“Яктылык” мәктәбендә укучы балаларның җәйге ялы елдан-ел матуррак һәм файдалырак итеп оештырыла

1101478669-s0723

 “Яктылык” мәктәбеннән 3 укытучы һәм 47 укучы Татарстанда оештырылган милли чарада булып кайттылар

Алман (немец) галиме Иоганн Готфрид Гердер “Тел – милләт тормышчанлыгының күрсәткече. Ул аны үстерүче, берләштерүче зур көчкә ия булган рухи хәзинә. Тел халыкның үзаңын үстерә, холкын формалаштыра. Халыкның гыйлемлелеге, тәрбиялелеге һәм үзкыйммәте аның телендә күренә”, — дигән.

Самарның “Яктылык” мәктәбендәге укыту балаларга уңай тарбия бирү белән тыгыз бәйләнештә бара. Бу халкыбызның милли-мәдәни һәм рухи казанышларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә нигезләнгән. Биредә укучы балалар Казан шәһәрендә һәм илебезнең башка төбәкләрендә үткәрелә торган конкурсларда катнашып, һәрвакыт үзләренең аң-белем югарылыгын күрсәтеп килделәр. Алардагы интеллектуаль үсеш, фикерләү офыгы киңлеге һәм башка уңай сыйфатлар — барысы да тәрбия нәтиҗәләре.

Төрле җирләрдә булып, төрле кешеләр белән очрашу яшь буынга киң карашлы шәхес булып камилләшергә ярдәм итә. Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын файдалы итеп оештыру бу мәктәптәге матур бер гадәткә әверелде.

 “Яктылык” мәктәбеннән 3 укытучы һәм 47 укучы Татарстанда оештырылган милли чарада булып кайттылар. Хәзер Татарстанда матур үзгәрешләр бара. Биредә татар милләте үзенең мөмкинлекләрен, бәрәкәтен, матур сыйфатларын һәм чын йөзен бөтен дөньяга танытты. Татардагы булдыклылык бүген генә барлыкка килмәгән. Ул борынгы заманнардан сакланып килгән.

Хәзер милләтебез үсеш юлында. Кызганыч ки, милләтнең нигезе булган телебез бүген куркыныч астында. Татар мохитында үскән милләттәшләребез дә үзара русча сөйләшәләр. Алар балаларына да татар милләтенә, теленә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүне кирәксенмиләр. Моңа Татарстан җитәкчеләре һәм милли лидерларыбыз җитди кайгыртучанлык күрсәтәләр, төрле чаралар уздыралар. Шуларның берсе “Тел һәм милләт” исемле олуг бәйрәм. Монда булган кеүреншләр турында “Яктылык” мәктәбе укытучылары түбәндәгеләрне сөйләделәр.

Изидә Хуҗина:

“Без Булгар музей-тыюлыгында оештырылган чарада булдык. Ул “Булгар аланы” исемле җәйге лагерьда уздырылды. Биредәге чыгымнарны Татарстан хөкүмәте үз өстенә алган. Без бары тик юл чыгымнарын гына түләдек. Мондагы кунакчыллыкны, оешканлыкны сөйләп бетереп булмый. Биредә чын татарлык рухын тоеп, милли хисләргә баеп кайттык. Без яшәгән “Булгар аланы” исемле җәйге лагерьда төрле аланчыклар эшләде. Һади Такташ, Сара Садыкова, Галиәсгар Камал, Бакый Урманче Һәм башка данлыклы шәхесләр исемендәге аланчыклар оештырылды.

Безнең балаларны ике аланчыкка билгеләделәр: зурракларны – Галиәсгар Камал исемендәге, ә кечкенәләрне – Бакый Урманче алачыгына. Һәрбер аланчык ике отрядка бүленде. Отрядларга икешәр әйдаман (вожатый) билгеләнде. Отрядларга бүлгәч, балаларны матур формаларга киендерделәр. (Ахырдан аны истәлеккә бүләк ител бирделәр).

Биредәге тәртип, оешканлык – искитәрлек хәл. Көн тәртибенең һәр минуты билгеле. Уеннар, төрле чаралар һәм ял вакыты – барысының да төгәл вакыты бар. Бөтен нәрсә чама белән. Киеренкелек, ару-талу юк. Бар нәрсә дә кызыклы, мавыктыргыч. Һәр иртә физзарядка белән башлана. Аннан соң тирә-якны җыештыру һәм ахырда туры таяк (линейка).

Әйдаманнар – барысы да студентлар. Шулай булуга карамастан, үзләрен оста тәрбиячеләр итеп таныттылар. Алар булачак педагоглар да түгел, киләчәктә төрле һөнәр ияләре булачаклар. Шулай да оста итеп матур очрашулар оештырдылар, балаларны яхшы карадылар. Бу эш аларга җитәкче тәҗрибәсе бирә. Киләчәктә халык белән эшләү өчен бу бер дигән күнегү рәвеше. Мондагы тәрбия эшләрендә безнең кирәгебез дә булмады, әйдаманнар бар нәрсәне дә җиренә җиткереп эшләделәр. Алар халкыбызның төрле данлыклы шәхесләре белән кызыклы очрашулар оештырдылар. Шулар арасында режиссёр Илдус Рәхимбай, Галиәсгар Камал театрының маркетинг буенча директоры Дәүләтшина, танылган журналист Римзил Вәлиев, танылган язучы, драматург Рабит Батулла, “121” исемле кинофильмның режиссёры Искәндәр Гыйлаҗев. Ул, тарихчы буларак, төрле сорауларга җаваплар бирде. Педагогика фәннәре кандидаты Кәдрия Фаткуллова балаларга татар телен өйрәтү серләрен аңлатты. Әйдаманнар укучыларга гарәп теле графикасын, төрле җыр-биюләр һәм башка күп нәрсәләрне өйрәттеләр, КВН оештырдылар.

