Үткән дүшәмбедә җир шарының барча мөэмин-мөселманнары Рамазан аеның тәмамлануын — Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Самара өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә бәйрәм вәгазьләре сөйләнде, Гает намазы укылды. Иң зур чараларның берсе — ул, әлбәттә, Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетендә үткәрелгәне иде.
Бу өч катлы мәһабәт мәчетнең залларына берьюлы дүрт меңгә якын кеше сыйса да, быелгы Ураза гаетенә җыелган халыкның бер өлешенә урын җитмәү сәбәпле, мәчет йортында намазлыклар җәеп, гыйбадәт кылырга туры килде.
Быелгы гаетне Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфтие итеп әле күптән түгел генә билгеләнгән яшь дин әһелебез Талип хәзрәт Яруллин алып барды.
Иң баштан бергәләшеп иртәнге намаз укылды, ә аннан соң мөнбәрдән мөфтинең вәгазе башланды. Ул беренче булып илебезнең төрле почмакларыннан алынган котлау хатлары һәм телеграммалары белән таныштырып үтте. Алар арасында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы, губернатор вазифасына кандидат Николай Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм башкаларның да тәбрикләүләре бар иде.
Талип хәзрәт вәгазен дәвам итеп, Изге Рамазан аеның өстенлекләре хакында сөйләп узды, Коръәннән аятьләр китерде. Кеше тормышының ни дәрәҗәдә кадерле, әмма рухи тайпылышларсыз булып, Аллаһы тыйганнардан тыелып, ул кушканнарны үтәгән очракта гына сизелүен әйтеп үтте.
- Ураза тотучының ике шатлыгы булыр, шуларның берсе — ифтар. Без Аллаһы кушуы буенча ашыйбыз да, эчәбез дә. Ә икенче шатлык исә безне кыямәт көнендә көтеп торачак. Бу хакта хәдисләрдә: “Ураза тоткан кеше Аллаһ каршына буш кул белән килмәс, ул әҗер-саваплар белән килер. Амин, шулай булсын! — дип ураза тотуның мөһимлеген искәртте.
- Менә ураза гаетенә дә җиттек. Раббыбызга бүгенге бәйрәм өчен күпме генә шөкер кылсак та, аз булыр төсле. Бу бәйрәмгә без ихластан сөенәбез, моңа һәр мөселман да хокуклы. Бу хокукны безгә Аллаһ биргән һәм Пәйгамбәребез аны җиткергән. Тик ул шатлыкны башкалар белән дә бүлешергә, тирә-ягыбызда ярлылар, ятимнәр барлыгын да онытмаска кирәк, - диде мөфти.
Талип хәзрәт Яруллин вәгазендә шулай ук мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өндәде. Сүзенең ахырында ул:
- Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул кылып, барыбызны да кыямәт газабыннан коткарып, җәннәтләре белән бүләкләсә, барлык золымнардан, начарлыклардан сакласа иде, — дип теләкләрен теләде, тынычлык, бәрәкәт сорады, барча мөселманнарны да Ураза гаете белән тәбрикләде.
Гает намазы белән җыелган халыкны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы, губернатор вазифасына кандидат Николай Меркушкин исеменнән өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе, губернатор урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Овчинников котлады һәм Николай Меркушкинның тәбрикләвен җиткерде. Самара шәһәр округы башлыгы Дмитрий Азаровның котлау сүзләрен Промышленность районы администрациясе башлыгы Александр Керсов укыды.
Котлаулар, тәбрикләүләр тәмамлангач, барча җыелган халык мөфти Талип хәзрәт Яруллин имамлыгында Гает намазын укырга кереште. Намаз хөтбә уку, бергәләшеп тәкбир әйтү белән тәмамланды.
Рәфыйк НАРИМАНОВ.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
* * *
На торжественный намаз в главной мечети Cамарской области собрались тысячи верующих мусульман. Сегодня отмечают праздник Ураза-байрам. Это день окончания 30-дневного поста в месяц Рамадан. Для всех мусульман это один из главных праздников.
Путин поздравил российских мусульман с Ураза-байрамом / Владимир Путин Русия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады
* * *
Поздравление врио Губернатора Самарской области Н.И. Меркушкина с праздником Ураза-байрам!
* * *
Мөфти Талип хәзрәт Яруллинның котлавы
Просмотров: 2624
Маша Аллах!
по россии 1 сейчас равиль гайнутдин говорил на татарском