Бердәмлектә — көч

11-DSC_1443Николай Иванович Меркушкин - безнең бөтен халык губернаторы!

Безнең халыкта буыннан-буынга сөйләнеп килә торган риваять бар. Бер бабай дөньядан ахирәткә китәр алдыннан улларына каен себеркесе китертеп, шуны сындырырга кушкан. Тегеләр моны эшли алмагач, әтиләре себеркене тараткан да, чыбыкларны берәм-берәм ансат кына сындырып бетергән, имеш. Шулай гади генә итеп, бердәмлектә көч булганлыгын аңлаткан.

Бу борынгы риваять бүгенге көндә дә бик актуаль әле. Хәзерге вакытта туган илебезгә кайберәүләр төрле санкцияләр белән яныйлар, аны үз кубызларына биетергә тырышалар. Шуңа күрә илебез көчле булсын, дисәк, безгә тырышып эшләргә, укырга, туган җиребезне яратырга, бердәм һәм дус яшәргә кирәк.

“Бердәм Россия” партиясе региональ оешмасының чираттан тыш конференциясендә Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкин да нәкъ шул турыда сөйләде дә инде. Ә аның бер генә сүзе дә эшеннән аерылмый. Әнә безнең Шенталы районының Денис авылында да универсаль спорт мәйданчыгы төзелә, мәктәпкә капиталь ремонт ясала, анда кабинетларны заманча  җиһазландыру каралган. Димәк, киләчәк буынга төпле белем алырга, спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.

Без Николай Иванович Меркушкинга зур рәхмәтебезне белдереп, исәнлек-саулык, зур уңышлар телибез. Ул — безнең бөтен халык губернаторы!

Рөстәм НУРЕТДИНОВ,

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1492

Комментирование запрещено