Кешене хезмәт яшәтә

getImageCA80Q513“Тырышкан – табар, ташка кадак кагар”, дип ничек дөрес әйткән икән халык! Хезмәт сөюче кешеләр гомер-гомергә мактау-хөрмәткә лаек булганнар. Тырышып эшләсәң, тормышта зур уңышларга казанырга, югары үрләр яуларга була.

Менә Галиевлар гаиләсе дә, Үзбәкстаннан кайтып, Самарның Кинельский бистәсенә урнашкач, тормышларын өр-яңадан башлап җибәрәләр. Һәм, иң беренче чиратта, моңа аларның эш сөчән булулары ярдәм итә.

Наилә апа Галиева әле кечкенә булганда, аның гаиләсе Үзбәкстандагы Андижан өлкәсенең Курган Тепа шәһәренә барып урнаша. Анда алар 38 ел гомер итәләр. Биредә Наилә Рафаэл исемле татар егетенә кияүгә чыга, аларның өч баласы туа.

Әңгәмәбез Наилә ханым Галиева белән.

-        Самарга ничә ел элек килеп урнаштыгыз һәм яңа җирдә нинди авырлыклар кичерергә туры килде? Кинель бистәсе сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

-        1989 елда, Үзбәкстанда милләтара низаг (конфликт) килеп чыккач, әнием, ике абыем һәм мин гаиләләребез белән Кинель бистәсенә килеп урнаштык.

Башта туган якларыма, Ульян өлкәсенә, барып карагач, андагы тормыш шартлары безне канәгатьләндермәде. Шуннан икетуган энебез Рафаэл Уразаев яшәгән Кинельгә барып карарга булдык.

Монда  11 еллык мәктәп тә, янәшәдә генә институт та булуы ошады. Бигрәк тә биредә безне эш белән дә, торак белән дә тәэмин итәргә вәгьдә иттеләр.

Икетуган энем Рафаэлгә һәм аның хатыны Сәвиягә рәхмәтләребез чиксез. Беренче мәлләрдә без аларда яшәдек, аннан соң да алардан һәрвакыт ярдәм тойдык.

Тора-бара олы абыема ташландык кибет бирделәр. Без бергәләп аңардан өч бүлмәле фатир ясадык һәм икетуган абыемнан барыбыз да — өч гаилә — анда күчеп урнаштык.  Аннан икенче абыема шулай ук начар гына өй бирделәр. Башка кешеләр мондый ташландык торактан баш тарталар иде. Ә без нәрсә бирәләр – шуңа ризалаштык, чөнки уртак көч белән ремонт ясап, төзекләндереп, аны сафка бастырдык, һәм әниебез белән ике гаилә анда күченде, ә олы абыем теге фатирда калды.

Аннан инде минем иремә дә шундый бәхет елмайды. Хәләл җефетем авырап, инвалидлык алгач, миңа өч эштә эшләргә туры килде — картларга социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәр, хастаханәдә шәфкать туташы һәм санитар.

Аллага шөкер, ирем терелеп, яңадан эшкә кереште. Рәхмәт инде үзенә, гаилә башлыгы буларак, ул – лаеклы ир. Бирегә күчеп килгәч, ул башта прораб булып эшләде. Аннары аны авыл хуҗалыгы институтына капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе итеп билгеләделәр.

Өч балабыз бар бит, аларны аякка бастырырга кирәк. Ә Үзбәкстаннан кайтканда безнең акчабыз юк иде, хәтта андагы фатирларыбыз дәүләтнеке булганга, аларны киткәндә тапшырырга туры килде.

Аллага шөкер, балаларыбыз да кечкенәдән эшләп үстеләр, безгә ярдәм иттеләр. Без шикәр чөгендере, бәрәңге кырлары алып эшкәрттек. Өч гаиләгә гараж төзедек, баз казыдык. Мин, барыбызга да җитсен дип, дүртешәр йөз банка кыяр-помидор тозлый, варенье кайната идем.

