Тукай рухын саклаучы Разыябез

Канюкаева на 26 июляМинем күзлектән караганда, гомер-гомергә рухи мәдәни ихтыяҗны мәдәният Сарае, китапханә, мәчетләр алып барды. Шулар арасында китапханә аерым бер мактаулы урынны биләп тора. Бүген без Самар өлкәсенең Мәчәләй авылы турында сүз алып барырбыз. Биредә урнашкан китапханә турында Мәчәләйдә яшәүче Шамил Мамышев болай ди: «Китапханәбез бик яхшы эшләп килә. Авылдашлар, заманалар алмашынса да, китапханәгә килеп журналлар укыйлар, китаплар язылып алалар. Төрле-төрле кичәләр уздырыла. Авыл тарихы турында да бик күп материаллар укырга мөмкинлекләр бар. Китапханәнең хуҗабикәсе — Салихҗан кызы Разия Канюкаева вазифасын уңышлы алып бара. Бәйрәм көннәрендә халыкка концерт-тамашалар әзерли. Үзе дә җырлый».

Разия ханымның үзенә дә берничә сораулар белән мөрәҗәгать иттем.

Сәнгать юлына ничек килеп кердегез?

- Мәдәният тармагына сикәлтәле юллар белән узарга туры килде. Әти-әниләрем күмәк хуҗалыкта тир түктеләр. Мине шул боҗрада калдырырга ният тотып,сигезенче сыйныфны тәмамлагач, мине Кинел-Черкасск авылына техникумга укырга җибәрделәр. Анда 3 ел да 6 ай укыгач, кулыма зоотехник таныклыгы тоттырдылар. Алган белемемне яраттым, тик эшләргә генә насыйп булмады.

Нинди сәбәпләр аркасында?

- 21 яшемдә кияүгә чыктым.Бала таптым. Бала табып 20 көн узуга китапханәче булып эшкә урнаштым. Бер ук вакытта Самардагы мәдәният училищесына читтән торып укырга кердем.Ике елдан соң диплом алдым. Укыган дәвердә икенче бала табырга да өлгердем.

- Балаларны карарга кем ярдәм итте?

- Кайнанам Фәхретдин кызы Сәлимә Канюкаевага чиксез рәхмәтләрем. Анардан башка бу олуг мәшәкатьләрне күтәрә алмаган булыр идем.Балаларны ул карады.

-Тормыш тәҗрибәгез дә зур. Интеллектуал офыгыгыз киң. Сезгә халык китап алырга гына киләме?

- Юк, юк. Килеп серләшеп тә утыралар. 33 ел эшләү дәверендә киңәшчегә, сердәшчегә әверелдем. Мин үзем дә алардан акыл җыям.

Китаплар исемлеге яңарып торамы?

- Юк шул. Бу зур проблем. Җирле гәҗитәләрне дә авылыбыз эшмәкәре Зәйнулла углы Ринат Искәндәров акчасына алдырабыз.

Финанс кысрыклыгында эшләү күңелегезне кайтармыймы?

- Куанып эшкә киләм. Яратам мин халык белән бергә булырга. Хезмәтемнән канәгатләр. Мактаунамәләр бирәләр. Хөрмәт итәләр. Ә бу миңа яңа көч өсти. Китапханә милләтне саклауда үз өлешен кертә. Монысы инде минем өчен иң мөһиме.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам».

Просмотров: 1344

Один комментарий

  1. Юбилеен котлы булсын,Разия!