Югары һөнәрмәндләр үстергән ата

с женой

Татарлар төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, югары уңышларга ирешәләр. Самарда үз гомерен төзелешкә багышлаган Мортаза улы Мәүлет Әюповны күләр хәтерлидер. Быел аның вафат булуына 20 ел булды. Шушы уңайдан без аның хатыны Рауза апа Әюпова белән күрешеп сөйләштек.

Мәүлет әфәнде 1936 елда Куйбышев шәһәрендә эшчән, дини гаиләдә туа. Әти-әнисе аңа яхшы тәрбия биреп,  җаваплы, тырыш, гадел, ярдәмчел булырга өйрәтеп үстерәләр.

Рауза апа сөйләвенчә, аның каенатасы һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә торган була. Ярлыларга да, авыр шартларга эләккәннәргә дә булыша бу гаилә. Күпләргә торак сатып алырга ярдәм итә. Шәһәребездә динебез Исламны саклап калуга һәм аны үстерүгә дә зур өлеш керткән Мортаза бабай. Аны һәм аның гаиләсен әле бүген дә сокланып,  җылы сүз белән искә алучылар байтак. Шушы үрнәктә үскән уллары Мәүлет  тә башкаларга карата шундый ук миһербанлы булып яши.

Мәүлет әфәнде Куйбышев татарлары арасында иң беренчеләрдән булып югары белем ала. Ул төзелеш институтын тәмамлый һәм яшь белгеч гаиләсе белән юллама буенча Башкортостанның Стәрлетамак шәһәренә барып урнашып, сода-цемент комбинатында эшли башлый.

с дочкойв возрастес женой

Берничә ай инженер вазифасын башкарган Мәүлетне комбинатның комсомол оешмасына икенче секретарь, ә тиздән комсомол төзелешендә җитәкче итеп билгелиләр. Аннары Әюповны шәһәр советы депутаты итеп тә сайлыйлар.

Стәрлетамакта өч ел эшләгәннән соң, Мәүлет әфәндегә Самарның совет халкы хуҗалыгында эш тәкъдим итәләр. Тик бу хуҗалык тиздән таркала һәм милләттәшебезне Мәскәү карамагына кергән төзү-монтаж идарәсе начальнигы итеп күчерәләр. Ахыргы көннәренә кадәр Әюпов биредә эшли.

Аның лаеклы хезмәтен күреп, күп тапкырлар Мәскәүдә югары вазифалар тәкъдим итәләр. Тик Әюповның туган шәһәрен, яраткан эшен ташлап китәсе килми.

-         Мәүлет зур хәрефтән язарлык кеше иде. Гаилә башлыгы буларак, ул, һичшиксез, соклануга лаек. Чын ир-ат холыклы. Һәрвакыт безне саклап-яклап яшәде. Үзе бик актив, оештыручы сәләтләренә бай, кунакчыл иде. Буш вакытларында кызларыбыз белән һәрывакыт чаңгыда, тимераякта шуарга йөрде. Үзе күпкырлы белем иясе, акыллы булган ирем балаларыбызга да шундый тәрбия бирде.

Утыз биш ел бергә бик тату гомер иткән хәләл җефетемә мин бик рәхмәтле.

Аңа ярдәм сорап килсәләр, берсен дә кире борып  җибәрмәде, әти-әнисе өйрәткәнчә, кешеләргә ярдәмчел булды ул. Шуңа күрә аны әлегә кадәр күпләр зур хөрмәт белән искә алалар.

Олыны олы, кечене кече итә белеп яшәде  Мәүлет. Туганнарын, дусларын ихтирам итте,  — дип исенә төшерә бүген 78 яшен тутырган Рауза ханым Әюпова.

IMG-20140119-WA0008

Уңган, гадел, үз эшен яхшы белеп, җиренә җиткереп башкарган, төзелештә зур уңышларга ирешкән җитәкче Әюповның идарәсенә Хабаровск, Екатеринбург, Оренбург, Саратов шәһәрләренең шундый ук идарәләре кушыла. Һәм Мәүлет әфәндене шушы төзелеш ассоциациянең  президенты итеп сайлыйлар.

Күп биналар, тораклар, заводлар төзегән Мәүлет әфәнде үзе кебек оста төзүчеләрне тәрбияли.

Тик менә үзгәртеп кору (перестройка) чоры гына аларның шундый уңышлы эшләп килүче оешмаларына начар йогынты ясый. Рауза ханым сүзләренчә, Мәүлет әфәнде бу вакытларда бик нык кайгыра. Бигрәк тә үзе өчен дә түгел, ә хезмәткәрләре өчен. Бу борчылулар аның сәламәтлеген бик нык какшаталар, һәм ул яман (рак) чир белән авырый башлый.

-         Хәтта хастаханәдә ятканда да үзе турында бер дә уйламыйча, гаиләсе, хезмәттәшләре, эшчеләре өчен үлеп кайгырды ул, — ди Рауза апа.

Утыз елдан артык төзелеш өлкәсендә хезмәт итеп, югары казанышларга ия булган, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре алдында зур абруй яулаган Мәүлет әфәнде Әюпов 58 яшендә, вакытсыз, якты дөнья белән хушлаша.

Үзеннән соң акыллы, эшчән, тәртипле ике кыз калдырган ул. Олысы Наилә  Самарның политехник институтында укыган, бүген “Бизнес-актив” аудитор-консалтинг компанияләр группасының җитәкчесе булып  эшли. Аның кызы, оныклары бар инде.

20140508_130601

F97222E0-7161-403E-9994-E9DA03C00D94

Ә Самарның медицина институтын тәмамлаган икенче кызы Гүзәл, кияүгә чыгып, Германиягә күчеп киткән. Ул Берлин шәһәрендә медицина университеты клиникаларында әйдәп баручы хирург булып хезмәт иткән. Хәзер өч бала тәрбияли.

Кызы Наилә сүзләренчә, Әюповны белгән кешеләр аның кинәт кенә, яшьли мәңгелеккә китүенә бик нык үкенәләр, бүген дә күпләр Мәүлет әфәндене яхшы сүзләр белән искә алалар.

Үз гомерендә производство планнары төзү буенча эшләүче инженер булып хезмәт иткән Рауза ханым Әюпова бүгенге көндә Самарда үз фатирында яши. Аның сүзләренчә, кызлары, кияүләре, оныклары аның янына бик еш килеп йөриләр, ярдәмнәреннән калдырмыйлар.

Рауза ханым хәсрәт, сагыну хисләрен динебез Ислам буенча яшәп бастыра.

Рауза ӘЮПОВА белән Миләүшә ГАЗИМОВА серләште.

«Самар татарлары» журналы.

 

Просмотров: 1320

Комментирование запрещено