Без күпләп бәрәннәр дә тоттык. Улларым Альберт белән Илдар төшкә кадәр авыл хуҗалыгы институтында укыйлар, аннан соң бәрәннәр көтүе көтәләр иде.  Шулай ук үгезләр дә, өчәр йөз каз да үстердек.

Ә сыерны сатып алырга улларым үгетләде. Мин ул чакта инфаркттан соң инде ул кадәре нык эшли алмадым. Шулай да малайлар, үзебез карыйбыз, савабыз дип, сыер алдырттылар. Иртән аны кече улым сауса (ул моны тизрәк эшли иде), кичен олысы сауды.

Аннан без ирем белән йорт салып кердек. Шулай һәрбер гаилә аерым яши башлады.

Улларым институтта укыганда шулай ук кичләрен төзелештә дә эшләп йөрделәр. Ә олы кызыбыз Әлмирәне 18 яшендә Үзбәкстанда яшәгән татар дусларыбызның улына кияүгә бирдек. Алар бүгенге көндә Татарстанның Уруссу шәһәрендә яшиләр, ике уллары — Тимур һәм Рәшит.

Авырлыклар арасында, акча булмаудан тыш, климатны да атар идем. Үзбәкстанда кыш булмагач, биредә башта салкыннарны бик авыр кичердек без.

Аллага шөкер, Үзбәкстаннан күчеп килгәч, Кинельский бистәсендә тормышыбызны өр-яңадан башлап, хәзер мул тормышта яшибез. Балаларыбыз Альберт белән Илдар — эшкуарлар. Ирем Рафаэл дә уллары белән гаилә бизнесында актив катнаша. Алар сәүдә йорты, автомобиль запчастьләре, төзү материаллары кибетләре, машиналар юдыру бинасы, шиналар куючы сервис тоталар, көнбагыш белән шөгыльләнәләр. Шунысы куандыра – без балаларыбыз белән дә, туганнарыбыз белән дә һәрвакыт бердәм, дус булып, бер-беребезгә булышып яшибез. Хәзер инде кызымның олы улы Тимур да бирегә күченеп, безнең гаилә бизнесында катнаша.

-        Менталитет дигән нәрсә бар. Үзбәкстандагы һәм Самардагы менталитетның аермасы нидә?

-        Үзбәкстанда олыларга хөрмәт күбрәк беленә. Шулай ук анда гореф-гадәтләрне төгәл үтиләр. Әйтик, кеше үлгәч, 40 көн буена өйдә кемдер булырга тиеш, чөнки бу дәвердә кешеләр килеп, кайгыны уртаклашалар, догалар укыйлар. Үлек чыккан өйгә шулай ук көн дә мулла килә. Төшкә кадәр хатын-кызлар, ә аннан соң ир-атлар йөриләр. Шушы 40 көн эчендә һәр пәнҗешәмбе (четверг) мә җлес уздырырга тиешле. Хатын кызларга бизәнү әйберләрен тагарга, чалбардан, яулыксыз йөрергә ярамый. Кунакка барырга рөхсәт ителми.

Үзбәкстанда шулай ук халык татурак яши. Әйтик, без чувашларны, мордваларны, татарларны, урысларны беркайчан да аермадык. Хәтта аларның теге яисә бу милләттән булуы турында уйлап та карамый, белми дә идек. Кешеләр Үзбәкстаннан үзләренең кече ватаннарына күченә башлагач кына, боларының чуваш, тегеләренең мордва, өченчеләренең рус икәнен белдек.

Ә Самарда мондый аерма яхшы сизелә.

-        Үзбәкстан белән чагыштырганда, бирегә күченеп килгәч, тормыш дәрәҗәгез үстеме яисә, киресенчә, түбәнәйдеме?

