Татарстан признан самым инновационным регионом страны / Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

0004-003-Tatarstanny-simvollary-gerb-flag-gimnРейтинг составлен Национальной ассоциацией инноваций и развития информационных технологий.

Лидерами рейтинга стали Москва, Санкт-Петербург  и Татарстан. Отбор среди регионов осуществлялся по таким показателям, как условия ведения бизнеса, инновационные усилия компаний, интеллектуальная собственность, объем выпущенной высокотехнологичной продукции и др. Также была изучена деятельность местных лабораторий при университетах, технопарков и бизнес-инкубаторов.

Худшие показатели в рейтинге оказались у Ивановской области, Ханты-Мансийского АО и республики Башкортостан. Прорывом года  стал Краснодарский край, совершив скачек на 19 позиций вверх.

* * *

Татарстан – Россиянең инновацияләрне куллануда иң актив төбәкләренең берсе. Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең милли Ассоциациясе тарафыннан төзелгән рейтингта республикабыз өченче урынны алып тора.

Әлеге рейтинг ел саен төзелә. Аның максаты – фән үсеше һәм инновацион технологияләрне камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә торган төбәкләрне ачыклау.

Белгечләр сүзләренә караганда, быел рейтинг узган ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Россия төбәкләренең 70 проценты үз позицияләрен 2-3 юлга гына үзгәрткән. Ә төбәкләрнең 22 процентының урыны исә – узган елдагы кебек үк.

Рейтингның беренче урынында Мәскәү булса, икенче урынны Санкт-Петербург шәһәре тота. Мәртәбәле өченче урынга исә Татарстан республикасы урнашкан.

Инновацион эшчәнлекне аеруча җәелдергән төбәкләрнең берсе – Краснодар крае. Ул узган ел белән чагыштырганда 19 пунктка (!) өскә күтәрелгән. Нәтиҗәдә, Татарстаннан соң дүртенче урынга урнашкан. Кубань, Свердлау өлкәләре дә актив камилләшкән төбәкләрдән санала.

Аеруча артта калган регионнарга килгәндә исә, Иваново өлкәсе, Башкортстан республикасы әнә шундыйлардан.

intertat.ru

Просмотров: 1267

Комментирование запрещено