Шәүкәт коесы һәм башкалар турында

getImageКызыл Яр районының Кызылсу авылында яшәүче Мингачевлар гаиләсе турында “Бердәмлек” газетасына язарга күптән теләгем бар иде инде. Менә, ниһаять, мин моны тормышка ашырырга булдым.

Хатымның башында ук авыл­дашларым исеменнән чын дин әһеле булып, сөйләгән вәгазьләре һәм башка күп яхшылыклары белән барчабызга да үрнәк күрсәтүче муллабыз Фоат хәзрәт Мингачевка рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Авылыбызда хәмер эчүчеләр аз булып, намаз укучылар, гарәпчә укырга теләк белдерүчеләр саны күбәюе — барысы да нәкъ аның эше нәтиҗәседер, дип уйлыйм.

Фоат хәзрәт тормыш иптәше Фәүзия апа белән бик матур гына яшәп, ярдәмчел, игелекле уллар һәм бер кыз үстерделәр.

Әтисе кебек дин юлын сайлаган олы уллары Габделәхәт хәзрәтне Самарада һәм өлкәбездә белмәгән кеше юктыр, минемчә. Йомшак күңелле, кайгыртучан, динне торгызырга ярдәм итүче бу кеше — авылыбызның горурлыгы ул. Авыл халкы аның кайтуын гел көтеп ала.

Икенче уллары Шәүкәт тә изгелеклеге, юмартлыгы белән дан казанган. Күптән түгел, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, Кызылсу авыл мәчетенә уңайлыклары булдырылган то­таш бер бина ясатты. Хәзер мәчетебезгә йөрүчеләр өчен анда җылы су да, җылы бәдрәф тә бар, биредә дини мәҗлесләр дә уздырырга мөмкинлек туды.

Шәүкәт авылның йөрәк тибешенең тамырында кулын тота сыман: кемдә кайгы-хәсрәт — Шәүкәтебез аңа ярдәм итәргә ашыга. Садака бирүләренең иге-чиге юк, ул кылган изге­лекләр турында язып бетергесез!

Шәүкәт коесы турында аерым язып үтәсе килә. Инешебезне чыккач та, бик матур, пөхтә итеп ясалган, челтәрле тимер белән уратып алынган, түбәсе яшел калай белән япкан кое тора. “Салкын суымны рәхәтләнеп эчегез, хәтта чиләгем дә бар”, — дигәндәй, Шәүкәт коесы дәшеп тора, сыман. Барлык изге эшләрең өчен рәхмәт сиңа, энем!

Мингачевларның кече уллары Йосыф турында да бары яхшы сүзләр генә әйтеп була. Аның да изгелек күрсәтмәгән, ярдәм итмәгән кешеләре бик аздыр, мөгаен. Беренче укытучысы Дөрия апа Исхак кызы гаиләсенә дә Йосыф күптән инде ярдәм итеп тора.

Укытучы буларак, шуны әйтәсем килә: адәм баласына гаиләдән күп нәрсә бирелә. “Оясында ни күрсә — очканда да шуны күрер”, — ди бит татар мәкале.

Гөлфия ГАРИФУЛЛИНА.

Кызылсу авылы,

Кызыл Яр районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1376

Комментирование запрещено