-        Кинельдә безнең тормыш дәрәҗәсе үсте, шөкер. Без бик яхшы яшибез хәзер, Үзбәкстанда алай булмас иде. Мәсәлән, минем бер абыем Ташкентта яшәп калды. Анда бик хәерче халык яши. Яисә газы юк, яисә суы юк. Гомумән, тормыш шартлары начар анда. Үзбәкстаннан Кырымга күчеп урнашкан татарларның да бик начар шартларда яшәгәнен беләбез.

-        Бизнеста төрле милләт кешеләре белән аралашырга туры килә. Кайсы милләт кешеләре ышанычлырак?

-        Безнең гаилә бизнесында төрле милләт кешеләре эшли – урыслар да, әрмәннәр дә, чувашлар да, татарлар да. Шатлыкка, барысы да тәртипле, ышанычлылар. Без милләт буенча аермыйбыз, һәр халыкта яман да, яхшы да кешеләр булырга мөмкин.

-        Наилә ханым, балаларны тәрбияләгәндә берәр серегез булдымы?

-        Кинельдә бездән еш кына: “Сез ничек шушындый акыллы балалар тәрбияли алдыгыз?” – ди кызыксыналар.  Без улларыбызны, кызыбызны кечкенәдән олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстердек. Ә иң мөһиме – без аларны хезмәт аша тәрбияләдек. Балачактан эш тәмен белеп, аны сөеп үскән бала акыллы була.

Әле улым Илдарның хатыны Илсөяр дә: “Әни, сез әти белән балаларыгызны шулкадәр яхшы тәрбияләгәнсез. Мин улымның да шундый ук булуын телим”, — дип, уллары Камилне еш кына безнең тәрбиягә калдыралар. Дүрт яшьлек бу малай уенчык сусипкечен (лейка), көрәген ала да, мине үзе бакчага эшләргә чакыра (көлә). Кызымның беренче улы Тимур ике яшендә безнең белән беррәттән бәрәңге ала иде инде. Һәм хәзер, 19 яшендә дә, аның тырышлыгына, шулкадәр эш сөючән булуына исебез китә. Әле Уруссуда яшәгәндә үк ул умарта, гөмбә үстерү белән шөгыльләнде.

Олы улым Альберт белән киленем Ирина да биш яшьлек уллары Эмильне еш кына бездә калдыралар.

IMG_0224IMG_4134

IMG_4136

IMG_0191

DSC_1344

IMG_0010

-        Гаиләдә татар рухын саклап яшисезме?

-        Әйе, Аллаһыга ышанабыз, дини мәҗлесләрне үткәреп киләбез, ел саен корбан чалабыз. Үзебез татарча сөйләшәбез, тик менә оныкларыбыз гына ана телен начар беләләр.

Татар җырларын яратып тыңлыйбыз, мәчеткә йөрибез. Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә. Безнең Кинель бистәсендәге мәчетне үзенең ярдәмчеләре белән икетуган энебез Рафаэл Уразаев салдырды. Төзүче буларак, кече улым Илдар да бу игелекле гамәлгә үз өлешен кертте.

-        Хаҗга барырга насыйп булса, Аллаһы Тәгаләдән ниләр сорар идегез?

-        Дөньяларыбызга тынычлык, сугыш, хәвеф-хәтәр булмасын, барыбызга да, бигрәк тә балаларыбызга, исәнлек-саулык бир Ходаем, дип сорар идем. Иң мөһиме – исәнлек һәм тынычлык, алар булса, калганына ирешеп була.

-        Үзбәкстаннан күчеп киткәнегезгә үкенгән чакларыгыз буламы?

-        Үзбәкстанны бик сагынсак та, аннан китеп, биредә урнашуыбызга үкенмибез. Тормыш авырлыклары кешене чыныктыра гына ул. Башта елаган чаклар да күп булды — башка климат, башка менталитет, башка кешеләр. Тик тора-бара күндек. Аллаһыга шөкер, җиң сызганып эшләдек, тырыштык һәм нәтиҗәдә лаеклы тормышта яшибез.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самарские татары».

Просмотров: 1597

Комментирование запрещено