Кыл яхшылык, чәч син иман нуры

АюповБүген “Сургутский”  ит комбинаты һәм икмәк заводы җитәкчесе Гаяз Идрис улы ӘЮПОВка 60 яшь тулды!

Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Виктор Альтергот Сергиевск районына барган саен башта нәселле эре терлек үрчетүче фермаларны карап чыга һәм аннан турыга “Сургутский” ит комбинатына юнәлә. Милләттәшебез Гаяз Әюпов 2007 елда ачып җибәргән бу ит комбинатында җитештерелгән продукция аңа аеруча ошый, чөнки колбаса җирле фермерлар җитештергән иттән генә ясала, шуңа күрә ул бик тәмле була да икән.  Авыл хуҗалыгы министры, бу продукцияне Самарада да сата башларга кирәк, дип әйтеп килә, ләкин Сергиевск районында яшәүче халык аны кибет киштәләрендә озак тотмый, шундук алып бетереп бара. Самарага аның бик кечкенә өлеше генә килеп ирешә.

Министр янәшәдә генә урнашкан ипи-күмәч комбинатына да сугылмый калмый. Анысын Гаяз Идрис улы алдарак,  2003 елда ук оештырган.  Биредә пешерелгән ипи һәм күмәчләрне Сергиевск, Челно-Вершины, Исаклы районнарына да илтеп саталар. Биш төрле ипи, ун төрле күмәч, кисель, сохари һәм гренкилар белән генә канәгатьләнмәгән хуҗа күптән түгел прәннек пешерү җиһазлары кайтарган. Яңа цехта, үткән елда гына гамәлгә кергән булуына карамастан, өч төрле прәннек, күптөрле бәлешләр һәм печеньелар пешерелә, һәм алар районда гына түгел, тирә-як районнарда да дан казанып киләләр.

Аюпов-Альтергот

Гаяз ӘЮПОВ (сулда) Виктор АЛЬТЕРГОТ белән.

Җитәкче Гаяз Идрис улы ипи һәм ит комбинатында хезмәт итүчеләрнең эш урыннарын ямьле һәм чиста тотарга ярата. Менә күптән түгел генә биналарга капиталь ремонт ясалган, эшчеләр туклана торган ашханә заманча җиһазландырылган. Бу да министрның күзенә бәрелгән булса кирәк, ул июль башында Сергиевскида уздырылган киңәшмәдә “Сургутский” ит комбинаты һәм икмәк заводы эшен башкаларга үрнәк итеп күрсәтте, чөнки кече бизнес эше нәтиҗәсендә җирле фермерлар җитештергән продукция тиз арада кибет киштәләренә барып җитә. “Безнең бурыч — кече, урта һәм эре хуҗалыкларның эшләрен җәелдерү генә түгел, алар җитештергән чималны эшкәртеп сату да”, — дип әйткән иде министр. Аның сүзләренә караганда, Сергиевск районында нәкъ шундый тиңсез модель барлыкка килгән: эре хуҗалыклар да, ваграклары да бер-берсенең эшен дәвам итеп, уңышлы гына көн күрәләр. Шулар арасында Гаяз Әюпов җитәкләгән  ит һәм икмәк комбинатлары лаеклы урын алып тора.

Гаяз Идрис улы Әюповның канына эшмәкәрлек орлыгы кайда салынган дип аптырыйсы юк, аның Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында тууын белү дә җитә. Бу авыл халкы күптәннән сәүдә итү сәләте белән дан тота бит. Менә 1954 елның 4 августында туган Гаяз да, Куйбышев шәһәренең тимерьюлчылар институтын тә­мам­лавына карамастан, һө­нәре буенча эшләп китә алмый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Сергиевскиның чимал хәзерләүчеләр (заготовитель) курсларын тәмамлап, тире һәм авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләүче булып эшли башлый. Сиксәненче еллар башында ук аны склад мөдире итеп билгелиләр. Ә инде туксанынчы еллар уртасында, чимал хәзерләү системасы юкка чыгарылгач, ул үзенең “Гигант” алып-сату предприятиесен ачып җибәрә. Әлеге оешма бүген дә эшләп тора. Тик хуҗа моның белән генә канәгатьләнми, бераздан ипи пешерү, аннары ит продукциясе җитештерү комбинатларын булдыра. Ә 2013 елда, эшен тагын да җәелдереп, пилмән цехы ача.  Хәзер анда чебурек, пилмән, манты, тефтелиләр һәм ит чумары җитештерелә.

Гомумән, Гаяз Әюпов үсеш­тән туктый торган кеше түгел.  Ул һәрдаим профессиональ белемен арттырырга омтыла, шуңа күрә үз эшен дә яхшы белә, башкаларга да әйдаман булып бара. Ә халык файдасына эшләнгән эшләр хөкүмәт тарафыннан бәяләнмичә калмый: Гаяз Әюпов район администрациясе, өлкә хөкүмәте тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Сергиевск районы администрациясе аңа теләктәшлек күрсәтеп, теге яисә бу проблеманы хәл итүдә гел булышып тора. Әюпов та  җавапсыз калмый, район һәм өлкә ярминкәләрендә катнаша, балалар бакчаларына, мәк­тәпләргә һәм ветеран оешмаларына төрле чаралар оештыруда ярдәм итә.

Гаяз Идрис улы динебез исламны хөрмәт итеп, Коръән кушканнан тайпылмыйча яши. Ул Самараның Җәмигъ мә­че­тенә дә, Челно-Вершины авы­­лы мәчетенә дә булышып тора, ярдәм сорап килгән кешеләрне беркайчан да борып җибәрми. Кыскасы, җитәкчене дин әһел­ләре дә, хезмәткәрләре дә, хө­күмәт түрәләре дә хөрмәт итә.

Эшендә авторитеты зур булган кешенең гаилә тормышы да тәртиптә. Чөнки тормыш иптәше Халидә ханымны ул үз ишләре арасыннан, туган авылыннан сайлап өйләнгән. Шул вакыттан бирле кырык елга якын вакыт узып та киткән. Аралары ике генә яшь булган кызы белән улы да инде укып чыгып, үз тормышларын корып җибәргәннәр. Кызлары Тәнзилә, Самараның икътисад академиясен тәмам­лаганнан соң, гаилә пред­приятиесендә әтисенең урын­басары булып эшли. Ә улы Равил авыл хуҗалыгы институтын һәм Столыпин исемендәге Идел буе хөкүмәт хезмәте академиясен тәмамлап, районның хезмәт белән тәэмин итү үзәген җитәкли. Ә Гаяз ага белән Халидә ханым балаларына ту­пырдап торган өч оныкны үс-­терешергә булышалар.

Менә шундый яхшы кешегә, Халидә ханымның сөекле тормыш иптәшенә, зирәк атага һәм яраткан  бабайга  4 августта 60 яшь тула.

Гаяз Идрис улы Әюповны шушы зур юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек телибез. Милләттәшләренә, хез­мәт­тәшләренә, яраткан гаи­ләсенә ярдәмле булу теләге белән янып, халыкка тагын да күбрәк файдалы эшләр башкарырга насыйп булсын иде. Балалары һәм оныклары да әти-бабаларыннан үрнәк алып, олыны — олы, кечене — кече дип белеп, яхшылыклары бе­лән танылсыннар иде. Исән булыгыз!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено