Азат Надыйров: «Дустым Эльсор Кәбиров белән матур хатирәләргә чумып утырдык»

P1030715«Туган тел» җәмгыятенең оешкан елларындагы эшчәнлегендә бик актив катнашкан кешеләрнең берсе — Эльсор Газиз улы Кәбиров. Кызыл Йолдыз, 3нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән фронтовикны, Кёнигсбергны алган өчен «За трудовое отличие» медале кавалеры булган милләттәшемне быел туган авылым Камышлының Сабан туенда очраттым.

Мин аның белән авиаконструктор А.Н.Туполев исемен йөрткән конструкторлар бюросының Куйбышевтагы филиалында бергә эшләдем. Туган телебезне саклап калырга, моның өчен милли хәрәкәт оештырырга кирәк, дип янып йөргән вакытым иде. Бу эшне башкарып чыгуга Эльсор да үзенең зур өлешен кертте.

Пенсиягә чыккач, Эльсор хәләл җефете Хәмидә белән Камышлыга кайтып урнаштылар. Быел без аның белән әлеге  авылның Сабан туенда күрештек.  Очрашуыбыз истәлек кичәсенә әверелде, матур хатирәләргә чумып утырдык.

Күптән түгел генә үзенә 88 яшь тулса да, Эльсор әле дә егеттәй күренә. Аңарда дәрт, дөньяны ярату, илебез һәм  халкыбыз тормышы белән кызыксынып яшәү көчле.

Эльсор сәламәт булуының серләре белән дә уртаклашты. Ул эчми дә, тартмый да, һәрвакыт хәрәкәттә яши. Инде байтак еллар дәвамында, карлы бураннарга, җәйге эссе көннәргә карамастан, көненә 10-15 чакрым йөреп кайта икән. Еш кына текә тау аша күрше Бозбашка барып йөри. «Соңгы елларда гына маршрутымны бераз кыскарттым», — ди дустым. Әмма әле дә көн саен физзарядка ясый. Урманнарга-кырларга барып, анда күп төрле үләннәр җыя, аларны киптерә һәм файдалана. Чижевский лампасын, Федоровның сулау аппаратурасын да куллана. Сәламәтлекне саклау буенча мәкаләләр бастырылган китаплар, журналлар яздырып ала. Шуңа да исәнлеге әйбәт, әле бик күп еллар балаларын, якыннарын шатландырып яшәргә язсын иде үзенә.

Казан авиаинститутының өч студенты — Эльсор һәм тагын ике егет - үзләре теләп Ватаныбызны сакларга сугышка киткәннәр. Авиациягә эләгергә хыяллансалар да, аларны иң элек Ульян өлкәсендәге автомәктәптә укыталар, шуннан соң фронтка артиллерия полкына җибәрәләр. Эльсор Газиз улы фронтның алгы сызыгына снарядлар, сугыш кирәк-яраклары ташый. Бомбежкалар вакытына да туры килә. «Сугышның канкойгыч вакыйгаларын искә алу бик авыр», — ди дустым.

 Сугыштан соң Эльсор хәрби диңгезчегә укый. Балтик диңгезендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Авиация институтын тәмәмлый һәм А.Н.Туполев исемен йөрткән конструкторлар бюросының Куйбышевтагы филиалына эшкә керә. Таҗикстанның Зераушан шәһәрендә яшәп, биредәге тау комбинатында  электр хуҗалыгын да җитәкли ул. Аннан яңадан А.Н.Туполевның конструкторлар бюросына кайта. Биредә аның фотосурәте мактау тактасыннан төшми.

 Эльсор гармунда да бик шәп уйный. Әлеге уен коралының моңы аңа гомер-гомергә авыр чакта җан ярасына шифа, яшәргә көч биргән. Очрашкач та гармун тавышына кушылып татар халык җырларын искә алып утырдык без аның белән. Тагын күрешербез әле, дип икенче Сабан туена кадәр саубуллаштык.

Азат НАДЫЙРОВ,

Самар өлкә «Туган тел» татар  җәмгыятенең ветераны.

samtatnews.ru

Просмотров: 1309

Комментирование запрещено