Туган авылым һәм туганнарым сәламе

Идеал әфәнде минем туган Тахтамыш (Кызыл Каш) авылында яшәгән туганнарым белән очрашкан.

Быел июльдә Томск каласында уздырылган Федераль Сабан туенда безнең Самара өлкәсеннән дә кунаклар булган икән. Алар — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, аның киңәшчесе Идеал Галәүтдинов һәм “Дуслык” сайты хәбәрчесе Винер Нур­мөхәмитов.

Хәрби дустым — полковник Идеал әфәнде белән Винер энем биредәге берничә татар авылында да булганнар, аларның тарихы, кешеләре белән танышканнар.

Артык зур булмаган Казан авылында (хәзер анда бары 20 йорт калган) үз вакытында Россиянең күп төбәкләреннән күченеп килгән татарлар яши. 1938 — 1941 елларда Насретдин абыем анда колхоз рәисе булып эшләгән иде.

Ватан сугышында катнашкан шушы авыл кешесе Исмәгыйль ага Манешев танылган генерал П.А. Беловның кавалерия корпусы составында Мәскәү янындагы сугышта булган, диләр. 1963 елда хәләл җефетемнең сеңелесе шушы авыл егетенә тормышка чыккач, без аларның туена барган идек. Нәкъ шул чакта безгә Исмәгыйль ага белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды да инде. Безне күргәч, Исмәгыйль аганың сикереп торып: ”Мин хәзер барып ярты тукмакты алып киләем”, — дигәне хәтеремдә. Бу аның себер татарлары телендә: “Мин магазиннан бер яртыны алып килим әле”, - дию иде.

Очрашу вакытында озак кына тормыш, исәнлек-саулык турында сөйләшүебез хәтердә калган. Ветеран бүгенге көндә дә исән-имин булып, йорт эшләре белән мәшгуль икән.

Идеал әфәнде минем туган Тахтамыш (Кызыл Каш) авылында яшәгән туганнарым белән очрашып, фотосурәткә дә төшкән. Аларны ул миңа да бүләк итте. Туганнарымны үз күзләрем белән күргәндәй булдым. Шуның өчен “Бердәмлек” газетасы аша Идеал дустыма ихлас күңелдән рәхмәтләремне белдерәсем килә. Туган якла­рыңнан һәм туганнарың сәла­мен алу бик тә рәхәт икән ул.

Баязит КАЗАКОВ,

олы яшьтәге Бөек Ватан һәм Әфган сугышлары

ветераны.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 902

Комментирование запрещено