Очрашуларның берсенә Татарстанның мәгариф министры килгәч, безнең балалар махсус киемнәрен киенеп, матур биюләр биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Министр сокланып: “Самарда яшәп тә, шундый матур чыгышлар ясый алгач, телебез, милләтебез Һәм гореф-гадәтләребез, һичшиксез, яшиячәк!» — диде. Биредә хореографларның, тәрбиячеләрнең югары дәрәҗәдәге хезмәтләренең нәтиҗәсе ачык күртенде. Рәхмәт аларга. Без, укытучылар, анда урнаштырылган тәртипкә тыгылмадык, читтән генә күзәттек. Бары тик тирә-якны җыештыру кебек эшләрдә генә катнаштык. Балалар кичләрен учак янында, кулларына савыт эчендә янган шәмчекләр тотып, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Аларны “шәмчекләр” дип атадылар.

Укучыбыз Айгөл Нуриҗанованың журналистлар белән булган әңгәмәсен телетапшыруларда күрсәттеләр.

Биредә, башка дискотекалардагы кебек, кыргыйлыкның, тупаслыкның эзе дә юк. Бөтенесе тәртиптә. Бар нәрсә дә күңелле һәм файдалы ял итүгә, тарихыбызны, милләтебезнең гүзәл якларын өйрәнүгә бәйләнгән. Биредә укучы балалар һәм без, укытучылар да, бик күп мәгълүмат һәм уңай тәҗрибә тупладык”.

“Яктылык” мәктәбендә укучы балаларның җәйге ялы елдан-ел матуррак һәм файдалырак итеп оештырыла. Бу уңайдан тагын бер кызыклы чараны телгә алу урынлы.

Асия Сәйфетдинова:

“Яктылык” мәктәбе укучылары быел Самарның унҗиде мәктәбе укучылары арасында музей активистлары чарасында катнаштылар. Һәркем үзенең сәләтен, бар булдыклылыгын күрсәтергә тырышты. Без сугыш турындагы җырлар белән интермедия рәвешендә чыгыш ясадык. Берничә номинациядә беренче урыннар алдык.

Шулай ук Самар шәһәренең Октябрьск районы администрациясендәге “Поиск” исемле мәктәптән тыш тәрбия үзәге тарафыннан оештырылган “Шире круг” исемле сменада унсигез укучыбыз катнашты. Бу смена алты көн барды. Ул милләтара очрашу рәвешендә узды. Һәр милләт вәкилләре үз халкының матур сыйфатларын күрсәтергә тырыштылар. Бу чара “Тюркский калейдоскоп” дип аталды. Чуашлар үзләренең экспозицияләрендә сугыш вакытындагы хатларны, төрле солдат әйберләрен туплаганнар иде. Бу чараларда безнең укучылардан Камилә Шәкүрова, Илнур Исхаков, Мәрьям Идиятуллина, Мәрьям Әбугалиева Һәм ӘдиләРәхимова аеруча актив катнаштылар.

Мәрьям Әбугалиева станокта үз куллары белән тукыма тукыды. Ул аеруча уңышлы килеп чыкты һәм сокланырлык булды. Кемнәрдер төрки бизәкләр төшереп, чеканкалар ясады. Безнең укучылар тактага төрле бизәкләр төшерделәр, ахырдан боларны үзләренә бүләк иттеләр. Биредә һәркем ял итә, күрә, өйрәнә. Балалар вакытны гел файдага гына үткәрделәр. Биредә буш вакыт юк. Кайда гына барсаң да, ниндидер яңалык күрәсең, кызыклы мәгълүматлар туплыйсың.

“Поиск” оештырган чарадагы иркенлек, җылы мөнәсәбәт искитәрлек булды. Бу проект, әлбәттә, ял итү, күңел ачу чарасы гына түгел. Монда укучыларыбыз бабаларының үткән тормышын күз алдына китерделәр. Бу, тарихыбызны бөтен нечкәлекләре белән тану өчен, бер дигән нәтиҗәле чара булды.

Балалар уйнап, бар нәрсәне күреп, алар белән кызыксынып, җитди тормышка өйрәнеп үсәләр. Бу уңайдан Һади Такташның “Мокамай” шигырендәге юллар искә төшә: ”Бар нәрсә дә безгә яңа иде, бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…” Педагогика фәненең төп максаты – балаларда булган кызыксынуга кирәк юнәлеш бирү, алдагы тормыш дигән олы юлга туры сукмак салу Һәм киләчәктә очраячак мәсьәләләрне чишү юлларын өйрәтү”.

Фәрид Шириязданов.

«Сәлам».

Просмотров: 1556

Комментирование запрещено