндә бөтенләй башка уйлар туды.
Флюра үсеп, өлгереп җиткән кыз булгач, авылдан китеп, Самара шәһәрендә сатучы булып эшкә урнаша. Көннәрдән беркөнне кибеткә Грузия шәһәреннән килеп, биредә үз эше белән шөгыльләнүче азәрбайҗан егете Раушан Насыйпов килеп керә. Бер-беренә бер күрүдә гашыйк булган яшьләрнең бу очрашуы уртак гаилә коруга китерә.
Яшь гаилә тиздән Кинель шәһәрендә төпләнеп яши башлый, ә берникадәр вакыт үткәч, алар Флюраның туган авылы Яңа Мансурга кайтып урнашалар. Озакламый гаиләдә кечкенә Рамискә Руслан белән Әмир дә өстәлә. Билгеле, өч малае булгач, әти кеше тагын да дәртләнебрәк тормыш йөген тарта башлый. Ул абзар тутырып сыерлар, үгезләр асрый, бакча тутырып бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә үстерә.
- Безнең итне дә, җитештергән сырыбызны да һәр җирдә бик теләп алалар. Араларында хәтта авыл кешеләре дә бар, — дип сөйләде Флюра ханым бу турыда.
- Киявебез башка милләт кешесе булгач, беренче мәлләрдә бераз уңайсызланган булсак та, хәзер сөенеп туя алмыйбыз. Ул бик тә итагатьле, өлкәннәрне хөрмәт итүче, гаиләсен яратучы, ислам дине кушканча яшәүче, эшчән, намуслы кеше булып чыкты. Әлхәмдүлилләхи шөкер, балаларыбыз бәхетенә кинәнеп яшибез, - дип Флюраның әнисе Әминә ханым да сүзгә кушылды. Аның бу фикере белән ире Нурсалих әфәнде дә килешә.
Раушан белән Флюраның өлкән уллары Рамис быел беренче сыйныфны тәмамлаган инде. Ул матур итеп азәрбайҗанча да, татарча да бии һәм җырлый, сөйләшә. Рамис озакламый энесе Руслан белән әтисенең туган ягына — Грузиягә, әби-бабалары янына барырга җыенулары турында да мактанып алды.
Мин Флюра ханымнан ничек киенүе турында да сораштым. Ул миңа:
- Раушан мине бернидән дә чикләми. Биредә кешенең нинди милләттән булуы турында сүз дә юк, ә аның кешелекле булуында. Мин яшьләр янына барганда заманча киенәм, ә өлкәннәр янына ир хатыны буларак киенергә тырышам. Дөрес, бөтен нәрсә үз вакытында килә, дип юкка гына әйтмиләрдер, өч бала әнисе буларак, хәзер үзем дә артык ачык, кыска итәкле киемнәр киеп йөрүдән тыела башладым, - дип җавап бирде.
Шушы матур гаилә белән аралашкач, мин гаилә тормышын саклап калу, тигез тормышта яшәп, бәхетле балалар тудырып, тәрбияләп үстерер өчен адәм баласының кайсы милләттән булуы мөһим түгел, чын мәхәббәт, эчкерсез ярату, бер-береңә карата түземле, хөрмәтле булу икәнлеген аңладым.
Нурcинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1731
гомерегез бәхетле булсын, бәхетегез гомерле булсын!
Огромное спасибо
Ой какие красивые!!!!!
Какая красивая и дружная семья!!!!!!! Счастья вам на долгие-долгие!!!!!!
Огромное спасибо