«Бердәмлек» газетасыннан, 2 август, 2014 ел

0c29c1e8c8cb98cd79f37e8251e434ce

Сергиевск районы,

Сергиевск авылы

Гаяз Идрис улы

ӘЮПОВка – 60 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Чын күңелебездән шу­шы юбилеең белән котлап, ал­дагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шат­лыкта, муллыкта, рәхәттә яшә­веңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Безнең өчен күпме

                         тырыштың син,

Уйладың син гомер эчендә.

Онытмабыз, әти, һичбер

                                         вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Аяз булсын туар таңнарың,

Шатлык нуры чәчсен күзләрең.

Күкрәмәсен аяз күңелең,

Боекмасын һич тә йөзләрең.

Иң матур теләкләр белән кызың Тәнзилә, улың Равил, киявең Шамил, оныкларың Лилия, Әмир һәм Венера.

* * *

Гаяз Идрис улы

ӘЮПОВка!

Сөекле тормыш иптәшем, туганыбыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, кар­таю­ны сизмичә, яшәү дәртен сүн­дермичә, туганнарыңның ка­дерен тоеп, ышанычлы дусларың барлыгын белеп, саулыкта-шат­лыкта гомер кичер.

Котлы булсын туган көнең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                           йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыңнан

                                           узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң матур, иң изге те­ләкләр белән тормыш ип­тә­шең Халидәһәм туганнарың.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Наҗия Гата кызы

ВӘЛИЕВАга – 75 яшь!

Сөекле әниебез, әбиебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын,

                                     әбиебез,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән кызың Фәнилә, киявең Яд­карь, оныкларың Имил, Ай­сылу, Динар, оныкчыгың Азим.

* * *

Похвистнево шәһәре

Фоат Гыйльметдин улы

ГАЯЗОВка – 50 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабам! Без сине юбилеең белән котлап, хәерле, бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәт күрмичә, бала­ла­рыңның кадер-хөрмәтен тоеп, шатлыкта яшәвеңне телибез.

Якты көннең һәрбер иртәсе

Килсен сиңа кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет

                            юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Люция, улың Салават, кызың Гөл­наз, киленең Динә, оныгың Азалия.

* * *

Самара шәһәре,

Советская Армия урамы

Минһәҗәр Нургали кызы

ГЫЙЛЬМАНОВАга – 75 яшь!

Кадерлебез, яраткан апабыз! Без сине юбилеең белән котлап, ихлас күңелебездән рәхмәт­лә­ребезне белдерәбез. Ходай бир­гән гомереңне исәнлектә, шатлык белән үткәрергә насыйп булсын.

Ачык йөзең, җылы сүзең белән

Һәрчак безне каршы аласың.

Безнең туганлыкның

                                җылылыгын

Бер Аллаһы үзе сакласын.

Матур җәй аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире

                                        кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Иң изге теләкләр белән туганнарың, якыннарың исе­­меннән сеңелең Румия гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Фатыйх Исмәгыйль улы

ИВАЕВка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан ты­нычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Котлы булсын, әти,

                               туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә – игелеге төшсен

Син үстергән һәрбер балаңның.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,

Балкып торсын синең йөзләрең.

Кайгы күрми, шатлык-куанычта

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Нурия, ул­ларың Илдар, Марат, ки­леннәрең Лилия, Зөлфия, оныкларың Гомәр, Илдус, Ләйсән.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Нурия Сөнгать кызы

МОСТАФИНАга – 75 яшь!

Сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең-юбилеең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Гел шатланып яшә, хәсрәт

                                           күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш

                                           сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Гөлзәминә, Гөл­си­рә, Зөһрә, Зөлфия, улың Ис­кәндәр, кияүләрең Нә­җип, Наил, Мөвин, Равил, ки­ленең Алия, оныкларың Юлия, Лилия, Фәнис, Фәрит, Марат, Алсу.

* * *

Самара шәһәре,

Зубчаниновка бистәсе,

Воеводино урамы

Сөмия Вазыйх кызы

УРСАЕВАга – 65 яшь!

Кадерле апабыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Кайгы-хәсрәт күрмичә, калган гомереңдә дә язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                                шатлыклар.

Изге теләкләр белән се­ңелең Диния, энеләрең Вәсил, Котдус, Илдус гаи­лә­ләре белән.

* * *

Сөмия Вазыйх кызы

УРСАЕВАга!

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине ихлас күңелдән ту­ган көнең-юбилеең белән кот­лыйбыз. Киләчәктә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Венера, Роза, кияүләрең Гакыйль, Илдар һәм оныкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Наилә Рәшит кызы

ЯХИНАга – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлап, ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Олыгаям дип һич кайгырма,

75 яшь матур чак кына.

Барча балаң, якыннарың белән

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,

Шат күңелле булып гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Минзакир, кызың Нурия, киявең Са­фиулла, оныкларың Рафаэль – Рушания, Марат – Наташа, оныкчыгың Карина.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Гөлҗиһан Сарим кызы

МӘРДАНОВАга – 70 яшь!

Сөекле әниебез, әбиебез, кадерле кодагыебыз! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, мул­лыкта, рәхәттә яшәвеңне те­ли­без. ярдәмең, булышлыгың өчен чиксез рәхмәтле без сиңа.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә

                                бик кирәк.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлнур, Айрат, Роза, кияүләрең Марс, Рәшит, оныкларың Юлия, Раил, Алинә, кода-кодагыең Харис һәм Наҗия.

* * *

Самара шәһәре,

Советская Армия урамы

Рәфкать Зәкиҗан улы

ШӘКҮРОВка – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтием, бабам! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тыныч­лыгы, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр, гаилә бәхете белән, якын­на­рың­ның җан җылысын сизеп, мул­лыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә

                                авыр чакта,

Тормыш ямьле тик

                               син барында.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Румия, кы­зың Рамилә, оныгың Камилә.

 

Просмотров: 1517

Комментирование запрещено